Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,-
Газиз башлар ниләр күрмәде!
Нинди генә суны кичмәдек тә,
Нинди генә утка кермәдек!
Равил Фәйзуллин.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 38 КБ |
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе
8нче сыйныф укучысы
Гыйләҗева Алсуның сочинениесе
Укытучы: Кыямова Р.М.
Бөгелмә, 2010 нчы ел
Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,-
Газиз башлар ниләр күрмәде!
Нинди генә суны кичмәдек тә,
Нинди генә утка кермәдек!
Равил Фәйзуллин.
1941 нче елның 22 нче июнь таңы... Бу кояшлы июнь иртәсендә бөтен хыяллар юкка чыга: дәһшәтле сугыш башлана. Туган шәһәрем Бөгелмә дә үзенең 15 мең ир – егетен фронтка озата. Шуларның 4475 се туган җир туфрагына яңадан аяк баса алмыйча, яу кырларында ятып кала.
Бөгелмәлеләр арасында сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр бихисап, ә тугызы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Күршебездә яшәгән сугыш ветераны Мөкатдәс бабайның хатыны белән әниемә сөйләгән сугыш хәтирәләре хәтердә яңара:”Ул көннәрдә күргәннәр искә төшсә, хәзер дә аяз көнне яшен суккандай булам, балакайлар. Төш күрсәм дә, шабыр тиргә батып уянам. Мин бит әсирлек ачысын да күрдем. Анысы - иң яманы. Фашистлар автомат түтәсе белән сугып тешләремне коеп бетерделәр. Шулай да миңа исән калу насыйп булды. Бәдрәфтә качып калып, төнлә җирне казып чыктым, тырнак төпләренә балчык тулып, канап бетте. Авырлык белән партизаннарга килеп кушылдым. Җиңү таңын Германия җирендә каршыладым. Миңа әсирлеккә төшүнең газапларын сугыш беткәннән соң да татырга туры килде...”
Мөкатдәс бабай инде безнең арабызда юк. Аның хатыны Рабига әбинең дә яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Ул күргән авырлыклары хакында шигырь юллары белән сөйли:
13-14 яшьлек кызлар
Күп авырлыклар күрдек без,
Чирмешән басуларында
Җирләр казып йөрдек без.
Бригадир алып китә,
Җилкәләрдә көрәкләр.
Тамагыбыз ач, хәлебез юк
Сыкрап әрни йөрәкләр.
Уйлыйм хәзер үткәннәрне,
Авыр ачлык, сугыш елларын.
Балтырган, кузгалак, зәрдә җыеп,
Күп таптадык урман юлларын.
Таң алдыннан кошлар сайрый
Бакчаларда тирәктә.
Каһәрле сугыш еллары
Сыкрый һаман йөрәктә.
Әле дә булса истән чыкмый
Ач, тилмереп йөрүләр,
Җәйнең матур кичләрендә
Кырлык ашап кибүләр.
Өзелә гөлләр, сибелә чәчәк
Көчле җилләр искәндә
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Яшьлек искә төшкәндә.
Газапларны күп күрсәк тә,
Без сабыр итә белдек.
Нинди авырлык килсә дә,
Гел җиңеп үтә белдек.
Сугыштан соңгы авыр төзекләндерү эшләре дә шул ук ветераннар җилкәсенә төшә. Күрше Мокатдәс бабай да озак еллар ТатНИПИнефть оешмасында шофер булып эшли, Мактау грамоталарына лаек була.
Сугыштан тәне дә, күңеле дә яраланып кайткан Мокатдәс бабай белән яшәү Рабига апага бик кыенга туры килә. Үзе дә тылда яшәүнең авырлыгын шигырендә күрсәткәнчә кичерсә дә, һәр эштә Мокатдәс бабайга таяныч була, әсирлеккә төшүнең сәбәпләрен аңлатырга туры килгән вакытта да ул аңа сабыр булырга куша, дөреслекнең җиңеп чыгачагына ышандыра.
Мин язмамда бер гаилә турында гына яздым. Ә мондый гаиләләр бит йөзләрчә, меңнәрчә булган.
Сугыш беткәнгә 65 ел тула. Без тыныч тормышта яшибез. Безнең бүгенге бәхетле көннәребез өчен башларын салган батырларыбызны, сугыш һәм тыл ветераннарын онытмасак иде. Аларның саны елдан-ел кими бара бит. Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Үлгәннәрнең каберен бел,
Исәннәрнең кадерен бел!
Зимняя сказка
Новогодние гирлянды
Весенняя гроза
Сказка "Колосок"
Волшебная фортепианная музыка