Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlr.docx | 16.59 КБ |
Исеменә күрә-җисеме
Ай сылуы кебек әнием бар
Сәүдә өлкәсендә эшли ул.
Һәркем белән итәгатьле,
Ягымлы була белә ул.
ӘНИ...Нинди тирән мәгънәле сүз. Аны дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштырып булмый. Әниемнең иртән иркәләп уятуын, торгач тәмле ашы белән сыйлавын, мәктәпкә озатуын мин зур булгач та онытмам.
(Нәҗипова Нәзилә)
Мәрхәмәтле булыйк
...“Әни” дип телебез ачыла, кыен чакта “әни” дип елыйбыз, шатлык килгәндә “әни” дип кычкырабыз. Җир йөзендә минем өчен әнидән дә кадерле, әнидән дә матур, әнидән дә акыллы кеше юк ул! Шулай булгач аны ничек яратмыйсың?!
Әниләрдән газиз кем бар?
Алар күңелендә изгелек.
Әниләрне зинһар саклый белик,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗемик.
(Сәләхетдинова Эльвина)
Минем әнием бик гади.Шуңа да карамастан. Ул минем өчен иң матур ӘНИ, тирә-юньдәгеләргә иң күркәм ханым, гаиләбездә иң булдыклы уңган килен. Ә бу шигырь юллары әниемнең уңганлыгын-булганлыгын тагын да тулыландыра кебек.
Минем әнием Гөлназ
Өләшеп тора гел наз.
Әниемнең эше бик күп,
Буш вакытлары бик аз.
Карый, назлый, иркәли дә
Барына да җитешә.
Алтын кулы, җитезлеге
Үзенә бик килешә.
(Шәрипова Гөлгенә)
Әниемә
Әнием минем матур
Нур чәчә кояш кебек.
Барыбызны көйли ул
Ничек таба сабырлык?!
Пешерә тәмле ашлар,
Матур гөлләр үстерә.
Барыбыздан алда тора:
Чәйнеге кайнап тора.
Яратам мин әнине,
Ул да мине ярата.
Әти белән апа бездән
Көнләшеп куя хәтта.
(Галимуллин Айнур)
ӘНИЕМ-МАТУРЫМ
Әниемнең-матурымның
Исемнәре Әнисә.
Әгәр аны тыңламасаң,
“Салкын як”тан җил исә.
Өебезнең түрендә
Матур гөлләр үстерә.
Бар яктан да булган бит ул:
Һәммәсенә өлгерә.
(Хәбибрахманов Айнур)
Минем әнием Энҗе исемле.Аның шикелле сабыр, әйбәт әни дөньяда бүтән юктыр. Әнием тавышы... Кош сайравы дисәм, арттырырмын, җил сыйпавы дисәм,әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы дисәм, турырак килермен төсле. Кунак килгәндә, табынга чыгарасы ризыкны әни белән икәүләп пешерәбез.
Иренә белми әнием,
Көн буе эшләр карый.
Күңелемне юатырга
Син бар бит әле ярый.
(Ахмадуллина Альбина)
Пейзаж
Загадка Бабы-Яги
Музыка космоса
Под парусами
Рисуют дети водопад