Вложение | Размер |
---|---|
stih.doc | 35 КБ |
Безнең сыйныф.
Таныш булыгыз дуслар,
Бу минем сыйныфташлар.
Белем алабыз бергә,
Икенче ел мәктәптә.
2 нче Г сыйныфында
Бик тырыш укучылар.
Укуда да алдынгылар,
Ярышта да җиңелмиләр.
Көй җырга да бик моңлылар
Биергә дә осталар.
Бер - беребезгә булышабыз,
Авыр чакта калдырмыйбыз.
Дуслык яши сыйныфта
Дуслык кадерен беләбез.
Безнең өчен тырыша бит
Укытучы апабыз !
Адиева Адилә
Бакый Урманче
исемендәге 2 нче гимназиянең
3 нче Г сыйныф укучысы
Туган җирем.
Туган җирем, үскән җирем
Якын шундый күңелгә.
Түбән Кама исемен йөртәм
Йөрәгемнең түрендә.
Чәчкә булып атсын,
Йолдыз булып янсын
Илебезнең зәңгәр күгендә.
Түбән Камам минем –
Туып үскән җирем
Алыштырмам сине бернигә.
Адиева Адилә
Бакый Урманче
исемендәге 2 нче гимназиянең
3 нче Г сыйныф укучысы
Шаян тузганак.
Әй, тузганак, тузганак,
Утырма әле уйнаклап.
Менә хәзер җил чыгар
Чәчләреңне туздырыр.
Җиңел очкыч- орлыклар,
Җил белән таралырлар!
Бакчабыз чүпкә батар,
Әниемә эш артыр.
Әйдәле, болай эшлик,
Җәйне бушка уздырмыйк.
Җыеп сине киптерик.
Син бит дару үләне,
Кулланырбыз кипкәнне.
Адилә Адиева,
Бакый Урманче исемендәге
2 нче гимназиянең
2 нче Г сыйныф укучысы.
Мактанчык Тузганак.
Борын-борын заманда яшел болында булган ди чәчәкләр иле. Бу илнең халкы гаҗәеп матур, татлы исле чәчәкләр икән. Шуңа күрә бу ил тирә-юньгә, бигрәк тә бөҗәкләр арасында, зур дан тоткан. Чәчәкләр дә узара бик дус, тату яшәгәннәр, ди. Тик менә Тузганак кына башка чәчәкләрдән аерым булырга тырышкан. Горур кыяфәт чыгарып, бертуктамый мактанып утыра икән.
Шулай мактана торгач көннәр үткәнен дә, үзенең алтын чәче агарып мамыкка әйләнгәнен дә сизмәгән.
Көннәрдән беркөнне болынга уйнарга җил малае Шаян килгән. Ул әле бер, әле икенче чәчәк белән шаяра, уйный икән. Зәңгәр Кыңгырауга кагылса – ул җырлаган, ә Ала Миләүшә җилгә биеп күрсәткән. Шулай уйный торгач Шаян җил Тузганак янына килеп җиткән. Аңа кагылуы булган, җиңел очкычлар һавага күтәрелеп төрле якка юнәлгәннәр. Тузганак хәлне бик тиз аңлап алган. Ул үзенең чәчсез башын әле бер яфрагы, әле икенче яфрагы астына яшермәкче булган. Тик барып чыкмаган.
Менә шунда гына мактануның яхшыга илтмәгәнен аңлаган Тузганак. Ләкин соң булган.
Адилә Адиева,
Бакый Урманче исемендәге
2 нче гимназиянең
2 нче Г сыйныф укучысы.
Мороз и заяц
Денис-изобретатель (отрывок)
Аэродинамика и воздушный шарик
Ребята и утята
Пчёлки на разведках