"Минем бабам Бөек Ватан сугышында" иншасында укучы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының батырлыгын сурәтләгән.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.doc | 38.5 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе
ИНША
“Россия тарихында минем якташларым”
(Минем бабам – Бөек Ватан сугышында.)
Эшләде: Мухин Антон Сергеевич
3 нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Ахатова Алия Салих кызы
татар теле укытучысы
ИНША
“Россия тарихында минем якташларым”
(Минем бабам – Бөек Ватан сугышында.)
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Фатих Кәрим
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Сугышка безнең Кече Лызи авылыннан 400 ләп ир-егетләребез китә, шуларның яртысы әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында һәлак була.
Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алтмыш җиде елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе минем бабам – Кушаев Иван Семенович. “Бабам үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйлә әле” - дип сораша башласаң, ул авыр сулап куя иде.
“1941 елда мин Арча педагогия көллиятен тәмамладым. Мәктәпкә кайтам, укытучы булам дигән хыялым бик көчле иде. Мине Тагашур башлангыч мәктәбенә җибәрделәр. Ләкин күп эшләргә генә язмады миңа. 1941 елда Кызыл Армия сафларына алдылар. Ярты елга якын Удмуртия республикасында өйрәнү батальонында хезмәт иттем. Аннан соң фронтка юл тоттым. Тәүге сугышта 1943 елның мартында снайпер буларак катнаштым. Ул вакытта без Можайск шәһәрен азат иттек. Аннан соң ай буе фронт артыннан бардык. Төнлә генә дә 25-30 километр чамасы юл уза идек. Смоленск өлкәсенең Брянск урманнарында ял итеп ала идек. Бераздан командир взводының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Укытучылар өчен сугыш кырыс мәктәп булды. Укытучы фронтта да, окопта да үз һөнәренә тугры калырга тиеш. Ничек сугышырга кирәклеге турында үз мисалымда өйрәтергә туры килгән чаклар аз булмады. “Укытучыларга ышанмасаң, тагын кемгә ышанырга?” – дип әйтергә ярата иде командир. Минем командамда татарлар һәм удмуртлар бик күп иде. Алар рус телендә начар аралашалар. Миңа аларны “укытырга” туры килде дә инде.
Иван – укытучы, димәк ул җырны башлаучы да булырга тиеш. “Ванюша, әйдәле безнең поход җырын!” – ерактан командир тавышы ишетелә. Мин дусларым белән җырны башлыйм:
Аннан соң мине 39 нчы стрелок бригадасына, ә сугышка керер алдыннан разведкага билгеләделәр. Биатск шәһәреннән 30 километр ераклыкта торабыз. Сугышка керергә дигә приказ яңгырады. Алга киттек. Дошман пулялары колак яныннан сызгырып кына үтәләр. Янымда гына бомба шартлады. Минем кулым бик авыр яраланды. Госпитальгә җибәрделәр. Ай буе Мәскәүдә дәваладылар. Аннан соң Чарджоу шәһәренә дәваланырга җибәрделәр. Анда дүрт ай дәвамында госпитальдә яттым. “Хезмәт итәргә яраксыз” дигән нәтиҗә ясадылар табиблар. 1943 елның азагында сугыш инвалиды булып туган авылыма кайттым. 1944-1945 елларда Кече Лызи урта мәктәбендә директор булып эшләдем. Сугыш елларында эшләве бик авыр иде. Ә кемгә җиңел булды икән? Ул вакытта балаларны тәрбияләү, укыту иң дәрәҗәле эш иде. Балаларны мин эш белән дә, сүз белән дә, үземне үрнәк итеп куеп та тәрбияләдем”.
Бабам вафат инде... .
Аның кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Сугышчылар соңгы сулышына кадәр изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәделәр һәм халкыбызны коллыктан саклап калдылар.
Балтач районыннан 6 Советлар Союзы герое чыккан. Менә алар:
Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде.
Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Эшләде: Мухин Антон Сергеевич
3 нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Ахатова Алия Салих кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
За чашкой чая
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Любили тебя без особых причин...
Нора Аргунова. Щенята
Несчастный Андрей