Наши первые шаги в творчестве
Вложение | Размер |
---|---|
kysh_turynda_shigyr.docx | 19.42 КБ |
Кыш
Декабрь
Төренде дөнья акка –
Кыш килде туган якка.
Башланды суык көннәр,
Көннәрдән озын төннәр.
Гыйнвар
Кар өстендә күпме эз!
Күрмәсәгез, күрегез.
Куян азык эзләгән,
Төлке аны күзләгән.
Февраль
Суык бабай кич – иртә
Борыннарны өшетә.
Ә көндез кояш көлә:
-Түзегез, - ди, - яз килә!
Гузайрова Адилә, 2 В
2012 ел
Кыш
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
Хаҗиева Эльвина, 2 В
2012 ел
Кышны яратам!
Урманнарны – болыннарны
Тутырып ап – ак кар ява.
Бу бик тә зур бүләк безгә
Дөнья аклыкка чума.
Кыш бабабыз безнең өчен
Җәлләми бер дә көчен
Тау ясый ул ап – ак кардан,
Ә елгадан – шугалак!
“Бүләк өчен ярата” дип
Уйламагыз сез мине!
Елның һәр фасылы матур
Уйларың булса изге!
Закирова Айгөл, 2 В
2012 ел
Кыш
Салкын саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Атнагулова Аделина, 2В
2012 ел
Кышкы урман
Аллы – гөлле чәчәкләр
Шиңгәннәр инде күптән.
Җырлы сандугачлар да
Киткәннәр инде күктән.
Кышкы саф иртәләрдә
Яуганда энҗе карлар
Актан шәл ябыналар
Урмандагы агачлар.
Урман тыныч йокыда
Күрәдер тәмле төшен.
Тик тырыш тукран гына
Онытмый үзенең эшен.
Кашапов Ильвир, 2В
2012 ел
Салкын кыш
Шагыр – шогыр килеп тора кышкы юл
Атлар атламас йөрергә кушмый ул.
Кырысрак була иртә, кич
Өс – башыңа юка кисәң, сикертә.
Яратмый ул иренчәкне, ялкауны
Хуп күрә ул шарт – шорт басып атлауны.
Шәйхенурова Милена, 2В
2012 ел
Кыш
Менә кышлар да җитте
Ап – ак кар ява.
Балалар таудан шуа.
Чыпчыклар агачта
Сайрап утыра.
Мин сөендем, кар ява
Өйгә кергәч бит яна.
Гыйлфанова Гөлназ, 2В
2012 ел
Кыш.
Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз. Кыш бабай тәрәзәгә матур – матур бизәкләр ясап куйды. Күптән кышны көткән бала – чага чаналарын тартып урамга чыга. Без, кышның матурлыгына сокланып, аның узып киткәнен сизми дә калабыз.
Зәйдуллина Регина, 2В
2012 ел
Кыш.
Менә көткән кыш та килеп җитте. Бөтен тирә – як ап – ак кар белән капланды. Көннәр суытты, тәрәзәләрдә кыш үзенең бизәкләрен ясады. Балалар чаңгы, чана шуарга чыктылар. Тиздән Яңа ел да килеп җитәр.
Мардамшина Дания, 2В
2012 ел
Кыш.
Менә көз үтте. Кошлар җылы якка киттеләр. Салкын кыш килде. Урамнарда салкын. Агачлар ак туннарын кигәннәр. Балалар чана шуа. Елгада су каткан. Анда шугалак. Балалар кыш бабай ясыйлар, рәхәтләнеп карда ауныйлар. Кыш көне бик рәхәт. Мин кышны бик яратам.
Имамиева Эльвина, 2В
2012 ел
Кыш бабай
Урамда йөгереп йөри
Кыш бабай.
Куакларны селки – селки
Бүрек – бүрек кар сибә.
Тәрәзәгә шыкый – шыкый
Матур сурәт төшерә.
Сагынып көттек Кыш бабайны,
Чыршыларны бизәдек.
Матур итеп шигырьләрне өйрәндек
Чыршы тирәли бии – бии йөрибез.
Кыш бабайны көтәбез,
Бүләк өмет итәбез.
Бәширова Адилә, 2В
2012 ел
Кыш килде
Карасам тәрәзәгә
Сихри кыш килгән безгә.
Бөтен дөнья ак булган
Җир кигән йомшак тунын.
Явуз Сафия, 2В
2012 ел
Военная хитрость
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Развешиваем детские рисунки дома
Медведь и солнце
Сторож