сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
minem_gailm_il_tarihynda.odt | 9.05 КБ |
Минем гаиләм ил тарихында.
“Бәхет-гаиләсе эчендә рәхәт гомер
итүдән гыйбарәт булып, гаилә эчендә
рәхәт күрмәгән кеше гаилә тышында
рәхәт күрә белмәс”
Р.Фәхреддин.
Гаилә... Нинди күркәм , җанга җылы сүз бу! Кечкенә генә бу сүздә никадәр шатлык, тантана.
Мин үз гаиләм белән горурланам. Чөнки авылда без- иң зур гаилә. Гаиләдә 17 кеше: 9 малай, 6 кыз һәм әти белән әни. Мин үзебезнең нигезне кырмыска оясына тиңләр идем, чөнки безнең өйнең шау-шудан, бала-чага тавышыннан тынып торганы юк. Әти белән әни безне кечкенәдән ук тырыш булырга, тату яшәргә, олыларны-олы, кечеләрне -кече итәргә кушалар. Алар безне бу тормышка яраклаштырып яшәргә өйрәтә: без тегә, бәйли, үз киемнәребезне юа һәм үтүкли беләбез , кечкенә энекәш - сеңелкәшләрне карыйбыз.
Тормышта яшәүнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер үзе өчен генә яши, ә без бер-беребез өчен кайгыртып , борчылып яшибез.
Дөньяда гаиләләр төрле була. Аларның кайберләре ил тарихына, район тарихына кереп калалар. Минем гаиләм дә шундыйлар арасында дип уйлыйм, чөнки хәзерге демографик чорда гаиләләрдә бер яки ике бала булганда, без бит унбиш! Безнең кебек ишле,бердәм, тату гаилә районыбызда гына түгел, республикада да санаулы дип уйлыйм. Сезгә дә үзебезнең гаиләнең уңышлары турында сөйләп китәсем килә.
2006 нчы елда минем әнием «Ана даны» медаленә лаек булды. Шулай ук 2008 нче елда безнең өчен зур вакыйга булып узды. Без, Мөхәрләмовлар гаиләсе, Казанга Татарстанның беренче президенты -Минтимер Шәрипович Шәймиев белән очрашуга бардык. Бу безнең өчен онытылмаслык бер тарихи вакыйга булды. Казанда кунакханәләрдә тору, Пирамида күңел ачу үзәгендә булулар, безгә әкияти төш кебек тоелды. Монда әниләр хөрмәтенә зур концерт оештырганнар. Ул көнне безнең әнидән дә матур әни юк иде. Без сәхнәгә гаиләбез белән чыктык.Шулчак безгә сюрприз ясадылар. Ул вакытта минем ике абыем Армия сафларында хезмәт итәләр иде.(Алардан соң тагын ике абыем да хезмәт итеп кайттылар инде.) Аларны әниебез хөрмәтенә Армиядән махсус чакыртып кайтартканнар. Бу безнең өчен иң зур бүләк иде. Шул мизгелдәге дулкынлануны мин сүзләр белән аңлата алмыйм, ләкин әниемнең күзләреннән бәхет яшьләре тамган иде, чөнки һәрберебез әниебез өчен кадерле.
Концерт ахырында барлык аналарны сәхнәгә кабат чакырдылар . Минтимер Шәрипович Шәймиев әнине котлап, зур чәчәк бәйләмнәре бирде һәм әниебезне «Хатын-кыз -Ана» номинациясендә җиңүче булуын игълан итте. Без шундый шатландык. Нинди олы бәхет! Синең әниеңне президент үзе котласын әле !
Бар эшкә дә булдырган,беребезгә бер генә тапкыр да кул күтәрмәгән әтием турында да бер-ике сүз әйтим әле. Әтием ,Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, колхозда механизатор булып эшли.Җәй айларында комбайнда булса, кышын трактор йөртә.Егерме ел комбайнчы булып эшләгән әтием шуның унсигез елын абыйларым белән бергә колхозыбыз кырларында иген җыя.
Әниебез белән әтиебезгә гомер буе мәдхия укысак та, аз булыр төсле.Матур итеп яшәп, игелекле гамәлләребез белән шатландырсак иде үзләрен. Аларны үпкәләтмәсәк, хәтерләрен калдырмасак иде. Бар эштә дә әти белән әнигә терәк һәм кирәк булып яшисебез килә. Минемчә, алар моңа лаек.
Мөхәрләмова Гөлүсә. 6 сыйныф Пыжмара урта мәктәбе.
ТР Балтач муниципаль районы Пыжмара урта гомуми белем бирү мәктәбе
Балтасинского района Республики Татарстан
Сочинение:
“Минем гаиләм ил тарихында”
Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы
Мөхәрләмова Гөлүсә Хәбир кызы.
Укытучы: Зәкиева Әлфия Нурзада кызы
Пыжмара , 2011
Фокус-покус! Раз, два,три!
Плавает ли канцелярская скрепка?
Сила слова
Лупленый бочок
Весенние чудеса