Әниләр көненә карата бик матур хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
Әниләрнең кадерен белик! | 22.5 КБ |
Кадерле әнием.
“Әни”- диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга.”
Әни! Дөньяда иң якын, иң кадерле, иң изге кеше ул. Минем өчен кайгыртучы әнием булу – нинди бәхет ул! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, иртән йокыдан иркәләп уятучы - газиз әниләр. Минем әнием безне бик ярата. Без авырганда безне дәвалый, безнең өчен бик кайгыра ул. Бар күңелен, бар назын биреп безне төрледән- төрле камыр ашлары белән сыйлый. Әнием минем һәрвакыт көләч, шат күңелле.
Әни,әни, әни! Кемнең әнисе икән соң бу, әйбәт әни дисезме? Минем әнием ул! Минем исемем Айрат, Балтач районы Субаш урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында белем алам. Ә әнием Ләйсән исемле.1974 нче елның 11 нче сентябрендә туган. Хәзерге көндә пешекче булып эшли. Әни безне кечкенә вакытыбызда матур итеп сөйләшергә, кашык тотып ашарга өйрәткән.Ул безне иртән матур сүзләр әйтеп мәктәпкә озата, шаян сүзләр әйтеп каршы ала.Әле әни мине велосипедта да йөрергә өйрәтте.
Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин, шулай эшләп, әниемне бәхетле итәргә тырышам.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем - әнием.
Яхшылыкка, яктылыкка
Алып бара мине әнием!
Әнием, озак яшә, сәламәт бул. Мин сине яратам.
4 нче сыйныф. Абдрахманов Айрат. Балтач районы Субаш урта мәктәбе.
Четыре художника. Осень
Если хочется пить...
Домик зимней ночью
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Фотографии кратера Королёва на Марсе