Сочинение "История моей семьи в истории страны" на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_moya_semya.doc | 37 КБ |
Работа ученицы 10 класса
МБОУ «Старо – Абдуловская СОШ»
Тукаевского муниципальног района
Республики Татарстан
Шайдуллиной Рузили Фаниловны
«Гаилә тарихы»
/История моей семьи/
Һәр гаилә - нәни дәүләт
Аның үз кануннары.
Яңгырый әби – бабайдан калган
Моңлы бишек җырлары.
Н.Сәгъдиева
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә тормышы — очсыз – кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.
Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
Безнең гаиләдә җиде кеше: карт әбием, бабам, әбием, әтием, әнием, абыем һәм мин.
Минем карт әбием Хаҗәр исемле. Ул 1913 нче елның 14 нче ноябрендә дөньяга килә. Ата – ана назы гына аз эләгә аңа: берсеннән – берсе кечкенә 4 баланы ятим калдырып, әнисе якты дөньядан китеп бара. Шуңа күрә бик яшьли башлана әбиемнең хезмәт юлы. Кечкенәдән тормыш йөген тарта, хезмәт сөеп үсә ул.
1932 нче елда бабам Габделхак белән гаилә кора. Яшь килен бер дә сынатмый: урак ура, чабагач белән ашлык суга, балалар бакчасында ашарга пешерә. Бер – бер артлы дөньяга 4 бала аваз сала. Кызганычка каршы, дүртенче баласы яшь тулганчы үлеп китә.
Тормыш дәвам итә. 1941 нче елгы Ватан сугышы бу гаиләне дә читләтеп узмый: шул елның сентябрендә бабам, 9 ел яшәгән хатынын һәм 3 баласын калдырып, сугышка китә. Бик тә авыр була ул көннәрдә әбиемә.
1941 нче елның салкын декабрь көннәренең берсендә бабамның үлгәнлеге турында хәбәр килә. Шулай да балалары хакына түзә әбием. Тагын да үҗәтләнеп, соңгы көчен җыеп эшли: урман кисә, чәчү өчен орлыкка йөри, балаларын карый.
Әйе, барысын да кичерә ул буын. Аягында тишек чабата, өстендә ертык кием булса да, алабута ипие белән бәрәңге кәлҗемәсе ашаса да, күңелен төшерми, зарланмый алар.
Күп авырлыклар кичергән әбиемә инде 94 яшь. Ул безне, оныкларын, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием тормыштан бик канәгать. Ак яулыклы әбием һәркөн илгә - көнгә иминлек тели.
Хаҗәр әбиемнең улы Зөфәр һәм килене Галия – минем яраткан бабам белән әбием. Алар тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да, дәрманлы да. Әбием белән бабам – безнең өебезнең яме, ашларыбызның тәме.
Зөфәр бабамның балачагы сугыш вакытына туры килә. Әтисез калу, ачлы – туклы тормыш, авыр хезмәт…
Бабам күп еллар төзүче булып эшләгән. Ул бик акыллы һәм зирәк, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә. Шуның өчен бабамны бөтен кеше ярата, хөрмәт итә.
Әби! Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән, күз алдыма мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Әби ул – безнең өчен изгелек чыганагы.
Галия әбием 39 ел буе фермада сыер савучы булып эшләгән. Ул хәзер лаеклы ялда. Гомеренең сикәлтәле еллары артта калган. Маңгаена сырлар төшкән, чәчләренә кырау кунган. Күңеленә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Ул гомер – чын хезмәт юлы.
Бүгенге көндә гаиләбез 4 буын кешесен берләштерә. Сабыр, йомшак күңелле кадерле кешеләребез – карт әби, бабай, әби – үзләренең якты йөзләре, тәмле сүзләре белән безне, балаларын һәм оныкларын бик сөендереп яшиләр. Елмаюлары белән иркәләп, җылы карашлары белән назлап, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтәләр. Ә иң мөһиме – аларның өчесенең дә Ходай тәгаләгә ышанычлары саф булып кала бирә. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, безнең саулыкны сорап, 5 вакыт намаз укыйлар, дога кылалар.
Өлкәннәребез артык иркен тормышка күнегеп бара торган яшүсмерләргә тәүбә - тәүфыйк телиләр, аларны эшләп үсәргә, кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтәләр. «Бүгенге балаларга уку өчен дә, рәхәтләнеп яшәү өчен дә шартлар бар. Кадерен белсеннәр иде. Авыр чорны кичергән әбекәйләргә карата шәфкатьле, илтифатлы булсыннар иде», - дигән теләктә калалар.
Гаилә бирә мәхәббәткә сафлык,
Сабыйларга наз һәм куаныч,
Ата – аналарга — бәхет – шатлык,
Өлкәннәргә - хөрмәт, таяныч.
(Ш.Әхмәтҗанов)
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Мороз и заяц
Простые летающие модели из бумаги
Извержение вулкана
Одеяльце
Комментарии
Семья
Сочинение о семье на татарском языке
Семья
Сочинение на татарском языке
История моей семьи в истории страны
Һәр гаилә - нәни дәүләт
Аның үз кануннары.
Яңгырый әби – бабайдан калган
Моңлы бишек җырлары.
Н.Сәгъдиева
Моя семья
История моей семьи в истории страны