Күренекле әдип Ш.Маннур татар әдәбиятын, аның телен үстерүгә зур өлеш керткән шагыйрь. Аның поэзиясендә сурәтләү чараларын фәнни тикшерү аеруча актуаль.
Максатым шагыйрьнең реалистик hәм романтик үзенчәлекләргә ия булган шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә анализ ясау. Әдип шигырьләрендә образлы, предметлы сурәтләү чараларын барлау.
Әдәби әcәp теленең иң зур, иң күп өлешен төгәл, туры мәгънәле сүзләр алып тора. Олы художник тасвирында үтә гади сүз дә яңа нурлары белән балкып китә.
Вложение | Размер |
---|---|
sh.mannur_poeziyasend_surtlu_charalary.docx | 24.43 КБ |
ШӘЙХИ МАННУР ПОЭЗИЯСЕНДӘ СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
Күренекле әдип Ш.Маннур татар әдәбиятын, аның телен үстерүгә зур өлеш керткән шагыйрь. Аның поэзиясендә сурәтләү чараларын фәнни тикшерү аеруча актуаль.
Максатым шагыйрьнең реалистик hәм романтик үзенчәлекләргә ия булган шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә анализ ясау. Әдип шигырьләрендә образлы, предметлы сурәтләү чараларын барлау.
Әдәби әcәp теленең иң зур, иң күп өлешен төгәл, туры мәгънәле сүзләр алып тора. Олы художник тасвирында үтә гади сүз дә яңа нурлары белән балкып китә.
Образлы, предметлы сурәтләү чаралары арасында аеруча эпитет hәм чагыштыруларның шагыйрьнең шигырьләрендә күп кулланылуын күpә алабыз:
Яшик әле шундый гүзәл итеп,
Сокланырлык итеп туганнар,
Сөенерлек итеп якын дуслар,
Көенерлек итеп дошманнар!
Мисалдагы әлеге эпитет әсәрнең моңын, билгеләүдә бик актив роль уйнаганлыгын күрсәтә.
Шагыйрь үз иҗатында сурәтлелек тудыруда иң актив файдаланыла торган чараларның берсе эпитетларны файдалана. Алар күп төрле hәм сурәтлелек тудыруда катнашучы башка чаралар белән катнашып, аралашып киләләр:
Мин елмаеп киләм ярларыңа,
Һәм сокланып карыйм өстенә,
Мин гашыйкмын сиңа, гүзәл диңгез!
Мин сөямен сине мәңгегә.
Ш. Маннур үзенең шигырьләрендә оксюмороннарны да мул куллана.
Шатлык белән кайгы бергә кавышыр,
Кочаклашыр яшь hәм елмаю.
Бу кичәдә яңгырар сөенү җыры
Һәм сызылыр әкpeн моңаю.
Шагыйрьнең «Таң алдында» шигырендә лирик геройның үлем белән бергә йөрүе турында әйтелә:
Исән, җаный, бөтен җирләрем!
Үлем белән бергә йөрсәм дә.
Мин дошманга ирек бирмәдем,
Үзен байтак дөмектерсәм дә.
Ш. Маннурның шигырьләрендә иң еш очрый торган троп төрләренең берсе - чагыштыру. Иң - иң татлы шәрабтан да,
Дошманыңны җиңү татлы ул.
Тиң бәхетле гомер кебек татлы,
Чын мәхәббәт кебек якты ул.
Mәк чәчәге алсу-алсу,
Алсулыгы сөйкемле.
Алсу йөзең балкып тора,
Mәк чәчәге шикелле.
Чагыштырулар, күренешкә җанлылык бирү белән бергә, эмоциональ мөнәсәбәт белдерерлек, әсәpгә билгеле бер мәгънә, моң, сирпелерлек итеп сайланалар. Ш. Маннур болай ди:
Җырлый - җырлый үлгән безнең, Тукай,
Чын намуслы улы халыкның;
Yткән чорның моңлы тургае ул,
Хәбәрчесе – безнең шатлыкның.
Алга таба мисал итеп бирелгән чагыштырулар шагыйрьнең, теләктәшлек хисләрен сиздерәләр.
Сез йөрисез үлем кырларында
Чын сугышчы егет шикелле.
Мәхәббәт hәм шәфкать биреп безгә,
Сез җиңәсез шыксыз үлемне
Чү, йөрәгем, син ярсыма болай,
Сикереп чыгар төсле ашкынма.
Капыт Иделнең якты суларына
Канатлы кош кебек талпынма.
Meнә шушындый гади чагыштырулар Ш. Маннурның күп шигырьләрендә очрый.
Шагыйрь үзенең иҗатында пейзаж образлар системасын, композицион алымнарны, рифма hәм ритмика чараларын оста куллану белән бергә тропларны шактый профессиональ, оста куллана.
Тропларның төрле формалары ярдәмендә лирик геройның кичерешләрен калкулатып күpсәтүгә ирешә аның текстларында троплар (метафора, метонимия, гипербола, литота, ирония hәм башкалар) гадәттәгечә ике кисәкле сүз тезмәләреннән төзелгән: беренче кисәге туры, икенче кисәге - күчерелмә мәгънәдә киләләр.
Машинаның канатына басып,
Җилгә куеп егет күкрәген,
Җилкәсенә автомат асып,
Бара тыңлап туплар күкрәвен.
Метафорада исә төп сөйләм объекты башка гыйбарә тарафыннан йотыла, сөйләмдә күренми. Ләкин күңелдә шул сөйләм объектын аңлыйбыз.
Җирәнәм мин синнән,
Кит каршымнан!
Югал тизрәк, тәмуг сакчысы
Беткән җанлы «ари» хәерчесе,
Эшсез калган үлем ялчысы.
Туры мәгънәле сүзне алыштырып килгән, аның белән өлешчә бәйләнешле сүз метонимияне фикерне җыйнак, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә:
Син яраткан тәңкә карлар ява,
Әкрен генә иртән уйнаклап....
Сагындыра синең юклык янда, -
Юл яручы юклык киң атлап.
Җир тирбәлә әкрен дулкын белән,
Чуен айгыр шаулап үткәндә.
Сәлам әйтәм, йомшак дала жиле
Тәрәзәмә кагылып киткәндә.
Ш. Маннурның иҗадында шулай ук махсус сурәтләү чараларының үзенчәлекле тагы бер төркеме гипербола hәм литота үз урынын алган:
Кояш
Кочак - кочак нурлар ташлый,
Безнең дөнья нурга күмелгән.
Meнә язның, киң - киң колач җитмәс,
Тиңсез матур зәңгәр күгеннән
Салмак кына, тирән эрелек белән
Ак самолет килә күкрәнеп.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Ш. Маннур шигьриятенең сәнгатьчә җитлегүе, эчтәлек hәм форма берлегенә, гармониясенә ирешүе, актуаль - тормышчан яңгыраулары, аларның сюжет hәм композицион бөтенлеге, барлык тел - сурәт чаралары байлыгын, поэтик активлыгын даими бер максатка буйсындыру белән тудырыла диеп әйтә алабыз. Бу, әлбәттә, шагыйрь шигырьләренең популяр, халыкчан булуын ассызыклый.
Хризантема и Луковица
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Шум и человек
Рисуем домики зимой