Сөембикә образы әдәбиятта һәрвакыт популяр булды һәм булачак. Без фәнни-тикшерү эшебез белән әлеге тарихи геройны өйрәнүгә үзебезнең өлешебезне кертербез дип уйлыйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
rizvan_hemidnen_han_kyzy_pesasynda_soembike_obrazy.doc | 67 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының муниципаль бюджет гомүмбелем бирү учреждениесе «Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Укучы: Марданшина Алинә Илһам кызы
Мөслим муниципаль районы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Тема:
Ризван Хәмиднең “Хан кызы” пьесасында Сөембикә образы
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Яхина Ләйсән Равил
кызы
2012
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
Төп өлеш...................................................................................................................4
Беренче бүлек. Сөембикәнең тарихта тоткан урыны…........................................4
Икенче бүлек. Ризван Хәмиднең “Хан кызы” пьесасында Сөембикә образы.... ...5
Йомгак.......................................................................................................................8
Кулланылган әдәбият .............................................................................................8
Кереш
Сөембикә турында язылган әсәрләр күп, ләкин һәр язучы бу тарихи шәхесне үзенчә күрә һәм әсәрләрендә «үз» Сөембикәләрен иҗат итеп, укучыга бу шәхеснең язмышына карата икенче бер төрле фикер тудырырга мәҗбүр итә. Сөембикә образы татар халкы хәтерендә мәңгегә уелып калган тарихи шәхесләрнең берсе. Шул сәбәпле, бу тема бүгенге көндә дә татар әдәбиятында үз актуальлеген югалтмый. Язучыларыбызның әледән-әле бу образны яктырткан әсәрләре дөнья күрә. Ризван Хәмиднең «Хан кызы» пьесасы да моңа бер мисал булып тора.
Әлеге хезмәт түбәндәге максатларны күздә тотып язылды:
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Ризван Хәмиднең “Хан кызы” пьесасы
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында 19-20 нче гасыр чикләрендә яшәгән Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, З. Вәлиди кебек тарихчыларыбыз, урыс тарихчысы М. Худяков һәм хәзерге чор татар тарихчылары Ф. Урманче, Р. Фәхретдинов, Р. Әмирханов, шулай ук язучыларыбыз М. Хәбибуллин, Р. Батулла һәм башкалар Сөембикә турында шактый бай эчтәлекле күләмле әсәрләр иҗат иттеләр, аның исемен мәңгеләштерделәр, татар тарихын яктыртуга һәм баетуга зур өлеш керттеләр.
Сөембикә бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да.
Хезмәттә тарихи-чагыштыру, тасвирлама, тикшерү методлары кулланылды.
Эш кереш өлештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Беренче бүлек. Сөембикәнең тарихта тоткан урыны
Татар милләтенең язмышы-фаҗигале язмыш. Бик күп бәлаләргә тарыган ул үз үсешендә. Аңа яу чапканнар, талаганнар, аны кырганнар. Ахыр чиктә Явыз Иван татар халкының иң изге, иң мөкатдәс байлыгына - иркенә кул салган. Бәхетсезлекләр Болгарның җимерелүеннән үк башлана булса кирәк. Дөрес, халык яңа ханлык, Казан ханлыгы төзергә үзенә көч тапкан. Әмма бу ханлык белән бервакытта да казанлыларның үз кешеләре идарә итмәгән. Ханнарны йә руслар куйган, йә Кырым, йә Төркия сайлаган. Идел буе татарларының телен, гореф-гадәтләрен, самими үзенчәлеген белмәгән токымнар хәл иткән татарның язмышын.[1]
1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.
Сөембикәне Мәскәүгә тоткын итеп озатканнан бирле 460 ел вакыт узса да, халык күңелендәге җәрәхәт әле һаман төзәлмәгән. Сөембикә диюгә, Казан халкын хөрмәт иткән, яраткан гүзәл ханбикә образы килеп баса. Гади халыкның да аңа рәхмәте зур. “Иң гүзәл ханым” дип, изгеләр рәтенә куеп олылый. Хатыннар Сөембикә манарасы янына намаз укырга киләләр. Әйтерсеңлә алар күңелләрендәге борчу – шатлыкларын Сөембикәнең үзе белән уртаклашалар.
Икенче бүлек. Ризван Хәмиднең “Хан кызы” пьесасында
Сөембикә образы
Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Нәтиҗәдә, яшәешебезне, тарихыбызны яңача яктыртырга омтылган, рухи кыйммәтләр һәм әхлак мәсьәләләре үзәккә куелган әсәрләр туды.[2] Язучылар Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышлап яңа әсәрләр язды.
Сөембикә образы төрле әсәрләрдә төрлечә сөрәтләнә. М.Хәбибуллинда Сөембикә Казан халкының каһарманы була алмый. Ул бары тик хатын-кыз, ә Жанна Д’Арк түгел. Ул атка менеп Казан ханлыгын дошманга каршы күтәрми, дипломатиясе дә йомшак була. Р.Батулланың «Сөембикә» кыйссасында Сөембикә бөтенләй башкача бирелә. Ул - иленең каһарманы, коллык белән килешмәүче мәгърүр зат. Ул Казан баһадирларының Явыз Иван җәлладлары тарафыннан җәзалап үтерелүен хатын-кыз буларак авырлык белән, әмма патриот буларак соклану, горурлык хисләре белән кичерә, үз башын саклап калырга теләп, иманын саткан, чукындыруга риза булган, илбасар Иван патша алдында тез чүккән бәндәләргә чирканып карый.
Р.Хәмиднең Сөембикәсе М.Хәбибуллинныкы төсле гади хатын-кыз дәрәҗәсендә дә түгел, Батулланыкы кебек артык кыю да түгел. Нәкъ урталыкта дисәк тә була. Анда җитәкчеләргә хас халык белән аралашу осталыгы да (мәйданда Казан халкы белән киңәшләшеп эш итүе), тәвәкәллеге дә бар. Сөембикә дәүләт эшләренә кысылып, халыкны үз дигәнчә үзгәртергә теләгән кешеләрне сизми түгел. Ул аларга дәүләт белән ачыктан-ачык үзе һәм улы Үтәмешгәрәй урынына идарә итәргә юл куймый.
Сөембикә бары дәүләт иминлеге өчен генә көрәшә торган идарәче түгел. Аңа әле күп кенә хатын-кыз сыйфатлары хас. Ул сабый баласының исәнлеге өчен кайгыра торган, аны өзелеп ярата торган ягымлы әни дә. Бераз авырып торган Үтәмешгәрәйнең хәлен белергә яшь хатынның тирмәсенә гел кереп йөри.
Р.Хәмид әсәренең төп үзенчәлеге- ул яңа образ. Тарихта булмаган Язгөле образын күреп “тамашачы” бераз аптырашта кала. Ләкин язучының Сөембикә шәхесенә үзенчә бәя бирү хокукы бар. Р.Батуллада да Сөембикә әсирлеккә төшеп Иван Грозный кулына эләккәч, «Сөембикә юк. Бу-Сөембикә түгел, бу шәүлә» дигән юллар бар. Янәсе, Сөембикә ханбикә булудан да, гүзәл хатын-кыз булудан да, гомүмән, шәхес булудан да туктаган. Аңа инде барыбер. Ул үлемнән дә курыкмый, күкрәгенә хәнҗәр кадарга гына тора, һәм ахырда үз-үзенә кул сала. Р.Хәмидтә дә Язгөле шул шәүлә түгелме? Пьесада Сөембикә легендадагы кебек манарадан сикереп үлә. Тарихи чыганакларда Сөембикә Шаһ Галигә кияүгә бирелгәч кенә үлә. Бу рольне дә язучы Язгөле образына йөкли. Ул Сөембикәдән дә көчлерәк булып чыга. Ул яшь, ул тәвәккәл һәм Казан ханлыгы ханбикәсе өчен үч алырга әзер. Бу символик образ ханбикәнең «тән сакчысы». Тамашачы каршында Сөембикә үлсә дә, аның белән нәкъ бертөсле булган герой әсәрне дәвам итә. Шундый фикер кала: бу Сөембикәнең уенда булган хыялларын тормышка ашыручы гына түгел, ә бәлки Сөембикә кебек иреккә, бәйсезлеккә, тынычлыкка, үз дәүләтен саклап калырга теләүче кешеләрнең символы.
Сөембикә үз иленең аны дошманнар кулына илтеп бирергә теләвен аңламады. Шуңа да биек манарадан сикерүне кулайрак күрде. Ул манара ничә еллар инде татар халкының бу язмышын искә төшереп тора. Сөембикә манарасы Казан ханлыгының аяусыз көрәштә үзенең бәйсезлеген, ханбикәсен саклап калырга тырышканнары истәлеге булып тора.
Йомгак
Сөембикә безгә тарихи язмалар, риваять-легендалар, бәет-мөнәҗәтләр аша килеп иреште. Галимнәребезнең әйтүенә караганда, аның урында 6 роман, 1 пьеса, 4 поэма, 4-5ләп бәет, 5-6 легенда, хәтта опера либреттосы да язылган. Тик шулай да легенда булып гасырлардан-гасырларга күчкән, исеме халык бәгырендә йөргән ханбикәбез язмышында ачыкланып бетмәгән сәхифәләр шактый.[3]
Сөембикә, Франциянең халык героинясы Жанна д Арк кебек символик мәгънәгә ия. Ул татар халкының үткәндәге ачы тарихи язмышы — хәсрәтле күз яшьләрен дә, киләчәккә бәйләнешле өмет-хыялларын да чагылдыра.
Сагышларны сүтә-сүтә,
Айлар үтә, еллар үтә.
Безнең язмыш синең белән
Мәңге бергә, Сөембикә.
Сөембикә образы язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамның күңелен кузгата торган, изгеләштерелгән, кадерле, сөекле образга әйләнә. Бу образ тагын шуның белән дә кызыклы – ул татар халкы тарафыннан югалтылган дәүләтчелекне гәүдәләндерә, татарның язмышын күп гасырларга хәл иткән бу югалтуның, 1552 елгы җиңелүнең символы булып тора.
Инде хәзер, XX гасыр ахырында – XXI гасыр башында татар милләте һәм татар җәмгыяте хакындагы мәсьәлә өр-яңадан әрнетеп килеп баскач, Сөембикәгә карата булган игътибар да очраклы түгел. Мөгаен, моннан соң да аңа карата булган кызыксыну безнең җәмгыятебез күңелендә яши бирер, үзенең сулмас чибәрлеге, яшьлеге һәм фаҗигале язмышы белән ул аларны һаман дулкынландырып торыр.
Дәүләтнең мөстәкыйльлеге, аның иминлеге хакына дип, үзен һәм газиз баласын корбан иткән зирәк Сөембикә татар халкының мәңгелек тарихи хәтерендә сакланыр.
Кулланылган әдәбият
[1] М.Әмирханов. Хәтер.-«Сөембикә», 92.
[2] Х.Әшрәфҗанов. Тарихка әдәби сәяхәт.-казан китап нәшрияте,2000.
[3] М.Гаязова Халык бәгырендәге ханбикә. 1992, 20 бит.
Горячо - холодно
Развешиваем детские рисунки дома
Плавает ли канцелярская скрепка?
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Сочини стихи, Машина