Р.Миңнуллинга Шагыйрь һәм Олы Шәхес буларак бәя бирә. Аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгели. Поэзиядә, хезмәттә, парламентта, милләтебезнең улы буларак талантлы шәхес булуын ассызыклый.
Вложение | Размер |
---|---|
r.minnullin.doc | 102.5 КБ |
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең
“2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
фәнни-эзләнү эше
“Р. Миңнуллин - күпкырлы
талант иясе”
Башкарды: Лениногорск шәһәре
2нче гомуми урта мәктәбе
8г сыйныфы укучысы
Сөләйманов Айнур
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гыйләҗева Ф.Х.
2012 нче ел
Эчтәлек
I.Кереш.--------------------------------------------------------------------------- 3
1.Р.Миңнуллинның милләт тормышындагы урыны.
2.Хезмәтнең максаты һәм бурычлары.
II.Төп өлеш. Р.Миңнуллин- күпкырлы талант иясе.-----------------------3
Беренче бүлек.---------------------------------------------------------------------3
1.1 Р.Миңнуллинның тормыш юлы.
1.2.Р.Миңнуллин – балалар шагыйре, балалар дөньясында игелекле зат.
1.3.Р.Миңнуллинның лирик шагыйрь буларак яктыртылуы.
1.4. Р.Миңнуллин шигъриятенең төп темалары
Икенче бүлек.--------------------------------------------------------------------- 10
2.1. Р.Миңнуллин – публицист, журналист.
2.2. Р.Миңнуллин – юмор остасы.
Өченче бүлек.----------------------------------------------------------------------12
3.1.Р.Миңнуллин- дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.
3.2.Р.Миңнуллин –гаилә җанлы шәхес.
III.Йомгаклау---------------------------------------------------------------------12
IV. Әдәбият исемлеге-----------------------------------------------------------14
I. Кереш.
Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Миңнуллин аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.
Ул – бер йодрыкка төйнәлгән, иҗатын бергә туплаган, максатында бөтенлек хасил иткән талант. Аңа олы, илаһи сәләт, бөек шәхесләрдә генә була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, тырышлык хас. Р.Миңнуллинның күпкырлы эшчәнлеге безне еллар үткән саен таң калдыра. Шунлыктан мин аның тормышын, иҗатын хәзерге вакытта, иҗаты чәчәк аткан чорда, өйрәнү бик зарури дип саныйм.
Хезмәтемнең төп максаты – Р.Миңнуллинга Шагыйрь һәм олы Шәхес буларак бәя бирү, аның татар әдәбиятында урынын билгеләү.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
-шагыйрьнең тормыш юлын кыскача бәян итү;
- күренекле шагыйрь, журналист, публицист, юмор остасы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак яктырту;
-чын гаилә башлыгы булуын күрсәтү;
Р.Миңнуллин нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, кечелекле һәм кешелекле олпат Шәхес булып кала ала. Тыйнак һәм сабыр, ипле, ихлас кеше буларак ул аерылып тора. Ул балалар шигъриятен югары биеклеккә күтәрде дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Бүгенге көндә аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр байтак. Әлеге хезмәтне язганда, минем тарафтан Ф.Сафин, Ф.Урманче, Р.Рахмани, Р.Корбан мәкаләләре кулланылды.
Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора. Керештә эзләнүнең гамәли әһәмияте, максаты, бурычлары күрсәтелә. Төп өлештә Р.Миңнуллинның эшчәнлеге, талантлы, фидакарь зат булуы яктыртыла. Йомгаклауда эзләнү нәтиҗәләре тәртипкә салына. Әдәбият исемлегендә файдаланылган чыганаклар булыр идем.
II.Төп өлеш. Р. Миңнуллин – күпкырлы талант иясе.
Беренче бүлек.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан аларның гаиләсе Кыпчак авылына күченә. Әтисе анда бераз эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең бала чагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, колхозда эшли. Икенче елда район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
Мәктәптән соң ике ел “Маяк” исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән шөгыльләнә башлавы шушы елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук “Башкортстан пионеры”, “Маяк” газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Бер-бер артлы матбугатта мәкаләләре, шигырьләре дөнья күрә. Әдәбиятка мәхәббәт аны Казанга алып килә.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде талантлы шагыйрь булып таныла. “Беренче карлыгачлар”(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 нче елда яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. М.Львов, В.Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 нче елда И.Юзеев “Татарстан яшьләре” газетасында яшь иҗатына
багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.
Иң беренче чиратта, Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала. Аның нәниләргә багышлап “Сөенсеннәр әле сабыйлар” һәм “Балачакка ешрак кайтыгыз” исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә(!) якын шигырь тупланган. Ул - балалар дөньясында үзен судагы балык кебек иркен һәм табигый, иркә һәм бәхетле итеп хис итә. Р.Миңнуллин, һичшиксез, тормышны, чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле, шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган, эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән шагыйрь. Автор туктаусыз эзләнә, балалар әдәбиятын яңа алымнар, ачышлар белән баета, яңа образлар тудыра. Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый: әйтик, ул пешергәч, кычытканның тәмләнүен (“Тәмле кычыткан”); самолетка сыймаган филне өйгә алып кайтып булмавы (“Кайтмый калдым чак кына”); ни хикмәттер, жирафның трамвайга керә алмавы (“Жираф”) һ.б. кызыклы күренешләр турында язарга ярата. Шагыйрь сүз уйнатуларга мөрәҗәгать итә (“Пират”,”Мичкә ягылган мичкә”), бөтенләй яңа сүзләр уйлап чыгара(“Ничекнигәниөчен”), үз иҗатында төрле мәзәк уеннар (“МИ-8А”, “Кем соң минем әби?”), төрле маҗаралы , сәер вакыйгалар уйлап таба (“Крокодил йомыркасы”, “ДТ-75 тракторының улына җырлаган бишек җыры”). Автор шәһәр балаларына һәрвакыт ниндидер маҗаралар белән бәйләнгән трамвай, автобус, зоопарклар турында сөйләсә, авыл балалары өчен шулай ук могҗизалы күренешләр булган бергәләп уйнау, бәрәңге алу, кичен көтү каршылау, сабантуйлар хакында мавыгып яза.[1] Шул ук вакытта ул Җиһандагы, Дөньядагы, Җир йөзендәге тынычлыкны, бердәмлекне саклау кебек мөһим проблемалар турында да балалар теле белән әйтә белә (“Тынычлыкның туган көне”, “Бөтендөнья балалары”, “Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе”). Балалар табигатьне кешеләштереп карыйлар, үзләре белән уртаклык эзләп, шигырь дөньясына чумалар, чынбарлыкның асыл йөзен аңларга тырышалар. “Кем ничек өлгерә?”шигырендә нәниләр карлыганның каралуын, кыярларның яшелләнеп, җиләкләрнең кызарып пешүен, кавыннарның саргаеп өлгерүләрен күреп ала. Шагыйрь яңа эзләнүләрендә үз иҗатын жанр ягыннан киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның тарафыннан иҗат ителгән “кечкенәкият”ләр шул хакта сөйли. “Шүрәлеләр турында, тылсымлы бабай турында һәм малайлар турында, тагын шүрәлеләр турында кечкенәкият”е, “Кояш, жираф һәм төлке турындагы кечкенәкият” ләре талантлы шагыйрь булуын тагын бер кат исбатлый. “Диңгезләр ни төстә?” шигырендә укучы, үзе дә сизмәстән, географик атамаларга килеп юлыга.
Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән – балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.
Р.Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе тора. 1976- 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен “Шигъри тәлгәшләр” тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан “Сабантуй” балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора. Аның татар балалар әдәбияты турында докладлар ясавын, язган мәкаләләренең дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган булуын, һәрдаим нәни укучылары белән очрашулар үткәреп торуын да биредә искә төшереп узмый булмый. Нәкъ менә балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1992 елда “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләк – Г.-Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, 1998 елда исә “Күчтәнәч” китабы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Болар барысы да шагыйрьнең нәниләр әдәбиятына игелекле хезмәт күрсәтүен һәм чын талант иясе икәнен исбатлый.
Р.Миңнуллин балалар күңелендә генә түгел, ә өлкәннәр тормышында да зур урын алып тора. 1976 елда чыккан аның ”Бәхетле булыгыз!” исемле
мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Бу китап авторга шактый уңыш
китерә. Әлеге китапка кертелгән “Әнкәй” шигыре аның иҗади визит
карточкасына әверелә. Бу шигырь символлашкан милли аһәңгә әйләнә, аның
30 елдан артык сәхнәдә яңгыравы –моның ачык мисалы. Моннан соң дөнья күргән “Сөенсеннәр әле каеннар”(1979), “Мәңгелек сәфәр”(1983), “Әниемнең ак чәчләре”(1986) китапларында уңышлы дебютын дәвам иттерә. Р.Миңнуллин шигырьләрен әрнүле балачак хатирәләренә таянып яза, бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Ул - әтисез үскән малай. Шунлыктан аның шигъриятенә әнкәй темасы килеп керә. Авторның сөекле Әнкәсенә багышланган шигырьләренең гомуми саны байтак. Аларның барысына диярлек көй язылган. Бу җырларны җырламаган, һич тә булмаса авыз эченнән генә көйләмәгән берәр татар кешесе бармы икән? “Әнкәй”,”Сөн буенда Әнкәй басып тора”, “Әнкәй хатлары”, “Син аларны яратырсың , Әнкәй” шигырьләрендә автор Әнкәй-Ана образын бик югары биеклеккә күтәрде. “Талбишек” шигырендәге Әнкәй моңы, Әнкәй көе Әнкәсенең бишек тибрәткәндәге көйләреннән күчкәндер. Ул бит аны үзе дә инкарь итми.
Миндә дә җыр яши икән,
Мөгаен, шул моңнандыр.
Нәкъ менә шуңа күрә дә Әнкәй-Ана образы шагыйрь иҗатында зур һәм мөһим урын алып торадыр да. Бу образ аша күп нәрсә әйтелә, күп нәрсәгә бәя бирелә, яшәү кыйбласы билгеләнә. Аның “әнкәй” дип язуында “әткәй” сүзләре дә ишетелә кебек. Бу темада Р.Миңнуллинның югалтулы ерак балачагы яшерелгән. Әтисенә багышлап язган “Аның моңы”шигыре дә тирән җәрәхәтле тойгыларның шигъри сүзгә әверелүен, бу моңның гомер буена илһам чыганагы булып калуын ачык күрсәтә. Ата-ана кешене якты балачагына кайтарып кына калдырмый, аны гомере буена озатып бара.
“Әнкәй-Әткәй”сызыгы. “Әнкәйгә әйтәм бит!”, “Күчтәнәч” “Син аларны яратырсың,Әнкәй!”, “Әнкәйләр тәрбиясе”. “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырьләрендә ана образына салынган мәгънә киңрәк.
”Әнкәй –язмыш”сызыгы. Тол хатынның язмышы бер генә-ул үз бәхетеннән баш тарткан, бөтен тормышын балаларына багышлый:
Күп булсак та, аз булсак та
Бишебез –биш язмышың!
“Синең язмышың”
“Әнкәй- бишек җыры” сызыгы. ( “Синең бишек җырларың”)Һәр ананың үзе генә белгән бишек җыры була.Ул җырдан күчкән моңсабый җанын үсеп буйга җиткәнче , кеше булганчы озата бара, нәселдән-нәселгә күчеп яңгырый.
“Әнкәй-кышкы кич” сурәте(“Кышкы кичтә”)
Безнең өчен әнкәй төне буе
Тегү тегә-үзе яшь әле.[2]
Р.Миңнуллинның әнкәйләр турында әсәрләре тулысынча диярлек автобиографик кичерешләренә нигезләнеп иҗат ителгән.Ул бу турыда менә нәрсә яза: “ Шигырьләремнең һәрбер юлы, Әнкәйне уйлап, һәрбер детале Әнкәйне искә төшереп, һәрбер хисе Әнкәйне сагынып язылган” .
Бу теманың тагын бер үзенчәлекле ягы- әнкәй образын Сөн елгасы белән бәйләве.
Сөн буенда Әнкәй басып тора.
Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә. ( “Сөн буенда Әнкәй басып тора”).
Шул рәвешле,Әнкәй образы Р. Миңнуллин иҗатында тормышны аңлауда тылсымлы бер ачкыч булып тора.
Аның әсәрләрендә су, тагы да төгәлрәк әйтсәк, су чыганагы булган челтерәп аккан чишмәләребез, зәңгәр күлләребез, гайрәтле елга, диңгезләребезне еш очратабыз.
Авторның һәркем белгән, яраткан, шагыйрьне татар халкы тарихы тирәнлегеннән килгән моң-көй агымы белән тоташтырган “Әнкәй” җыр-шигыренең юллары болай башлана:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан.
Сөн суында юган иң элек...
Шагыйрьнең үз фикеренчә, Сөн буенда тууның билгеле бер үз сере дә бар. Сөн яисә башка бер изге елга буенда туып та, шагыйрь булмый калу, гомумән, мөмкин түгел, дип саный ул. Димәк, Сөн елгасы үз ул һәм кызларына илһам чыганагы булып тора. Әле Роберт абыйның “Уфа – Казан юллары” китабында “Мин Сөн кошы” дигән аерым бүлек тә бар. Ул анда:
Мин Сөн кошы!
Ике канатымның
Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! – дип яза.
Сөннән шактый ерак яшәсә дә, аның күпчелек шигырьләре белән танышканда, шундый бер хис туа: ул Сөннән беркайчан да аерылмаган, һәрвакыт шул тирәдә яшидер сыман; һәрхәлдә - үзе өзелеп яраткан Сөн елгасын берөзлексез үзе белән бергә - йөрәгендә, күңел түрендә йөртәдер сыман тоела. “Сөн буена чакыру” шигырендә елга образы тирән мәхәббәт хисләре белән үрелеп килә, ә икенче бер шигырендә Сөн үзе якташ балаларын сагынучы роленә керә:
Агадыр да сагынадыр
Сөн сөекле сеңлесен.
Сине дә сагынмагачтын,
Сагынсың соң кемне Сөн?
Кечкенә генә булган Сөн елгасын Роберт Миңнуллин үзенең иҗаты аша бар дөньяга танытты. Аның өчен туган якларын сагынып, өзгәләнеп, яратып, кадерләп җырлый алуы зур бәхет. Шагыйрьнең үзен дә гүзәл Сөн елгасын данлаучы дия алабыз.
Безнең Татарстанда бернинди диңгез дә юк. Ләкин Роберт абыйның махсус диңгезләргә атап язылган шигырьләре дә бар: “Диңгез”, “Әдрән диңгез”, “Төнге диңгез”, “Көн. Диңгез. Гөл”, “Таулар. Диңгез” һәм башкалар. Аларда диңгезнең билгеле бер халәте, күренеше чагылдырыла: кайберсендә ул тыныч, буйсынучан, кайвакыт ярсу, үзсүзле. Кайбер әсәрендә автор үзенең уй-кичерешләрен диңгез белән уртаклаша.
Халык җырларында тыйнак кына урын алган Идел Роберт Миңнуллин шигъриятендә сирәк очрый. Мин “Иделебез” шигыреннән юллар тәкъдим итәм:
Идел безнең
Диңгезебез!
Идел безнең
Нигезебез,
Офыгыбыз,
Киңлегебез!
Ә менә Агыйдел исеме аның иҗатында бик еш очрый: “Агыйдел кызы”, “Белмәсен Агыйделең”, “Агыйделдә” һ.б.
Икенче бер шигырендә ул башка төрле кичерешләр белән уртаклаша:
Бүген якты Агыйделнең
Патшасы да, колы да мин.
Бүген бәхет – минем кулда,
Бүген бәхет кулында мин.
Агыйделне изгеләштерүгә багышланган “Агыйделдә” шигыренең төп проблемасы – мәңгелек хис булган мәхәббәт. Аны Роберт Миңнуллин шул ук Агыйдел образы белән гәүдәләндерә:
Сүнә калса, хисләреңне
Агыйделдә яңарт икән.
Бөек Гашыйк булыйм дисәң,
Агыйделдә ярат икән!
Шагыйрьнең “Белмәсен Агыйделең...” шигыре аерым бер игътибарга лаек. Ул Хәсән Сарьян истәлегенә багышланган. Анда сүз шагыйрьнең үлеме турында бара. Шуңа күрә әсәр баштан ахырга кадәр бик моңсу яңгырый:
Сыгылып елый сентябрь...
Елаудан нинди файда?!
Агыйдел дә үкси микән
Еракта - әллә кайда?
Су, Диңгез, Елга – ул төрле дөньялар чиге. Әлеге шигырьдә Агыйдел татар дөньясының иң мөһим атрибутларыннан берсе буларак күрсәтелгән. Ул лирик герой күңелендәге сагыну – сагыш хисләрен чагылдырып килгән.
Кечкенә генә, тар гына Сөн елгасының исемен телгә алуга, күз алдына Роберт Миңнуллин үзе, аның искиткеч матур туган ягы, каен урманнары килеп баса, ә үз шигырьләрендә автор тар гына, сай гына Сөн елгасын бу дөньяның иң зур, иң мәшһүр елгалары белән бер дәрәҗәгә күтәрә:
Ә ул безгә кирәк! Матур хисләр,
Матур Идел кирәк, матур Сөн.
Сөнне якын туганы дип дәшә шагыйрь. Хәтта бик ерак диңгездә дә ул Сөн дулкынын таный ала, шуның аркасында ерактагы диңгез дә аңа якынаеп китә. Бу хакта ул “Сөн дулкыны” шигырендә әйтеп үтә:
Яраттым диңгез һавасын,
Ул дулкынын, ул комын...
Шул дулкыннар арасында
Таныдым Сөн дулкынын.
Роберт абый кайда гына булса да, нинди генә мәшәкатьләрдә, борчуларда булса да, аның күңеленең бер почмагында Идел-Агыйдел-Сөн, шуларның төрле чаклары, дулкыннары, үзгәрешләре, шуларга булган саф һәм изге хисләре яши.
Чишмәләр чылтыравыннан
Дөнья җырларга тора.
Ныграк басып биесәң дә
Чишмә чыгарга тора...
Үзем дә җырлыйм, чылтырыйм
Күңелләр тулган чакта.
Ничек инде җыр тумасын
Чишмәләр туган якта! (“Безнең як чишмәләре”)
Р.Миңнуллинның иҗатында зур урын алып торган тема- туган як темасы. Ул туган авылына багышлап тулы бер шигырьләр циклы иҗат итә. Автор шигырьләрендә туган авылы, авылдашлары тасвирлана. Еш очрый торган образларны - ак каен, чишмә, учак, гомер җырын уңышлы куллану да шагыйрьнең осталыгын күрсәтә. Башка әдипләр кебек үк, ул иҗатында татар һәм төрки-татар шигърияте өчен уртак сюжетлардан, образлар системасыннан һәм шигъри алымнардан, аеруча борынгы фольклордан, мифологиядән киң файдалана. Автор аларның һәркайсына үзенчә якын килә, үз карашлары нигезендә ачыклый.
Р.Миңнуллинның мəхəббəт лирикасы образлар тыгызлыгы, тойгылар сафлыгы, ихласлыгы белəн аерылып тора. Аның лирик герое ярата, сагына, газаплана, кайчак шаярып та ала. Мəхəббəт лирикасында шагыйрь табигатенə хас җорлык, шуклыгы төрле төсмерлəрендə балкып китə. “Хатын-кызларга”, “Бер кызга”, “Оялам”, “Авылым кызларына”, “Лирик шаяру” кебек əсəрлəр нечкə ирония, афористик үткер детальлəр һəм
нəтиҗəлəргə корылган. Мəхəббəт – үзара аңлашу кешене яшəртə, лəкин аның сагышы саргайта. Р.Миңнуллинның “Төшемə кер!”, “Соңлау”, “Сөюнең соңгы поезды”, “Бəлки” шигырьлəре аерылышу ачысы, сагыш моңнарыннан үрелə.
Р.Миңнуллин татар милләте турында борчылып уйга чума, уйлана. “Татар өмете” бүлегенә кергән “Бүгенге хәлләребез”, “Юкмы берәр яртың?”, “Үз илендә”, “Гасыр ахыры” һ.б. шигырьләрендә милли чарасызлык, тирәнәеп барган заман авыруы тасвирлана. Һәр шигырендә ул үзе булып кала. Авторның ярату-нәфрәте дә, канәгатьсезлек-үпкәсе дә йомшак аһәң, тыйнаклык белән сугарылган.Үзенчә әйтсәк –рухы “әниләр тәрбиясе” аша узган.
Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә. Һәр шигырен укыганнан соң, шагыйрьнең шигъри осталыгы сокландыра. Ул лирик алымнарны урынлы файдалана, шигырьләре тирән эчтәлекле килеп чыга. Шунлыктан авторның шигырьләре композиторларның да игътибарын җәлеп итәдер. Бу урында аның 300(!)ләп шигыренә көй язылуы, һәр ел диярлек җыр фестивальләрендә лауреат исеменә лаек булуы турында искәртеп китәргә кирәктер.
Икенче бүлек.
Р.Миңнуллин иҗаты хакында сөйләгәндә аз искә алына торган өлкә - ул публицистика. ”Милли репертуар кирәк!”, “Телсез татар кемгә кирәк?”, “Зәңгәр экран нигә соры?”, “Телне без берләштерергә тиеш!”, “Бала да- Кеше!” кебек, тормышыбыз һәм әдәбиятыбызның көндәлек мәсьәләләрен күтәргән дистәләрчә мәкаләләре һаман актуаль, әдипкә карата ышаныч тудыралар. Бу урында Р.Миңнуллинның бик күп шагыйрьләргә багышлап язылган цикллары булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Аның Г.Тукай, С.Хәким, Н.Исәнбәт, Ә.Еники, И.Юзеев, Ш.Галиев, Башкортстан шагыйрьләреннән Н.Нәҗми. М.Кәрим, Ә.Атнабаевка һ.б. дистәләгән әдипләргә багышлап язылган язмалары, шигырьләре тирән мәхәббәт, эчкерсез мөнәсәбәтне күрсәтә.
Калдырып шигырьләреңне
Агыйделне,Уфаңны.
Ишетүгә килеп җиттең
Күрергә дип Туфанны.(“Башкорт шагыйре Наҗар ага Нәҗмигә”).
Сандугач сайраган җиргә
Якты моң кунып кала.
Кайда сайраса да, ул бит
Сандугач булып кала.( Кайда сайраса да” . Мостай Кәримгә)
Ул аларга “син” дип эндәшә, һәрберсенә җылы сүз табарга тырыша. Милләттәш шагыйрьләребезнең туган җирләрен барларга чакыра (”Шагыйрьнең туган җирләре”). Шулай ук аның Х.Туфанга багышланган шигырьләре дә игътибарга лаек (“Аккош күлендә декабрь”, “Туфан урамы”, “Аккош”).
Мәдәният дөньясында бергә кайнаган дуслары Р.Яхин, С.Садыйкова, Р.Әхиярова, Ф.Вәлиәхмәтов, З.Сәхәбиеваларга аталган шигырьләре дә җылы мөнәсәбәттә язылган. Каләмдәшләре, сәнгать әһелләре хакында язмалары, төрле рецензияләре дә игътибарга лаек.
Әйтергә кирәк, Р. Миңнуллин әле юмор өлкәсендә дә зур техник осталык күрсәтә. Аның очлы күзе, үткен теле, төгәл фикере, лирик тоемлавы, тел белән оста эш итә белүе ярдәмгә килә торгандыр. Бу каләмдәшләренә язылган эпиграммаларда аеруча нык сизелә. Р.Миңнуллин - көчле юморист, сатирик, үткен карашлы рәссам. Әлеге жанр аның иҗатында аерым урын алып тора. ”Дуслар- үзебезнеке” бүлеге – шуның бер мисалы.
Күп сөйлисең, сине тыңлап
Кайный бит сару гына.
Сандугач сөйләшми бит ул
Сандугач сайрый гына.(“ Концертта күп сөйләшүче җырчылар колагына”).
Бу әдәби, мәдәни чор
Үзгәрер микән әзрәк:
Сәнгатьтә төп жанр-такмак,
Әдәбиятта –мәзәк.( Каләмдәшләргә”)
Эпиграммаларында, котлау, багышлауларында үткен күз, төгәллек, сәнгать көче, үз уйнату осталыгы, сәнгати усаллыгы, гражданлык позициясе ачык чагыла.
Р. Миңнуллинның журналистлык эшчәнлегенә күз салмасак урынсыз булыр иде. Аның бу өлкәдә табигатьне саклауга, игенче хезмәтен олылауга, Башкортстан белән мөнәсәбәт һәм уртаклыкны яктыртуга, ятим балалар тормышы проблемаларын чишүгә багышланган язмалары җитәрлек. Алар 1998 нче елда басылган “Шагыйрь генә булып калалмадым” китабында тупланган. Бу китап белән танышкач, аның кабаттан өч эшчәнлеге белән таныша алабыз. Әлеге язмаларда ул эшчәнлекләрнең кайбер фрагментлары гына ялтырап китә. Шулай да аның турында фикер йөртергә кыйммәтле язма материал булып хезмәт итәләр. Биредә төрле елларда басылып чыккан китапларга рецензиялщр, проблемалы тәнкыйть мәкаләләре дә кергән. 1999нчы елда чыккан” Мин – нечкә күңелле сәясәтче” китабында нигездә Татарстанның халык депутаты буларак ясаган чыгышлары, язган мәкаләләре, биргән интервьюлары тупланган. Алар аның шәхес үзенчәлеген ачу ягыннан гаять кызыклы.
Өченче бүлек.
Миңнуллинны халык депутаты, Татарстан Республикасының Дәүләт Советында милли мәсьәләләр буенча Даими комиссия рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары буларак та беләбез без аны. Татарстан халкы тормышы
өчен байтак әһәмиятле кануннар да аның катнашында кабул ителде. Әсгать Галимҗанов кебек игелекле затларны илгә таныту, аның үрнәгенә башкаларны ияртү шикелле матур башлангычка нигез салу кебек хезмәт турыдан-туры Р. Миңнуллинның исеме белән бәйләнгән. Шулай ук ул ятим һәм караучысыз калган балаларга ярдәм оештыру эшләрен дә үз кулында тота. Болар әле ул башкарган эшләрнең кайберләре генә.
Р.Миңнуллин – тормышта гади татар кешесе. Ул - сабыр, ипле, кешелекле, миһербанлы, гаилә җанлы шәхес. Хатыны Клара белән алар ике бала үстереп аякка бастырганнар. Балалары - Алмаз, Таңсылу әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермиләр. Р.Миңнуллин – яхшы ир дә, кайгыртучан ата да, сөекле бабай да. Акыллы киңәшләре белән белән гел сөендереп тора ул якыннарын. Гаделлеге, эш сөючәнлеге, тырышлыгы, ягымлылыгы өчен дә яраталар аны.
III. Йомгаклау.
Хезмәтемне йомгаклаганда, шуны искәртеп үтәсем килә: чыннан да, Р.Миңнуллин – күпкырлы талант иясе. Талант ул, тыйнак кына калып, үзеңнең матурлыкка, киләчәккә булган мөмкинлекләреңне раслау. Ә Р.Миңнуллин моны поэзиядә дә, хезмәттә дә, парламентта да, милләтебезнең улы буларак та раслап күрсәтте. Бу мөхтәрәм зат һәр тармакта үзенең саллы сүзен әйтте. Аның эшчәнлеген күз алдына китергәч, “Ничек моны бер кеше булдыра ала икән?!” –дип аптырап куясың. Иҗади хезмәтләре белән танышкач, аның талантының күпкырлылыгын, иҗатының киң колачлы булуын күреп сокланасың. Иң әһәмиятлесе - нинди генә премияләр, дәүләт бүләкләре алса да, һәрчак Чын Кеше булып калган кыйммәтле сыйфатлар бар аңарда. Ул Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да популяр. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Башкортстанда “Китап” нәшрияты аның сувенир кесә китабын чыгарды. Р.Миңнуллинны яраталар, үз итәләр. Аның шигырьләрен балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, зур тамаша залларында да яңгыраталар. Һәр концертта бу күренекле шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкаралар. Шулар арасында аның кабатланмас иҗатына баш июче мин дә бар. Кечкенәдән үк мин аның шигырьләренә гашыйк. Әле укый да белмәгәндә, әни, Р.Миңнуллин шигырьләрен укып, мине көлдерә торган иде. Безнең өй китапханәсендә аның бик күп китаплары тупланган. Күңелем төшкәндә, ялгыз калганда, мин аларны кабат кулыма алам. Газиз дә, кадерле дә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин!
Файдаланылган әдәбият:
Рахмани Равил.Талантлар ничә төрле. –Мәйдан.- 2003.- №9.-93-107 б.
[1] Ф.Урманче Шигъри осталык серләре.-Казан: Мәгариф, 2005
[2] .Миңнуллин Р.М.Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...-Казан:”Мәгариф “нәшрияты, 2002.-157-158 б.
Шум и человек
Как нарисовать китайскую розу
Мастер-класс "Корзиночка"
Рисуем домики зимой
Домик зимней ночью