Корычбаева Диләрә- Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныфында белем ала.Дәрестән тыш һәм буш вакытларында шигырьләр язарга ярата,бик матур җырлый.Туган ягын ,туган телен ярата,киләчәктә укытучы булырга хыяллана.Тиздән имтиханнар.Диләрәнең хыяллары тормышка ашсын иде,аңа уңышлар юлдаш булсын.Ә бүген аның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәм.
Мин ,урта сыйныфтан башлап, үземнең күңелемдә туган хисләремне кәгазь битләренә төшерәм.Шигырьләрем татар телендә дә, рус телендә дә языла.Төрле темаларга ,бигрәк тә мәхәббәт,яшьлек, елның төрле фасыллары турында язарга яратам.
Аеруча Әлмәт төбәге шагыйрәсе Клара Булатованың һәм Роберт Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләрен яратам.
Кешенең язган шигырьләре ,әлбәттә,аның эчке халәте белән бәйле.Алар кешенең төрле кичерешләрен сурәтли.Алар-көндәлек яшәештә кеше белән сөйләшкәндә әйтә алмаган серләр.Аны бары тик ап-ак кәгазъ битенә генә язып була.Ул серләр үзләренә күпме сафлык,күпме күңел
матурлыгын иңдерә.Минем үземнең шул серләрдән аерыласым килми.
Киләчәктә укуымны туган телем һәм музыка белән бәйләргә телим.
Зимняя сказка
Прекрасное далёко
Финист - Ясный сокол
Хризантема и Луковица
Под парусами