Мифтахетдин Акмулла иҗатында афоризмнар
Вложение | Размер |
---|---|
miftahetdin_akmulla_izhatynda_aforizmnar.doc | 45 КБ |
МУНИЦИПАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
8 А сыйныфы укучысы Ушакова Алинә Валентин кызы
Мифтахетдин Акмулла иҗатында афоризмнар
Акыл-хикмәт иясе, мәгърифәт идеяләренең ялыкмас пропагандисты, изелгән-кыерсытылганнарның сердәше, моңдашы булу белән бергә, Акмулла шәрә фикерләр өләшеп йөрүче коры вәгазьче, дидактик әдип кенә түгел, ул чын мәгънәсендә талантлы, нечкә хисле шагыйрь көчле сүз остасы. Аның әсәрләрен салкын кан белән укуы мөмкин түгел. Афористик җыйнак, фикри тирән юллар сине уйланырга мәҗбүр итә, көтелмәгән уңышлы борылышлар, тапкыр табышмаклар сокландыра, мавыктыра. Акмулла әсәрләре кат-кат укуны сорый, укыган саен яңа хисләр, яңа фикерләр уята.
Акмулла- чичән, аз сүзләр белән тирән тапкыр мәгънә белдерү остасы. Шуңа күрә, шагыйрь мирасындагы афористик җыйнак, фикри тирән, үткен һәм образлы шигъри элементларның да кыйммәте бик зур. Аларның кайберләре язма әдәбиятта аерым әсәрләргә баш, эпиграф буларак, җанлы сөйләмдә исә мәкаль, әйтем рәвешендә яңгырарлык дәрәҗәдә камилләр. Мисалга берничә үрнәк китерик:
Түрә димә, кара димә - фигълен кара....
(120 б.)
Әдәп дигән - мәхәббәткә сәбәб дигән....
(163 б.)
Хода кичер дигән менән эш бетмәйде....
(144 б.)
Яманны түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң - ботын сузар...
(120 б.)
Алманы карамадан карамыйлар....
(112 б.)
Галим булса, милләт өчен зарлы булсын...
(172 б.)
Хикмәтле сүз остасы Акмулла шигъриятнең җәмгыятьтә тоткан урыны, шагыйрьләрнең олы миссиясе турында уйлана:
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Аңа күз алармаңыз хиддәт берлән! (67 б.)
Шулай итеп, поэзия чын гыйлемлеккә тиңләнә; шагыйрь әдәбиятның иң элек тәрбияви ягына басым ясый:
Һәр фәндә шигырь белән китаб тулы,
Карасак , ияләре кандай олы!
(68 б.)
Акмулла үзенең шигырьләрендә яманлыкны, явызлыкны югары катлам вәкиле исеменнән фаш итә. Бу алымны куллану авторга, беренчедән, ялангач дидактикадан котылырга, икенчедән, тәнкыйтьнең сатирик үткенлеген, үтемлелеген көчәйтергә ярдәм итә, алга таба бу алымнарны аеруча Г.Тукай оста файдалана. Шагыйрьнең “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” шигырендә Ш.Мәрҗәни дошманнарына әйткән соңгы сүзләре дә татар мәгърифәтчелек поэзиясенең хикмәт лирикасының классик үрнәге:
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;
(86 б.)
Акмулла үзенең шигырьләрендә дин әхелләрен халыкка хезмәт итәргә чакырган. Аныңча, мулла исеменә лаек кеше ― иң элек гыйлем иясе һәм намуслы шәхес булырга, халык интереслары белән яшәргә, аның моң-зарын, уй-фикерләрен белергә, ярдәмгә килергә тиеш:
Галим булса, дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын!
(100 б.)
Акмулла гомере буе хаклык эзли. Ләкин күп очракта интегеп эзләгән хаклыгын таба алмый, чөнки:
Тугърылык бу заманда корып калган,
Тура әйтүче арт җанында торып калган.
(167 б.)
Акмулла иҗатында дини мотивлар да өстенлек итә. Монда да шагыйрь афоризмнарга тиң юлларны киң куллана:
Иң әүвәл кирәк нәрсә- иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән,
“Хода кичер” дигән эш бетмәде
Иман шартын өйрәнмәсә- Ибан дигән.
(162 б.)
Бу дүртьюллыкта Акмулланың тормыш кагыйдәләре, Аллаһыга, иманга тугрылыгы ачык күренә.
Бөтен гомерен өч тугандаш төрки халык- татар, башкорт, казакълар яшәгән төбәкләрдә сәфәр кылып үткәргән Мифтахетдин үзенең күпсанлы шигырь юлламаларында бу халыкларның тарихына, мәдәниятенә туктала, күренекле тарихи урыннарны һәм шәхесләрне искә ала. Монда да афоризмга тиң юлларны очратырга мөмкин. Менә аларның берничәсе:
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз ―
Гатасына шарт имәс Кышкар, Казан.
(72 б.)
Йорты Болгар булса булсын ―
Йортны болгар булмасын!
Идел бул да Җаек бул,
Һичкем белән орышма!
(86 б.)
Акмулланың Эстәрлебаш мәдрәсәсендә чакта тирән белемле, зур поэтик талантлы татар шагыйре Шәмсетдин Зәкидән дәресләр тыңлавы әдәбият тарихыбызда мәгълүм факт. Яңа табылган кайбер мәгълүматларга караганда, яшь Мифтахетдин үз хәлфәсе белән күп вакытлар әңгәмәдәш булган. Димәк, Акмулладагы эчке мәгънәгә, рельефлы образларга, тапкыр һәм хикмәтле сүзләргә, төгәл формага булган мәхәббәт тә беркадәр шул Шәмсетдин Зәкидән килә.
Күренгәчә, Акмулла шигырьләрендә күп кенә афористик юллар поэтик камиллекләре, мәгънәви эчтәлекләре белән бүгенге укучыны таң калдырырлык.
Әдәбият исемлеге
1. Акмулла Шигырьләр / М.Акмулла. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1981.–271 б.
2. Акмулла Шигырьләр /М.Акмулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
3. Акмулла Робагыйлар /Акмулла // Казан утлары. – 2006. - №12. – Б. 95-101.
4. Әхмәт Р. Бөек милләт шагыйре /Р.Әхмәт// Мирас. – 2006. - №12. – Б.33-38.
5. Әхмәт Р. Акын, чичән, шагыйрь: Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел /Р.Әхмәт // Казан утлары. – 2006. - №12. – Б.91-94.
6. Гайфуллин В. Безнең Акмулла: биографиясендәге кайбер легендалар һәм фактлар турында / В.Гайфуллин // Гыйльми язмалар. – Казан: ТДГИ. – 2002. –№10.
7. Госманов М.А. Мифтахетдин Акмулла: язмыш, иҗат һәм мирас / М.А.Госманов // Үткәннән – киләчәккә: фәнни – публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1990. – 354–403 б.
8. Зәйнуллин З. Олуг якташым, авылдашым: Мифтахетдин Акмулланың тууына 170 ел / З.Зәйнуллин // Казан утлары. – 2001. - №12. – Б. 181-183.
9. Миңнегулов Х. Урта гасыр һәм ХIX йөз татар әдәбияты: урта мәктәп өчен дәреслек / Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 336 б.
10. Миңнегулов Х. “Милләт өчен зарлы” Акмулла /Х.Миңнегулов// Мәгариф. – 1998. - №10. – Б. 28-34.
11. Миңнегулов Х.Й. Әдәбият ( Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен д-лек / Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 375-385.
12. Синугыл Ә. Бер мираска―ике караш /Ә.Синугыл // Казан утлары. – 1991. - №12. – Б. 176-178.
Сочные помидорки
Плавает ли канцелярская скрепка?
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Пчёлки на разведках
Бородино. М.Ю. Лермонтов