Куян кызы әкияте
Вложение | Размер |
---|---|
kuyan_kyzy.doc | 25.5 КБ |
Куян кызы –Йомшаккай.
(әкият)
Борын-борын заманда, бер караңгы урманда, бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кызы булган. Исеме Йомшаккай икән.
Ул бик иркә булган, әнисенең бер сүзен дә тыңламаган. “Аша!” дисә ашамый, “Киен!” дисә киенми, әнисенең ашатканын, киендергәнен генә көтеп тик ята икән.
Шулай бервакыт Йомшаккайның әнисе урман җыелышына киткән. Урман патшасы Арслан җыелыш җыйган икән. Киткәндә әйткән:
- Кызым, мин тиздән кайтам, мин кайтканчы беркая да китмә!
Ләкин Йомшаккайга өйдә бик күңелсез булган. Аның ерактагы бер авылда, Хәмдия әбинең бакчасында бик күп кәбестә, кишер үсә диеп ишеткәне булган. Йомшаккайның шунда барып, әнисенә кишер алып кайтасы килеп киткән. Ул беркемгә дә әйтеп тормыйча авыл ягына таба чапкан ди.
Кич җитеп килә, караңгы да төшә башлаган. Ә куян кызы авылның кайсы якта икәнлеген дә белмәгән. Барган да, барган ул. Бара торгач, бер чәнечкеле әйбергә барып бәрелгән бу.
- Ай, - дип кычкырып җибәргән ул. – Ай-ай,ай! Керпе бабай бу синмени?
Минем бик тә әниемнең туган көненә, кишер алып кайтасым килә дигән.
- Ай-һай, бик авыр юлга чыккансың икән. Сиңа берүзеңә мондый ерак юлга чыгып китәргә ярамый иде. Урманда хәйләкәр төлкеләр, усал бүреләр бик күп бит. Ярый инде алайса, әйдә мин сиңа авылга юлны күрсәтим, – дигән.
Барган ди болар, барган ди. Менә еракта утлар күренгән икән.
-Әнә, ерактагы утларны күрәсеңме кызым?! Авыл шул бу-ла инде. Тик берүк сак була күр!
-Рәхмәт, Керпе бабай! Сау бул!- дип Йомшаккай авылга таба чапкан.
Менә Хәмдия әбиләрнең бакчасы шушыдыр инде ул. –И-и! Мондагы кәбестә! Кишерләр! Кара урманмыни? Әниемә берсен сай-лап алам да, аннары кайтырмын.
Ләкин куян кызы бер генә сәгать канәгатьләнмәгән. Шулай кишер ашап йөри торгач, ул Хәмдия әби каршысына килеп чыкканын да абайламаган. Әби аны тоткан да үз куяннары янына читлеккә ябып куйган ди. Анда куяннар бик күп икән. Ләкин болар барысы да йорт куяннары. Алар Йомшаккайны бер дә яратмаганнар, аңа биргән азыкны үзләре ашап бетергәннәр. Бары бер куян малае Нуяк кына аны үз иткән, кыерсыттырмаган. Ул аңа өенә кайтырга булышырга вәгъдә иткән.
Менә ул беркөнне читлекне ачып Йомшаккайга урманга качырга ярдәм иткән. Куян кызы аңа бик күп рәхмәтләр әйткән, үзенә кунакка чакырган.
Йомшаккай әнисенә дигән кишерен кочаклап, шатлыгыннан сикерә-сикерә,җырлый-җырлый урманга ашыккан.
Менә аның өе дә күренгән. Әнисе аны күргәч шатлыгыннан елап җибәргән һәм бераз орышып та алган. Башка өйдән сорамыйча китәргә ярамаганлыгын аңлаткан.
Йомшаккай да үзенең хатасын таныган, башка өйдән беркайчан да сорамыйча китмәскә сүз биргән. Ә әнисенә ул туган көне белән котлап зур кишер бүләк иткән ди.
Касыймова Айгөл 8б сыйныфы
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Щелкунчик
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Рисуют дети водопад