"Россия тарихында минем бабам"сочинение.Укучы үз эшен бик аңлаешлы, әдәби телдә иҗат иткән.
Вложение | Размер |
---|---|
rossiya_tarihynda.doc | 184.5 КБ |
Заявка на участие в конкурсе.
МАОУ “СОШ №2”МО “ЛМР” РТ
1. | Фамилия ,Имя, Отчество автора | Касимова Айгуль Рустемовна |
2. | Место учёбы | МАОУ “СОШ №2”МО “ЛМР” РТ, 9Б класс |
3. | Контакты: -домашний телефон - e-mail: | 88559525048 adelya_52@mail.ru |
4. | Название работы | Сочинение “Мой дед в истории Росии”(на татарском языке) |
5. | Фамилия, Имя, Отчество руководителя работы | Касимова Лилия Амировна |
МАОУ “СОШ №2”МО “ЛМР” РТ
Сочинение
Россия тарихында минем бабам.
Эшне башкарды: 9Б сыйныф укучысы
Касыймова Айгөл Рөстәм кызы
Җитәкчесе: Касыймова Лилия Әмир кызы
.Лениногорск шәһәре, 2012 нче ел
Россия тарихында минем бабам.
“Без тарихта эзлебез...”
Бабам турында романнар язылмаса да, Россия тарихында ул, һичшиксез, тирән эз калдырган. Моның шулай икәнлеген алдагы язмамда дәлиллисем килә.
Әйе, Россия тарихында күпме кан коюлар, сугышлар булган. Күпме кеше үзен аямыйча, җанын фида кылган. Болар барысы да Россияне саклап калу өчен эшләнгән.
Ә хәзер язылачак язмамның төп герое- Максуд бабай- карт бабам, бабамның әтисе булыр. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Безнең арадан киткәненә алты ел узса да, мин әле аны бүгенгедәй хәтерлим.
Максуд бабам ( Касыймов Максуд Касыйм улы) 1909 нчы елның 11 гыйнварында Мөслим районында туган. Бала чактан ук тормышның ачысын- төчесен тоеп яшәргә туры килә аңа. Белеме дә өч класстан артмый, чөнки укырга мөмкинчелекләре булмый. Колхозлаштыру еллары башлангач бабайның әтисе үзенең гаиләсен алып Пермь якларына китәләр.
Сугышның беренче көннәреннән үк ул сугышка китү турында уйлый башлый.
.( Хатыны Мәрьям һәм ике яшьлек улын калдырып китәргә авыр булса да) Сугышка җибәрүләрен сорап, район хәрби комиссариатына берничә тапкыр гариза белән керә бабай. Озак та үтми, үтенече канәгатьләндерелә. 1941нче елның 18нче августында аны сугышка алалар. 6нчы ноябрьдә хәрби ант кабул итә, ә 10нчы ноябрьдән исә 1193нче укчы полкы белән фронтның алгы сызыгында. Чолганышта да калырга туры килә бабайга, бераз яралана. Аннары 49 нчы батальонга- хәрби техника һәм солдатлар чыгу өчен күпер төзергә куялар. Бу бик тә җаваплы һәм авыр эш була. Ә инде 1943нче елның мартыннан беренче Украина фронтында. Зур җиңүләр яулап Германиягә кадәр җитә бабай, Прага шәһәрен азат итүдә дә катнаша.Ул 1945нче елның октябрь аенда гына демобилизацияләнә.
Минем кулымда саргаеп беткән хәрби билет. Ул сугышта бабамның түш кесәсендә йөргәндер. Бу чыннан да тарихи истәлек. Мин сак кына ачып, хәрби билетка күз салам. Бабамның никадәр орден һәм медальләре булган бит! “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгәне өчен”, “Прага шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен” медальләре һәм 3нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән бабай. Сугыш ахырында шушы хәрби билетка 11 рәхмәт язуы язылган була.
Менә кулымда янә бер хат, анда түбүндәге юлларны укырга була:
“Тарихи көрәш-Берлинны алуда катнашкан өчен ефрейтор Касыймов Максудка Баш командующий Советлар Союзы маршалы иптәш Сталинның боерыгы буенча (1945нче ел, 2нче май, №359 ) Германияне җиңеп, Берлинны алуда катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерелә. Армия командующие генерал-полковник Лелющенко һәм генерал-майор Гуляев. 3 май, 1945 ел.
Сугыштан кайткач , бабам җиң сызганып эшкә тотына. 1952 елда Яңа Писмәнгә (хәзерге Лениногорск) килеп урнаша. Бер эштән дә куркып тормый , һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкара. Мич чыгару һөнәрен үзләштереп, алдынгы мичче булып китә. Хезмәт кенәгәсендә мактау сүзләре күп була аның.
1995 елда Җиңүнең 50 еллыгына багышлап Әлмәт шәһәрендә “Дары һәм нефть исе», “Һәрвакыт сафта» исемле китаплар басылып чыга. Анда сүз нефтьче-фронтовиклар хакында. Ике китапта да бабам турында язылган. Шулай ук район гәҗитендә дә бабам турында язылган язмаларны очратырга була.
Максуд бабамны мин үзем дә яхшы хәтерлим. Зәңгәр күзле, ак сакаллы, мөлаем йөзле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер иде ул. Мәчеттә мулланың ярдәмчесе булды. Коръәнне һәм башка догаларны да яттан белгән бабайны олысы-кечесе хөрмәт итте. 96 яшендә бабам дөнья куйды. Ләкин ул минем күңелемдә һәрчак яши һәм яшәячәк. Мин үземнең бабам белән чын күңелемнән горурланам.
“Без тарихта эзлебез!” Минем бабам да Россия тарихында бер эз калдырган бит! Ә без алар салган эздән, һич тайпылмыйча, бары алга гына барырга тиешбез!
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Тупое - острое
Флейта и Ветер
Ласточка
Дерево в снегу
Комментарии
"Россия тарихында минем бабам" сочинение.