Бөек Ватан сугышы чорында өлкән буын кичергән авырлыклар, аларның Җиңү көнен якынайтуга керткән өлешләре бәяләп бетергесез.Бүген инде аларның саны көннән-көн азая бара. Сугыш чоры турында хатирәләрне әле исән ветераннардан язып алу киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез хәзинә булачак.Бу эшкә мәктәп укучыларын җәлеп итү аларда өлкән буынга ихтирам, үз илеңнең тарихына кызыксыну уята.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение | 41.5 КБ |
МБГБУ “ Казанбаш төп мәктәбе”
Сочинение
Тема: “Минем гаиләм язмышында
сугыш фаҗигасе”
Башкарды: Хисмәтуллина Раилә Илшат кызы
Җитәкче: Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы
2012
План
1.Халык язмышында Ватан сугышы чоры.
2.Әбием Низамиева Банатның тормышы.
1941 елның 22нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае.Шушы ике көн арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята.Ул-совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена барган фидакарь көрәше.
Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануы сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең массакүләм сугышчан һәм хезмәт батырлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсе була. Авыр сынау елларында туган илгә мәхәббәт, басып алучыларга карата кайнар нәфрәт совет җәмгыятен бер йодрыкка туплый, аңа бетмэс-төкәнмәс көч бирә.
Сугыш елларында авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар төп эшче көч була.Республика колхозларында хатын-кызлар өлешенә барлык исәпкә алынган хезмәт көннәренең дүрттән өч өлеше туры килә.
Сугыш елларында авыл халкы җилкәсенә зур авырлыклар төшә.Авыл халкына ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килде.
Урам буйлап җил-җил атлап кем бара? Әлбәттә, минем әбием Банат.Биленә төшкән кетердәп торган ап-ак яулыгы адым тизлегеннән хасил булган җилдә кабарып-канатланып, киң урамга яктылык сибеп, иясеннән калышмаска тырышкандай, очынып-очынып җилкәсеннән кочып-кочып ала. Мондый ак яулык минем Банат әбидә генә.Түм-түгәрәк бит алмалары алсу-кызыл, үзе очраган һәркемгә елмаеп сәлам бирә.
Ә беркөнне ул кулына таяну таягы тоткан иде.Адымнары акрын, йөзендә сагыш.
Әйе,табигатьтә һәрнәрсә чикле.Яшьлекнең чиген күпме генә сузсаң да, аны тотып-терәтеп торырдай көч юк. Банат әбинекедәй утлы яшьлекнеке дә.
Һәрнәрсәгә өлгер, кыю,чая,туры әбием Хәерлбанат Низамиевага Аллаһы Тәгалә яшьлекнең генә түгел, гомернең дә чын мәгънәсендә утлы-яшенлесен биргән. Яшен суга аны. Сугыш арты елларында басуда урак өсте.Күк күкрәп яшенле яңгыр килә. Авыл ерак, качар урын юк. Яшен шары бер-берсенә сыенышып утырган кызлардан әбием Банатны сайлый. Дошманны җиңеп кайткан Нәҗип беренче булып хәлне аңлап ала, чалгы белән җирне чокый башлый.Күмәкләшеп гәүдәсе сыярлык чокыр ясыйлар да, әбием Банатны күмеп куялар. Ул арада кинәт килеп чыккан кара болыт зур эш башкаргандай ут уйнатып ашыга-ашыга китеп тә бара. Кыз күзләрен ача.”Мин бит әле яшәргә тиеш! Минем балалар үстерәсем бар бит әле! Минем яшисем, тормышның, бу дөньяның рәхәтләрен дә күрәсем килә!”дигәндәй,торып та утыра уракчы кыз.
Унбиш яшеннән колхозда (хәзер бу колхоз юк инде) сыер савучы булып эшләгән, михнәтнең иң ачысын татыган, инде һәр аяз,тыныч таңда киләчәккә өмет баглап йөргән чак бит бу.
...Сугыш барганда авылда берничә кызны район үзәгенә чакыртып алалар.
-Подвалга гына булсак иде диеп тели идек. Анда бәрәңгене чи килеш ашыйбыз.Башка ризык юк. Атна –ун көннән Казанга кирпеч заводына җибәрделәр. Эш коточкыч авыр. Ял көне юк. Эш сәгате үтүгә бүлмәгә кайтып авабыз.Үз киемнәребез белән идәндә йоклыйбыз. Аш дигәне-ярмалы су.Туган авылны, әниемне өзелеп сагындым.Бу авырлыкларга түзә алмыйча аннан качтым мин. Артымнан ук килеп тә җиттеләр, ябып та куйдылар, -дип сөйли Банат әбием.
Дүрт ай Казан төрмәсендә утырып чыга ул.Шул михнәтләрне кичереп, инде яшеннән дә исән калгач, берән-сәрән булса да, ир-егетләр кайтып, авыл тормышы җанлана төшкәч, гаиләле булу бәхетенә ирешә әбием Банат.Ир-атны зарыгып көтеп алып, бармак белән генә саный торган көннәрдә кияүгә чыгып үз гаиләңне булдыру , чыннан да, бәхет була ул чакта. Ә тәвәккәл әбием Банат өчен батырлык та.Ике аягы да тубыктан өзелгән егет белән бүген кайсы кыз тормышын бәйләр иде икән?Бабаем Габделфәртнең сугыштан кайтуы үзе бер тарих. Ул 1942 нче елда сугышка алынып, фашистларга каршы көрәшкән. Смоленск янында аяусыз сугыш вакытында бабам каты яралана. Аның янында гына дошман снаряды шартлый һәм ике аягы да яралана. Госпитальдә врачлар аякларын кисәргә мәҗбүр булалар. Яралары төзәлер-төзәлмәс көе аны өенә кайтарып җибәрәләр.
...Авыл Советына район хәрби комиссариатыннан хәбәр килә.”Ашыгыч! Ат белән яралы солдатны алырга килегез.” 12 яшеннән ат җигеп колхозда эшләүче, бернинди каршылык алдында югалып калмый торган чакма таштай тапкыр Вагыйз Мөхәммәтҗановны аты белән солдатны алырга Арчага вокзалга җибәрәләр.
Әй бу язмыш!Еллар үткәч Гәптелфәрт бабай белән Вагыйз кодалар булып куймасынмы? Инде районда танылып, мактаулы исемнәр алырга өлгергән Арча “Сельхозтехника”сында эшләүче Вагыйзнең олы кызы Рәмзия Гәптелфәрт бабайның олы улы Җәүдәткә кияүгә чыга. Җәүдүт абый кызны узе төзегән яңа өйгә алып кайта.Бу көннән соң 30 ел үтеп тә китә.Кызганыч, улының өйләнүен дә , бүгенге шатлыкларын да Гәптелфәрт бабай күрми. 50 яшен дә тутырмыйча, алты баласын Банат әбинең берүзенә калдырып, якты дөньядан китеп бара ветеран.Банат әби озак еллар үзе генә яшәде. Бакча тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен утыртты. Аның һәр көне гомер буе хезмәт белән, хәрәкәттә үткән. 90 яшенә җиткәндә дә сарыклар асрап, оныкларына җылы оекбашлар бәйләп кидергән әбием.
“Кара көзләр җитә,төннәрен куркам. Ачлыкка түзеп була, ялгызлыктан читен бернәрсә дә юк икән, “-дип елый ул.
Тәлгать абый гаиләсе белән Казанда, Равия апай Төркмәнстанда ук. Фәргать абыйны күптән җирләдек. Заманында колхозның алдынгы сыер савучылары Хәмидә апай белән төпчеге әнием Рания бер-берсеннән булдыклы Илфат абый һәм әтием Илшатка чыгып, аылда гомер итәләр.Илфат абый белән Хәмидә апай авыл очында йорт җиткерделәр, бердәнбер Илфиратларына 9 яшь.Әтисенән өч яшьтә ятим калган әнием Рания үзе дүрт бала әнисе хәзер.
Мин әбиемне бигрәк тә яратам. Авылда иң өлкәне минем әби.18 нче майда аңа 94 яшь тула. Бүген инде ул безнең янда яши. Кечкенә сеңлем Алинәгә әкиятләр , безгә үзенең башыннан кичкәннәрен сөйли. Хәзерге тыныч тормышның кадерен белеп, тәртипле, акыллы , миһербанлы балалар булып үсүебезне тели. “ Раилә матур да, өлгер дә,үткен дә үзе. Коеп куйган әбисе, ”- диләр минем турында.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас.Миллионнарча гаиләләр сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эштә һәркем үзеннән өлеш кертергә бурычлы. Бүгенге көндә исән сугыш һәм тыл ветераннары яшь буынның тиешле ихтирамын, игътибарын тоеп яшәсен иде. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк. Илебез күге тыныч, аяз, булсын, сугыш афәте киләчәк буыннарга кагылмасын.
Учимся ткать миленький коврик
Вокруг света за 80 дней
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Весёлая кукушка
Рисуем тыкву
Комментарии
Сочинение "Әнием минем"