Сочинение « Россия тарихында минем якташларым » дигән Республика күләмендәге конкурска әзерләнде.
Вложение | Размер |
---|---|
uzen_turynda_uylama.doc | 57.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи урта гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Тема:
« Россия тарихында
минем якташларым »
Укучы: 11А сыйныфы укучысы
Алимова Алсу Шәүкәт
кызы
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Ибраһимова
Фидания Рәкыйп кызы
2012 ел
Үзең турында уйлама
Илең турында уйла
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.
Ф.Кәрим.
Бәхетле бул, балам! Җирдә кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда”.
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнахсыз чиста күзләренә карап аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле булуына ышаныр идеме икән аналар?
Бәхетле бул, балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канечкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.
Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр – ветераннарыбыз бар. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз бармак белән санарлык кына калып бара. Шул ветераннар арасында безнең күрше бабае да бар иде.
Әгәр исән булса, күршебезгә быел 91 яшь булыр иде. Үзенең озын гомерендә ул бик күпне кичергән. Исән вакытында безгә, күрше-тирә кызларына һәм малайларына, төрле киңәшләре белән булышкан, тарихтан байтак сабак биргән “аяклы тарих” иде ул бабай. Күрше бабайның истәлегенә, бу язмамда аның тормыш юлын яктыртасым килә.
1921 нче елның 28 нче декабрь көнендә Әхмәдулла улы Гыйбадуллалар йортында ир бала дөньяга килә. Ул гаиләдә беренче бала булып туа. Мотыйгулла дип исем кушалар. Аннан соң өч кыз һәм бер малай дөньяга килә. Гаилә ишле була. Өлкән бала булганлыктан Мотыйгулла бабай бик иртә кул арасына керә башлый. Унбер яшьтә ул сука тотып җир сукалый, атлар карый, төрле эшләрдә булыша. Авыл мәктәбендә дүрт ел белем ала. Яңадан укуын дәвам итәргә мөмкин булмый. Унсигез яшенә кадәр ул төрле эшләрдә эшләп, туган авылында яши. Унсигез яше тулгач, 1940 нчы елны армия хезмәтенә алына һәм Брянс шәһәренә җибәрелә. Ул анда шофер һөнәрен үзләштерә. Ике айлык курсларда укып, кече командир исемен ала. 1941 нче елны аларны Белоруссиягә җибәрәләр. Авылдашым хезмәт иткән полк Белоруссия белән Польша чигендә була. Унсигез көннән соң сугыш башлана.
Мотыйгулла бабай, ул вакытта булган хатирәләрне искә төшергәндә дулкынлана, тавышы үзгәреп китә иде. Чөнки аларның полкы беренчеләрдән булып дошман атакасанына дучар була. Бу хакта ул: “Утызынчы июнь көне иде. Без Польша чигендә туктадык. Якында гына урман бар иде. Менә кинәт әллә каян самолет тавышлары ишетелде һәм без еракта немец танкларын күрдек. Шулай итеп, бу минем беренче тапкыр сугышны күрүем иде”,- дип искә төшерә иде. Сугышның башланганын да аңлап җиткермәгән яшь солдатларның күбесе һәлак була. Бер төркем сугышчылар, немецлар басып алган җирдә, чоганышта калалар. Алар арасында Мотыйгулла бабай да була. “Безнең взводтагы утыз кешедән уникесе генә калды. Безнекеләр инде чигенгәннәр иде. Ә без, калган унике кеше, чолганышта калдык. Шулай да, атыша торгач, урман аша китә алдык. Дүрт көн буе үзебезнең фронтны эзләдек. Өченче көн дигәндә, безне бомбага тоттылар. Шунда бомба кыйпылчыгы тиде һәм мин аңымны җуйдым. Аңыма килгәндә, мин госпитальдә ятам, ә янымда иптәшләрем утыра иде”,- дип сөйли иде ул.
Шушы хәтирәләрне тыңлаганда, минем күз алдыма “А зори здесь тихие” дигән кино эпизодлары килеп баса.Анда да бит безнең сугышчыларыбызның батырлыгы сурәтләнә.
Мотыйгулла бабай госпитальдә ике ай ята. Терелгәч, Орлов,Варшава өчен барган сугышларда катнаша. 1942 нче елны немецлар Орловка килеп җитә. “Безне, бөтен машиналарны, орудияләрне калдырып, самолетлар белән Томбовка алып киттеләр. Бу елны немецлар пехотасы Мәскәүгә кергән иде. Шул вакыт Сталиннан “Хөҗүм башларга” дигән яшерен приказ килде. Безнең төп көчләрне Мәскәүгә ташладылар. Шушы ук елны безнекеләр немецларны Мәскәүдән кудылар.
1943 нче елны без Украинага җиттек. Безнең отряд һәрвакыт аэродромда. Монда дүрт зениткасы бар иде. Шуның берсендә мин командир һәм шофер.
Украинадан соң безне яңадан Белоруссиягә җибәрделәр. Монда миңа 37 мм. калибрлы тагылмалы зенитка бирделәр. 1943 нче елның ахырында без Брестка барып җиттек. Анда бик каты бәрелеш булды. Минем отрядтагы ир солдатларны алгы сызыкка җибәрделәр. Алар урынына алты кыз солдат бирделәр. Без, аэродромда, немец солдатлары килеп бомбага тотмасын дип, каравылда тордык. Берничә айдан Польша чигенә килеп җиттек. Монда аэродромны көне-төне 30-40 шар немец самолеты бомбага тота иде.
1944 нче елны без урнашкан җиргә якын гына бер кечкенә генә авыл бар иде. Айга бер мәртәбә без шунда мунча керергә бара идек. Шулай итеп, кызлар бер көнне мунчага төшеп киттеләр. Менә бер заман бик күп немец самолетлары килеп, бомба яудыра башлады. Безгә “Самолетларга атмаска!” дигән приказ бирелде. Шулай да мин ноктага килгән самолетка прицелны төзәдем дә ата башладым. Миңа очып килгән самолет өч-дүрт чакрым ераклыкта төшеп шартлады. Ун минутлык интервал белән тагын берничә тапкыр аттым. Шулай итеп мин алты немец самолетын бәреп төшердем. Бу атыш ике сәгать барды. Нәтиҗәдә, үзебезнең самолетларны шартлаудан коткарып калдым.
Калган самолетлар очып киткәч, минем яныма полк клмандирының машинасы килеп туктады. Мин куркып калдым. Чөнки приказга каршы килеп аттым. Ләкин мин бит бөтен бер аэродромны шартлаудан коткардым. Бу уй миңа үземне кулга алырга көч бирде. Командир, машинадан чыгып минем алдыма туктады да, сүз кушты:
Дөрестән дә, ике айдан соң аңа “Батырлык өчен” медале бирәләр. Озакламый, Варшаваны алган өчен, тагын медаль белән бүләклиләр. Мотыйгулла бабай хезмәт иткән полкны 1944 нче елны Польшада бер аэродромга урнаштыралар. Чираттагы бомбага тоту вакытында, алар яңадан чолганышта калалар. Бу хакта ул болай дип искә төшерә иде: “Немец блиндажында өч көннән артык ач яттык. Безгә көненә берәр кружка су бирәләр иде. Дүртенче көнне безне коткардылар.” Шушы чолганыштан соң аңа “Көрәштәге батырлыгы өчен” медален бирәләр.
1944 нче ел урталарыннан алып Кызыл Армиянең бөек азат итү походы башлана һәм бу поход фашизм тираниясына каршы көрәштә Европа халыкларына турыдан туры ярдәм итә. Кызыл Армия белән бергә поляклар гаскәре , Чехославакияләр корпусы, Румыннар дивизиясе, Югославлар бригадасы үз ватаннарын азат итү өчен көнбатышка таба юл тота.
Кызыл Армияең 1944 нче елдагы җиңүләре аның гитлерчылар гаскәрләреннән бөтен яктан өстен булуын кире кага алмаслык итеп күрсәтә. Дошманга ударларны ул үзе өчен уңайлы урыннарда һәм дошман барыннан да азрак көткән җирләрдә ясый. Совет гаскәрләре дошманны сөреп чыгару белән генә чикләнми, бәлки аны камап алып юк итә бара. Совет сугышчыларын изге совет җирен азат итү, Европаның коллыкка төшерелгән халыкларына ярдәм күрсәтү кебек бөек һәм игелекле максатлар рухландыра.
Сугыш бетүгә таба барган вакыт. Кызыл Армия Балтик диңгезеннән алып Карпат тауларына кадәр сузылган 1200 километр озынлыктагы гаять зур фронтта 1945 нче елның 12 нче гыйнваренда соңгы, хәлиткеч һөҗүмен башлый. Бу һөҗүм гаять зур колачлылыгы, киң маневрчан булуы белән, ударларның гаять көчле һәм тирән, хәрәкәт темпларының югары булуы белән аерылып тора. Совет гаскәрләре бөтен Польшаны һәм Венгрияне оккупантлардан чмстарталар, Чехославакияның һәм Австрияның шактый өлешен азат итәләр, Дания халкына Гитлер тираниясен алып ташларга ярдәм итәләр. Сугыш хәрәкәтләре Германиянең үз территориясенә күчерелә. Уналтынчы апрельдә Берлин операциясе башлана. Совет гаскәрләренең куәтле һөҗүменә гитлерчылар оборонасы каршы тора алмый. Сугыш Германиянең башкаласы янына ук килеп җитә. Берлин урамнарында ун көн буена каты бәрелешләр бара. Совет сугышчыларының батырлыгы һәм сугышу осталыгы торган саен ачыграк күренә. Алар, дошманның каршылык күрсәтүен сындырып, рейхстагны камап алалар. Утызынчы апрельдә күп кенә Совет сугышчылары бина эченә үтеп керәләр һәм аның колонналарына, фронтоннарына, тәрәзәләренә кызыл флаглар эләләр. Беренче май таңында инде рейхстаг өстендә Җиңү Байрагы җилферди. Берлинның бирелүе гитлерчылар рейхының бетүе дигән сүз була. 1945 нче елның 8 нче маенда Германия һичсүзсез капитуляция ясавы турындагы актка кул куя. Икенче көнне, 9 нчы майда, Совет гәскәрләре соңгы операцияләрен төгәлләделәр – немец-фашист армиясенең Чехославакия башкаласы Праганы камап алган группировкасын тар-мар итәләр. Егерме дүртенче июньдә Мәскәүдә Кызыл Мәйданда Җиңү Парады була.
Мотыйгулла бабай да җиңүне Берлин шәһәрендә каршы ала. “1944 нче елның сентябреннән алып сугышның ахырына кадәр мин полк командирын йөрттем. Командир белән бик дус идек. Берлинга үзебезнең машина белән барып җиттек”,- ди ул.
Безнең илебез җиңү таңын зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән каршылый. Юк, җиңел генә бирелми тынычлык. Сугыш еллары эзсез калмаган. “Берлинны алган вакыттагы пуля, снаряд тавышлары унбиш ел буе колактан китмәде. Төннәрен, фашист пулясыннан җан биргән иптәшләрне, бомбага тотучы самолет улаган тавышларны ишеткән кебек төшләнеп, куркып уяна идем”,- дип сөйли иде күрше бабаебыз. Сугыш беткәч тә ул әле Берлинда тагын бер ел хезмәт итә. 1946 нчы елны гына үзенең туган иленә әйләнеп кайта.
Сугыштан кайткач, Мотыйгулла бабай өйләнеп, гаилә корып яши башлый. Сугыштан соңгы еллар бик авыр була. Тик авырлыкларга күнеккән, сугышта чыныккан фронтовикны тыныч тормыш авырлыклары һәм мәшәкатьләре куркытмый. ул бер эштә дә сынатмый. Кышларын урман кисеп, агач чыгарса, җәйләрен комбайнда эшли. Егерме җиде ел буе туган як басу-кырларында комбайнчы булып эшләвен искә ала иде күрше бабай. Ул әле лаеклы ялга чыккач та, көченнән килгән кадәр, совхозда төрле эшләрдә булышкан.
Мотыйгулла бабай бик тә тынгысыз җанлы кеше иде. Ул өйдә һич кенә дә тик тормый: җиләк-җимеш үстерергә ярата, йорт тирәсен төзекләндереп тора иде. Безгә, тирәсендә әвәрә килеп йөрүче балаларга да үзенең акыллы киңәшләрен бирә, һәр эшнең серенә, җаена төшендерә иде. Җәйге кичләрдә, капка төбендә утырганда, без аннан сугыш хәтирәләрен сөйләтә , аның һәр сүзен йотлыгып тыңлый идек.
Мин якташым, авылдашым белән чын күңелемнән горурланам. Чөнки ул куркыныч, зур сугышны батыр атлап узган. Сугыш булган җир өстендә аның да батырлык эзләре уелып калган. Әйе шул, Мотыйгулла бабайны юкка гына медальләр белән бүләкләмәгәннәр. Ул аңа лаек! Авыр тормыштан сыгылмавы, тырыш һәм нык булуы, балаларны яратуы өчен үзен дә ярата идек без аның.
Мотыйгулла бабай кебек сугышта катнашкан ветераннар азаеп бара. Без аларга баш иябез. Илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, дип ант итик!
Тынычлык дошманнары!
Безнең халкыбыз бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми. Сабыйлар күз яше тамган, кешеләрнең канына буялган, аналарның йөрәгенә сагыш-хәсрәт салган, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алынган байлык, муллык, алтын-көмеш кызыктырмый безне. Ә бәлки, сезнең өчен шушыдыр зур бәхет?
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез.
Мин елның бер атнасының тулысынча тынычлыкка багышлануын теләр идем. Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде. Мин моны сугыш теләүче илләр өчен дә тәкъдим итәм. Атом-төш сугышының нинди фаҗига китерүен белә торып, нигә планетабызны корал базасына әверелдерергә?
Весенняя сказка
Сочини стихи, Машина
Заяц-хваста
Мороз и заяц
В Китае испытали "автобус будущего"