“Халыкның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.”
Гомәр Бәширов.
Вложение | Размер |
---|---|
tele_barnyn-_ile_bar.doc | 27 КБ |
УРТА ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ АВТОНОМИЯЛЕ ДӘҮЛӘТ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “АРЧА АГРАР-СӘНАГӘТ ҺӨНӘР КӨЛЛИЯТЕ
Гараева Гузәл Таһир кызы.
Теле барның - иле бар.
Безнең телебез бик моңлы ул. Моң, минемчә, телнең үзендә. Фикеремне раслар өчен бер мисал китереп үтәм. Әйтик, менә бик моңлы саналган берәр халык җырының сүзләрен алыйк та башка телгә тәрҗемә итеп җырлап карыйк. Җырның көе шул ук кала, башкаручысы да шул ук була, әмма моңы югала. Нилектән бу? Димәк , моң сүзләрнең үзендә булып чыкты.
Татар теле ул гади тел генә түгел. Ул дөньяның 14 иң әһәмиятле телләр арасында. Төрки телләрнең бердәнбер зур вәкиле. Чыннан да, бик зур Евразия киңлегендә кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган ул.
Тел, иң беренче чиратта, гаилә кайгыртучанлыгында булырга тиеш. Бала ана карынында ук шушы телне үзенә сеңдергән була. Ул шушы телдә матур итеп сөйләшергә гаиләдә өйрәнә. Татарстаннан читтә яшәүчеләр , безнең милләттәшләребез татар телен камил белә. Чөнки гаилә шушы телне балага сеңдерә, һәм ул яшәү канунына әйләнеп киткән. Аларда дәүләт тарафыннан оештырылган татар мәктәпләре булмаса да, җәмәгатьчелек оештырган якшәмбе мәктәпләре бар, менә шушы мәктәпләрдә балаларга телне, милләтнең тарихын, әдәбиятын камилрәк өйрәнергә момкинлек туа. Татар телен гамәлләштерү бурычы-безнең үзебезнең бурыч ул.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде. Кыскасы безнең максатыбыз – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.Телебезне саклауда укытучыларның да өлеше зурдан. Чөнки татар теле һәм әдәбиятында ата-бабаларыбызның тарихы, милләт язмышы чагыла. Гомергә татар хатын-кызлары милләт анасы булып саналгпннар. Шушы аналар тудырып үстергән мәшһүр татар әдипләребезнең гасырлар аша чынбарлыкны, тормышны, күзаллап язып калдырган әсәрләре әле бүген дә актуальлеген югалтмыйлар, халкыбызга хезмәт итәләр. Шуңа күрә безгә татар теле дәресләрен укытуны туктатырга ярамый, татар халкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньсы шушы телдә саклана, шушы тел аша аң-зиһенгә үтеп керә. “Тел ул-милләт язмышы”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең алда телебезне камил рәвештә үзләштерү проблемасы тора. Безнең алда яшь буынга татар телен укытуны, телне киләчәк буынга сеңдереп, аны телле милләт итү бурычы тора.
Сказка "Морозко"
Астрономический календарь. Март, 2019
Акварель + трафарет = ?
Простые летающие модели из бумаги
Кто должен измениться?