Фәннур хикәяләрне чын күңелдән яза. Бусы әтисе турында.
Вложение | Размер |
---|---|
Әтиемә охшарга тырышам. | 23 КБ |
Әтием – минем горурлыгым.
Минем әтием - Гыйлемҗанов Фәнил. Табигатьнең иң матур почмагына урнашкан кечкенә генә Каенсар авылында, 1968 нче елның 19 нчы июнендә туа безнең әтиебез. Аның балачагы, башка балалар шикелле, яшел чирәмдә яланаяк уйнап, урманга гөмбә, җиләк, чикләвеккә йөреп үтә. Алар шулай ук авыл башындагы кечкенә генә инештә су коенырга, балык тотарга яраталар.1975 нче елда әти Субаш сигезьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә “4”ле,”5”ле билгеләренә генә укый.Шулай ук хоккей, чаңгы ярышларында бик теләп катнаша.
1983 нче елда мәктәпне тәмамлап, Казан төзелеш техникумына укырга керә. 3 ел да 6 ай укып, төзүче дипломын кулына алып, 1987 нче елның 30 нчы июнендә Совет Армиясе сафларына кабул ителә. Армиядә Казан, Горький, Чебоксар, Йошкар- Ола шәһәрләрендәхезмәт итеп,өлкән сержант дәрәҗәсендә 1989 нчы елда туган авылы Каенсарга әйләнеп кайта.
Кайтуга төзелеш бригадиры булып эшли башлый.1998 нче елдан амбар мөдире итеп куялар, хәзерге көндә дә әтиебез шушы эшендә эшли. 1991 нче елда өйләнеп, әниебез белән 3 бала үстерәләр.
Әтиебез – үрнәк гаилә башлыгы.Әнинең яраткан сүзе бар:”Әти сүзе бер була”. Нинди генә эш эшләсәк тә, әти киңәшеннән, әти рөхсәтеннән башка эшләмибез. Әти - безнең өчен үрнәк тә, терәк тә.
Әтиебез турында:”Җитмеш төрле һөнәр иясе “,- дияргә була. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Бүгенге көндә без әтиебез үз куллары белән төзегән йортта яшибез. Тирә- як авылларда да ул төзегән өйләр бик күп. Әтиебез шулай ук күп кешегә тәрәзә рамнары, ишекләр ясый, авылда аны хөрмәт итәләр. Минем әтием турында “алтын куллы” диләр.
Без әтиебезне бик яратабыз һәм аның белән горурланабыз. Мин әтиемә охшарга тырышам.
4 нче сыйныф. Гыйлемҗанов Фәннур. Балтач районы Субаш урта мәктәбе.
Император Акбар и Бирбал
Лиса и волк
Пчёлки на разведках
Каргопольская игрушка
Рисуем "Ночь в лесу"