Нинди шагыйрь соң ул Тукаебыз? Тукай – шигьрият тарихында бер могҗиза ул. Мин иң әүвәл татар шигъриятен күздә тотам. Талант куате белән ул – иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи – инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне тулы баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай.
Вложение | Размер |
---|---|
shigriyatt_tukay_fenomeny.doc | 67.5 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль
районы Субаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Реферат:
« Шигърияттә Тукай феномены»
Башкарды: Габитова Д. М.
10 нчы сыйныф
Җитәкче: Габитова С.И.
2010
Шигьрияттә тукай феномены.
Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай,
Ай-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай!
Шигьриятең турылардан турырак бер юл табып,
Караңгы төн карангысын яшендәй ярган Тукай!
Үлемсезлек, бөеклекнең ачкычын алган Тукай,
Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай!
Шәрәф Мөдәррис.
Нинди шагыйрь соң ул Тукаебыз? Тукай – шигьрият тарихында бер могҗиза ул. Мин иң әүвәл татар шигъриятен күздә тотам. Талант куате белән ул – иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи – инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне тулы баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай. Әмма бу фәлсәфи – сәнгати һәм иҗтимагый – инсани күренешнең, феноменның эчтәлеге моның белән генә чикләнми. Иң әүвәл аның уникаль биографик язмышы һәм ул язмышының әлеге шигъри феноменында чагылышы милләтне һәм дөнья халкын хәйран калдырырлык фаҗигале булуын алыйк. Профессор Ибраһим Нуруллин: дөнья шигърияте тарихында бүтән, тагын бер шушындый трагик шәхесне табуы кыен, дип язган иде. Икеләтә - өчләтә изелүдәге татар халкы язмышын ул үз язмышында тамчыда чагылдырган кебек чагылдырган, гәүдәләндергән шагыйрь.
Шәрәф Мөдәрриснең югарыда китерелгән «Тукай» дигән шигырендә бу феноменның асылы шактый төгәл яктыртылган.
Татар шагыйренең бөек классика мәхәббәтен аңлый да, аңлату да кыен түгел. Әмма дөнья Тукайны үзенең бөек шагыйре итеп таныймы? Без аңа халыкара ихтирамның тирән икәнлеген беләбез. Ләкин дөнья анны даһи биеклектә күрәме? Чын биеклеген тулы бәяләп бетермәсә дә, дөнья аңлый, соклана. Бөек халыкның бөек шагыйре Сергей Есенин татар шагыйренең русчага тәрҗемә ителгән беренче шигырьләрен укып карауга: «Нинди бөек шагыйрь ул Тукай?» - дигән. Ул тәрҗемәләр арасында Павел Радимов башкарган «Өзелгән өмид» шигыре дә булган. Үзе даһи шагыйрь икенче даһины танып алган. Яки менә Матвей Грубиан дигән гаять талантлы яһүд шагыйренең «Тукай» шигырен алыйк:
Когда я прохожу по улицам Казани,
Мне внятен, как родной, язык моих друзей.
Вот площадь предо мной открылась как сказанье.
Там каменный поэт влюбленными глазами
В город свой глядит, закутан в плащ теней.
Скажи мне, ты читал когда - нибудь Тукая?
Его живой строкой я покорен опять.
Слова летят сквозь ночь, как молнии сверкая,
И над моей душой им власть дана такая,
Что здесь и сам бы мог татарином я стать.
Чит халык шагыйре Тукай шигъриятендә нинди сыйфатларны күрә соң? Тукай шигыренең караңгы күкне ярып яшьнәгән ярсу үткенлеген күрә. Һәм тагын нәрсәләр игътибарга лаек? Тукайның Казан чынбарлыгы белән бердәмлеге, татар халкының рухын чагылдыруы, аның абруен гәүдәләндерүе яһүд шагыйренә нык тәэсир иткән. Дөньяга сибелгән һәм тарихта күп җәбер – золым күргән халык шагыйре татар халкының хәлен яхшы аңлый, аның шагыйренә булган мәхәббәт яһүд шагыйренең үзен татар итәрдәй көчле. Янә шунсы игътибарга лаек: Шәрәф Мөдәрриснең әле күреп үткән шигырендәге мотивлар белән Матвей Грубиан шигырендәге чагыштырулар хәрефкә - хәреф диярлек тәңгәл килә:
Караңга төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!
Слова летят сквозь ночь, как молнии сверкая…
Чагыштыруларның мондый тәңгәллеге очраклы була алмый: яшендәй якты үткенлек – Тукай шигъри теленең асыл сыйфаты. Әйтергә кирәк ки, Тукайның үз шигырьләрендә дә яшен сурәте еш яшьнәүчән. Өметле күз карашын татар яшьләренә төбәгәндә, ул гасыр башындагы яшьтәшләренә шундый ышанычлар баглый:
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, -
Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! –
ди ул.
Үзенчәлекле фәлсәфи – сәнгатьчә яңгыраш, нәфис сурәтләр һәм, кирәксә, ихтыяр – гайрәт мотивлары гасыр башының зур шагыйрьләре Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевта да күзәтелә. Тукай таланты, Тукай шигъриәтенең эчтәлеге алардан ни белән аерыла соң?
Бу шагыйрьләрнең өчесе дә милләтнең лаеклы яшәешкә хокукын раслаучылар, аның ихтияҗларын, тарихка, язмышка, дәүләткә карата дәгъваларын гәүдәләндерүчеләр. Әмма Тукай шигъриятендә тарихи зар да, яшәешкә һәм яңарышка ихтыяр да иҗтимагый актив, максималистларча кискен гәүдәләнә. Әйтик, таләпләре һәм ризасызлыгы яңгыраса, Дәрдемәндтә мәсьәләләр тарих һәм галәм киңлегендә куелып, фәлсәфи планда яктыртыла. Тукайда милләтнең аеруча җәберләнгән һәм рәнҗетелгән өлеше – гади халык, хезмәт иясе кайгылары үзәккә куела. Менә аның «Көзге җилләр» шигырен генә алыйк. Ул 1911 нче елгы ачлык шартларында язылган.
Игътибар итегез: шагыйрьнең бәгъре кемнәр өчен сыкрый – ачлыктан иң күп интегүче хезмәт кешесе өчен көенә:
Иң сөекле эшче әуладым быел ач калды, диеп,
Изге, шәфкатьле анабыз – мәрхәмәтле җир җылый.
Шагыйрь – матурлыкны, нәфислекне яклаучы. Ул – эстет җанлы зат. Ачлыкның иң тирән фаҗигасен ул гүзәллекнең һәлакәт чигендә тартышуы рәвешендә тасвирли:
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җырлый!
Шул ук вакытта Тукай – кайсы шагыйрьгә караганда да татар милләтенең уртак фаҗигасен, аның тарихка булган тирән рәнҗүләрен һәм киләчәккә өметләрен тулырак чакылдырган шагыйрь. Ул – милләт шагыйре. Әле генә яһүд шагыйреннән китерелгән бер үрнәктә бүтәннәрнең аны татар милләтенең байракчысы итеп күзаллавын күреп киттек бит.
Тукайның милләт шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла дияр идем мин. Шулай да менә аның «Милли моңнарына» гына игътибар итеп карыйк.
Сүз татар җырлары, хосусан, «Зиләйлүк» хакында бара. Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык мили изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышын күрә. Яки шагыйрьнең: «Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим», - дигән юлларында бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрмибезме?!
Тукайның демократик һәм милли идеаллары юлында, әлбәттә, беренче нәүбәттә рус самодержавиесенең рәхимсезлеге киртә булып торган. Шул ук вакытта милли яки шагыйрь аларга нәфрәтле мөнәсәбәтен ничек белдергән?
Милләтнең азатлыгы һәм алгарышы өчен янып йөрүчегә еш кына һәм башлыча татарның үз кешеләре тышау булып төшкән. Бу хәл хәзер дә шундый ук рәхимсезлек белән эшләнә. Мәскәү матбугатында безнең суверенитет идеясен мәсхәрәләп язучылар арасында «зыялы» исемен күтәргән милләттәшләребез дә бар. Тукай үзләренең идеалсызлыгын заманга сылтаучылардан һәм мохиткә яраклашырга өндәүчеләрдән җәфа чиккән. Аның «Ваксынмыйм» шигыре бу яктан характерлы. Анда шагыйрь үз чорына киләчәктән торып бәя бирә:
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
- Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытында…
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә - мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Тукай – авылдан чыккан шагыйрь. Дөрес, ул шәһәр тәрбиясе алган. Аның шагыйрь буларак җитешүе, белем алуы, мөстәкыйль хезмәткә аяк басуы Уральски шәһәренә бәйле. Әмма татар халкының иң зур күпчелеге ул чорда авылда яшәгән. Шунлыктан шагыйрьнең авыл тормышы һәм авыл халкына мөнәсәбәте ул, гомумән, туган халкына мөнәсәбәте дә булып аңлашыла. Бу мөнәсәбәт аңарда мәхәббәт рәвешендә дә, катлаулырак та чагыла.
Менә аның «Сайфия» шигырен генә алыйк.
Тукай авылның фәкыйрьлегенә көенә. Картинаны ул кәеф – сафа чигүче байга контраст рәвешендә тасвирли:
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфисе.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлүм мужиклар семьясы.
Тукай иҗаты асылда төрки – татар шигъриятенең мең еллык үсешенә йомгак булып тора. Без моны Тукай шигъриятенең иҗат өчен мөһим булган барлык сыйфатларында да күрәбез. Менә иң беренче күзгә ташланган шигырь үлчәмен, шигырь калыбын гына алыйк. Тукай башлыча ике юллы шигырь строфасы белән эш итә. Шул нигездә эшләнгән лирик әсәрләрендә буйдан – буйга икенче юллары рифмалашкан газәл өлгесе дә, касыйдә калыбы да аңарда мул төрләндерелә. Мәсәлән, әле генә күреп киткән «Көзге җилләр» газәл өлгесендә эшләнгән. Шигырь үтәдән – үтә бер рифмага корылган очраклар Тукайда аз түгел. Форма мәсьәләсендә Тукай, бөтен мөселман Көнчыгышына хас булганча, гаруз системасы эчендә иҗат итә. Бу система буенча, строфаның төзеклеген иҗекләр саны тәңгәллеге, ритмик төзеклекне озын һәм кыска иҗекләрнең тәртипле чиратлашуы һәл кыла. Гаруз шигыре татар халык шигыреннән нык кына аерыла. Төп аерма икешәр юллы строфада гына түнел, башлыча ритмик тыныш - паузаларның сүз уртасына туры килүендә. Ягъни гаруз шигырен укыганда, ритмик буыннанрны саклау һәм шигырьнең музыкаль яңгырашын төгәл бирү өчен сүз уртасында да тыныш ясарга кирәк.
Ауропа шагыйрьләре белән фәлсәфи – хисси аваздашлык эзләве, Тукайның халәтенә, кичереш һэм гамәлләренә Байроннан, Һөтедән, Һәйне һәм Шиллердан, Пушкин һәм Лермонтовтан, Шекспирдан һәм бөек фикер иясе Толстойдан таяныч эстәве һәм табуы шагыйрьнең эзләнүләр процессы гөрләп барганын күрсәтмиме? Гомумән исә дә, Тукайның шигъри таланты лирика белән сатирада бердәй чагылуы дөнья шигъриятендәге Һәйнең талантын хәтерләтә.
XX йөз башында куәтле Тукай шигъри мәктәбе хасил була. Аның иң көчле вәкиле, әлбәттә, Шәехзадә Бабич. Ярсу һәм камил шигъри ритмда булсын, иман һәм инсани кичерешләрдә булсын, ул турыдан – туры Тукайдан үсеп чыга. Яшь Исәнбәтнең дә башлангыч чор шигърияте тулысынча Тукай шигъри тылсымы эчендә үсә.
Тукай иҗаты, аның феномены татар халкын даими кызыксындырып, әсәрләндереп, борчып, дулкынландырып килә. Соңгы вакытта нишләптер аның иҗаты белән махсус шөгыльләнү сүрелде дигән шелтә мотивы да яңгырый.
Әйе, бу икърарда халык бар. Дөрес, мин Тукайны гыйльми фикер дөньясында яктырту туктады, димәс идем. Мәсәлән, Тукай музее һәм вакыфы ел саен Тукай укулары уздыра, һәм шундый чара шагыйрьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ә инде шагыйрь иҗатын максатчан һәм даими тикшерүчеләр калмады, дигәндә, кызганыч ки, бу нигездә хак.
Тукай – ул даһи сүз сүрәтчесе. Мин дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер кызы. Әле беренче сыйныфка тәүге тапкыр атлап кергәндә даһи шагыйрьнең:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Cин туган тел аркылы,
дигән юлларын бөтен ихласлыгым белән кабатлавым исемдә. Минем күңелемдә Туган якны, газиз халкымны, Туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса”, мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәшләрне шуннан табам.
Тукай яшәгән чордан соң күп сулар акты. Тормыш алга бара, фән-техника үсә. Ә Тукайга булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә. Аның иҗаты һаман дулкынландыра, уйландыра, дәрт бирә, яшәргә ямь, күңелгә рухи азык өсти. Тукай иҗаты аша татар халкының шигъри рухы, иҗат сәләте, бай теле, батыр йөрәге ачыла. Бөек шагыйрь образы безнең күңелләрдә мәңге тере булып, биеклеккә, бәхеткә, гүзәллеккә рухландыручы көч булып яши.
Габдулла Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы һәм дәрәҗәле урын алган, әдәбият күгендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебезнең мактанычы, горурлыгы. Аңардан башка ХХ гасырның татар әдәбиятын һәм мәдәниятен күз алдына китерү мөмкин түгел.
Милләт өчен, аның иреге, әйбәт тормышы өчен көрәшүче Г.Тукай гаярь кеше булып күз алдына килә. Карап торырга оялчан гына булып күренгән шагыйрь заманының иң батыр кешесе булган, ачы хакыйкатьне әйтергә курыкмаган. Габдулла Тукай – халкыбызның таянычы, горурлыгы, йөз аклыгы, якты һәм мәңге балкып торган кояшы ул.
Язмамны башкорт шагыйре Сәйфи Кудашның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә энҗе сипте.
Простые летающие модели из бумаги
Браво, Феликс!
Глупый мальчишка
Как Снегурочке раскатать тесто?
Загадочная система из шести экзопланет