Бу Багитов Марсельнең районда үткәрелгән конкурска язылнан иншасы. Укучы бу язмасында нәсел тамырларын барлый, гаиләсе турында яза.
Вложение | Размер |
---|---|
gail_tarihy.doc | 37 КБ |
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Киров районы
Кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
81 нче урта мәктәп
Гаиләм тарихы
Автор: Багитов Марсель Ильяс улы
11нче сыйныф укучысы
Казан, 2012
Гаилә тарихы турында сүз чыккач, уйга калдым.
Нәрсә соң ул гаилә, нинди мәгънәгә ия? Гаилә - үзе бер кечкенә дәүләт ул. Ул зур дәүләтнең нигезе булып тора. Гаилә дәүләттән тыш, дәүләт исә гаиләдән башка була алмый, шуңа күрә алар бер-берсен тулыландыра. Гаилә нык булса, дәүләт тә көчле була. Димәк, төзек, тату гаиләләр – дәүләтнең дә горурлыгы һәм халыкның зурлыгын, асыл сыйфатларын билгеләүче бизмән. Нык әхлаклы тәрбияле гаиләләрдә туган җирен, туган халкын, туган телен сөя торган шәхесләр тәрбияләнә. Балаларын кечкенәдән яхшы итеп тәрбияләгән ата-ана зур хөрмәткә лаек.Үткәне юкның киләчәге юк, ди бездә халык. Гаилә әле ул әти-әни генә түгел, ә синең нәсел җебеңнең дәвамы да. Шуңа күрә үзен хөрмәт иткән һәр кеше үз гаиләсенең тарихын белергә һәм киләчәк буынга да сөйләп калдырырга тиеш.
Минем әнием ягыннан нәсел җепләрем Лаеш районы Пәрәү авылына барып тоташа. Бабамның әтисе Мингалиев Фатих шушы авылда туып, 18 яшеннән фронтка китеп, Берлинга кадәр барып җиткән кеше. Бүгенге көндә бабабыз арабызда юк инде. Авылга кайткан саен карт әбием миңа аның сугыш ядкәрләре булган орден-медальләрен күрсәтә, бабамның батырлыклары турында кайта-кайта сөйләргә ярата. Бабам фронтта элемтәче булып хезмәт итә. Аңа бик күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Бер тапкыр дошман танкы астында калып, инде бу егеттә яшәү өмете юк дигән табибларны шаккатырып, ярты елдан яңадан аякка баса. Үлеп терелгән егеткә, туган иленә -тылга кайтып китәргә мөмкинлек булса да, яңадан фронтка җибәрүләрен сорый. Яшьләй үлеп калган фронтташ дуслары тынгылык бирми аңа. Шулай итеп, Берлинга барып җитә Фатих бабам. Инде сугыш беткәч тә, тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. Яңадан биш ел буе илебез тынычлыгын сакларга туры килә. Туган иленә әйләнеп кайткач та, тынычлап ятмый, җиң сызганып, колхозларны торгызу эшенә керешә. Ул вакытларда бер уч икмәккә тилмергән ач-ялангач халыкны җитәкләү өчен председательлек эше йөкләнә бабама. Карт әбием Рауза белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Сугышта алган яралар үзенекен итә.!989 елның матур май ае аны якты дөньядан алып китә. Бабамның үлгәненә инде егерме ике ел булды. Ләкин әбиемнең аны искә алмаган бер көне дә юктыр. Әле кичә генә янәшәсендә булган кебек сөйли ул бабам турында.
Миңа бабамны күрергә насыйп булмады, ләкин аны белгән һәр кеше бабамны зур ихтирам белән искә ала. “Туры сүзле, тырыш, эшчән, гадел, бервакытта да зарланмый торган кеше иде ул”, - диләр алар. Сугыш турында сөйләгәндә дә үзе күрсәткән батырлыклар турында түгел, күбрәк иптәшләре турында сөйләргә яраткан. Нинди генә авырлыклар килсә дә, кемнәндер ярдәм көтеп ятмаган, тырышлыгы белән үзе җиңгән. Фатих бабамның әлеге сыйфатлары аның кызы - минем әбиемә, аннан әбиемнән әниемә дә күчкән.
Тарих кабатлана. Яшьләй генә тол калган әбием язмышын әнием дәвам итә. Аңа да зур кайгылар кичерергә туры килде. Үлем беркемгә дә сорап килми. Матур гына яшәп ятканда, безне, ике кечкенә улын калдырып, әнием җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк өстәп, әтиебез арабыздан китеп барды. Әтиебез үлгәннән соң гаилә йөген җигелеп тарту аңа, билгеле, җиңел булмады. Шул вакытта аның таянычы булып әби калды. Безне - ике ир баланы тәрбияләү өстенә, гаиләдә әтиебез башкарган бөтен вазифалар да әнием җилкәсенә төште. Ләкин ул вакытында үзен кулга ала белде һәм нинди генә авыр вакытлары булса да, безгә сиздермәскә тырышты. Һәрвакыт ана назы белән беррәттән ата тәрбиясен дә биреп килә ул. Нинди генә киңәш бирмәсен, “әтиегез шулай эшләр иде”, “әтиегез шулай теләгән иде” дип, аны искә алмыйча калмый, аның турында матур хатирәләр сөйли, кайчандыр әтиебез ясап калдырган әйберләрне иң изге һәм кадерле истәлек итеп саклый. Мәрхәмәтсез үлем аны безнең арабыздан алып китсә дә, күңелләребездән алып ташлый алмады. Ул, әйтерсең, гел безнең янәшәдә, безнең бөтен адымыбызны күзәтә кебек. Һаман да кара сөрмә күзләрен тутырып карап, елмаеп тора. Абыем белән мине кулына алып, күкләргә чөя, аннан соң кысып-кысып кочаклый. . Менә шулай мәңге безнең күңелләргә кереп калды ул. Аз гына кыек юлга кереп китсәм дә, аның шелтәле күз карашын тойган кебек булам.
Безне шулай әти йогынтысында тәрбияләгәне өчен, без әниебезгә мең рәхмәтле.
Җәй көннәрендә әтиебез туган йортка, әби-бабай янына кайтабыз. Безне күргәч, алар күз яшен тыя алмыйча елап җибәрәләр. Бабамның сөялле, кытыршы куллары белән аркамнан сыйпап, “бигрәк атаңа охшап барасың” дип куюыннан, тәннәрем эсселе-суыклы булып, чемердәп китә. Аркамда әтием кулларын тойгандай булам. Аларга сиздермәскә тырышсам да, күзләремә яшь килә. Монда тыеп кала алган яшьләремне әтиемнең каберенә баргач рәхәтләнеп түгәм. Кабер янында инде мин яшүсмер егет түгел, әтисен күрү теләге белән янган кечкенә сабыйга әйләнәм дә калам. Әтиемә бөтен эч серләремне сөйләгәч, җиңеләеп калгандай булам.
Авылда әби-бабай безне бөтен булган сый - нигъмәтләре белән сыйлый. Без киткәндә капка баганасына сөялеп: “Әниегезнең йөзенә кызыллык китермәгез, тырышып укыгыз, бәхетле - тәүфыйклы булыгыз, ешрак кайтыгыз. Сез кайткач, әтиегез кайткан күк була,” – дип, озатып калалар. Ә кайту юлында шундый рәхәт, әйтерсең, элеккеге кебек әти, әни, абый, мин – бөтенебез бергә кайтып киләбез. Менә шулай әти-әни бер дә картаймый да, үлми дә икән ул, гел безнең белән янәшә атлый.
Иншамны укып, төп фикеремне аңлап бетермәгәннәргә минем әйтер сүзем бар. Янәшә тирәбездә каты бәгырьле, коры, тупас кешеләр артканнан-арта бара бит. Кемдер газиз әтисенә яки әнисенә кул күтәрә, хәтта үтерүгә кадәр барып җитәләр. Картлар йортларында балалары куып чыгарган ятим карт-карчыклар көннән-көн арта. Рәхәт тормыш, байлык артыннан куып, туган туганны, бала атаны белми башлады. Киләчәктә әлеге балаларның үзләрен дә шул көн көтмәс дип, кем әйтә ала? Әй, кешеләр, акылыгызга килегез! Сезнең арада бер тапкыр “әти”, “әни” дип дәшәргә тилмереп яшәүчеләр бар. Ходай биргән шушы бәхеттән үзегезне мәхрүм итмәгез! Бер кеше дә мәңгегә килми, әти-әнигә, әби-бабайга, туган-тумачага, дус-ишкә, гомумән, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Ниндидер бер нәселне дәвам итүчеләр бит без. Киләчәк буыннар да безнең турында горурланып сөйләрлек эшләр калдырыйк.
Есть в осени первоначальной...
По морям вокруг Земли
Чья проталина?
Карты планет и спутников Солнечной системы
Дерево в снегу