9 нчы класс укучысының "Россия тарихында минем якташым" дигән конкурс өчен язган сочинениесе. Сочинениедә авылдашыбыз Абдуллин Газиз абыйның тормыш юлы яктыртылды.
Вложение | Размер |
---|---|
sugyshnyn_berenche_elynda.doc | 618 КБ |
Татарстан Республикасы Әлиәт муниципаль районы
Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Сочинение
“Без тарихта эзлебез”
Эшләде: 9 нчы сыйныф укучысы
Рамазанова Ләйсән Рамил кызы
2012 нче ел.
Үзебез яшәгән, аякка баскан рухи һәм физик тирәлек белән бәйле халкыбыз язмышы-тиңнәре булмаган гүзәл һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә тарих ул. Шуңа күрә дә үзенең туган-үскән ягына карата беркем дә, минемчә, битараф кала алмыйдыр.
Мин тамырым белән Яңа Нәдер авылыннан. Яңа Нәдер Татарстан Республикасы Әлмәт районының чал тарихлы авылларыннан берсе. Өч гасырга якын тереклек итүче, яшел урманнарга төренгән биек таулары, ямьле аланнары, уңдырышлы басулары һәм саф сулы мәшһүр чишмәләре белән дан тоткан Яңа Нәдер авылы ул. Татарлыгыбызны, милли йөзебезне әле дә саклап килүче уңган-булган халык яши биредә. Үзләренең талантлары, уңыш- казанышлары белән тарих битләрендә урын алырдай кешеләре бик күп авылымның. Нәсел тамырлары белән Яңа Нәдердән бит алар , дип горурланып яшибез без, яшь буын вәкилләре.
Мин үземнең сочинениемне Россия тарихы битләрендә урын алырлык ТАССРның атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Газизулла Габдулла улы Абдуллинга багышлыйм.
Авыл кешесенең мәшәкатьләрдән арынып торган чагы бар микән аның? Урып-җыю төгәлләнергә өлгерми, ул инде киләсе ел уңышы өчен хәстәрен күрә башлый – техникасын ремонтлый, басуларны ашлый, кар суларын тота. Шул ук вакытта мал-туарны уңышлы кышлату турында кайгыртырга кирәк. Ә аннан соң инде, яланнар кардан әрчелгән чордан көзге пычракларга кадәр басудан кайтып керә алмый. Бу чорда авыл хезмәтчәннәре чәчү , аннан соң чәчелгәнне карап үстерү,терлек азыгы туплау, инде килеп үстерелгән игенне түкми-чәчми җыйнап алу, орлык сату, туңга сөрү һәм тагын ничәмә-ничә төрле эшләр белән мәшгуль булалар.
Нәкъ әнә шул кылны кырыкка ярырдай мәшәкатьле вакытта “Зәй” колхозының төрле почмакларында - ындыр табагында, машина-трактор паркында, производстваның башка объектлары тирәсендә еш кына чәче көмешләнгән, көләч йөзле, базык гәүдәле бер кешене очрата аласың. Хәл-әхвәл сорашучыга җавап итеп башын кагып кына калмыйча, ул елмаеп кулын суза, тиз арада аралашып китеп, төпле киңәшен дә бирергә өлгерә. Әгәр читтәнрәк күзәтеп торсаң, авыл халкының аны тирән ихтирам итүен шәйләп аласың.Ә хәзер, әйдәгез, хөрмәткә лаек бу кеше белән якынрак танышыйк.
1915 нче елда урта хәлле крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Ул туып озак та үтми, аның әтисе гражданнар сугышына китә һәм аннан бары 1922 нче елда улына җиде яшь тулгач кына әйләнеп кайта. Габдулла агай сугышта алган җәрәхәтләрдән сәламәтлеккә туймый, шуңа күрә Газиз 9-10 яше тулыр –тулмас әтисенең беренче ярдәмчесенә әверелеп өлгергән инде. Ул кечкенәдән үк кешеләр белән тиз аралашучан, оештыру сәләтенә ия булуы белән аерылып тора. Яшь булуына карамастан, бер ярдәмсез атын җигәр дә кояш белән бергә басу юлына сәфәр чыгар. Сабан сөрүне үк булдыра алмаса да, чәчүлекләрне тырмалау тулысынча аның өстендә.
Әнә шул тәүге чорда аның күңелендә җиргә карата хөрмәт, игенче һөнәренә мәхәббәт чаткылары уянгандыр да инде. “Зәй” колхозы оешып, милек “уртак байлыкка” әверелгәч тә, ул җирдән читләшми - колхозда төрле кырчылык эшләрен башкара. Тырыш, булдыклы егет инде 13 яшендә хисапчы булып эшли, ә 16 яшендә бригада белән җитәкчелек итә башлый. Ни хәл итәсең, заманы шундый булган,көне буе басуда, иген кырларында , ә кичләрен ликбез курсларында уку-язу серләренә төшенә. Яшь бригадирның эше өчен әнисе Маһирә апа бик тә борчыла, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Улының бригадасы артта калмасын өчен, ул бар көченә иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Авыр эшләрдән авырып китә, үпкәсенә салкын тидергән була.Озак та үтми, балаларын ятим калдырып, гүр иясе дә була. Төп ир-ат кеше буларак, гаиләне тәэмин итү Газиз абый җилкәсенә төшә. 18 яшьлек егет, акча эшләү нияте белән, Казанга чыгып китә. Бер аваз русча белмәгән авыл егете шәһәр заводларының берсенә эшкә урнаша. Башта ул тәвәккәллеге һәм тапкырлыгы, яшьләргә хас булган авантюралыгы аркасында фабрика-завод өйрәтү (ФЗӨ) мәктәбенә укырга керә. Эш болай була. Урамда бинага караватлар һәм матраслар ташучы бер төркем егетне күргәч, Газиз үзе белән бергә килгән иптәшенә: “Әйдә, без дә алар белән бергә ташыйбыз”, - ди. Аннан соң үзләренә берәр карават һәм матрас алып, шунда кунарга калалар. Алар ФЗӨ училищесы гомуми торагына эләккән булып чыгалар. Рөхсәтсез торакка урнашып, ике-өч көн үткәннән соң, училищега укырга ала башлыйлар. Газизнең иптәше, җиде сыйныф бетерү турындагы таныклыгын күрсәтеп, комиссияне җиңел генә уза. Ә мәктәптә өч кенә сыйныфы тәмамлаган Газизнең кирәкле кәгазьләре булмый. Әмма ул югалып калмый. Комиссия каршында кесәләрен тиз-тиз актара башлый, аннан соң таныклыгын югалткан кеше кебек елап та җибәрә. Газизгә ышанганнармы, юкмы, ләкин аны училищега кабул итәләр. Газиз калайчы һөнәренә укый башлый. Аны бер яшь кенә рус мастерына өйрәнчек итеп куялар. Газиз башта ук искиткеч тырышлыгын күрсәтә. Мастерга тимер китерергә кирәк булганда, ул тиешле булган бер-ике табак урынына өч-дүртне алып килә. Мастер хезмәт сөючән егетне якын итә, өенә чакырып кунак та иткәли. Газиз акрынлап шәһәргә ияләшә. Заводта аның тырышлыгын күреп алалар, бер ел ярым дигәндә, аңа инде алтынчы разряд бирәләр. Ачлы-туклы тормыш артта кала, ул өйләренә посылкалар, акчалар җибәрә башлый. Озак та үтми аны Кызыл Армия сафларына алалар. Армиядән кайту вакыты җитүгә, Фин сугышы башлана, ә аннары Бөек Ватан сугышы. Шулай итеп, акча эшләргә чыгып киткән егеткә, бик зур сынаулар аша үтеп, ун елдан соң гына туган авылына кайту бәхете тия.
Минем кулымда Глеб Дюрягинның “Сквозь пламя войны” дигән китабы. Китапның авторы 1941 нче елда Татарстан биләмәләрендә төзелгән, каты сугышлар, бәрелешләр белән Мәскәүдән Чехославакиягә кадәр барып җиткән 352 нче Оршанск Кызыл Байрак орденлы Суворов исемендәге укчы дивизиянең сугышчан юлын җанландырган.
1418 көн һәм төн канлы сугыш барган. Анда илебезнең меңнәрчә кызлары һәм егетләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр. Меңнәрчә чакрымнарга сузылган фронт юлыннан кар-боз, тузан-сазлыклар аша, дошманның умыртка сөяген сындыра-сындыра алга барганнар. Күпләр сугыш кырында һәлак булырга, исемнәрен мәңгеләштерергә, килер буынга аларның батырлыклары турында сөйләргә ант иткәннәр.
Бу китапта Татарстан егетләренең батырлыгы турында да күп сөйләнә. Шулар арасында 8 нче батарея командиры капитан Газиз Габдулла улы Абдуллин да бар.
“ Сигезенче батарея капитаны Абдуллин Петрикиноны ялмап алган ут ялкынын бинокль аша бик ачык күрде.
-Иптәш Капитан! – дип кычкырып җибәрде сержант Ячменев, - 400 метрлап...
Нишлəргə?...
- Мин танкларны бөтенлəй күрмим! Төтен каплаган! – дип кычкырды Запорожечко.
-Тагын бер йөз метр һəм барысы да яхшы булыр, - дип тынычландырды капитан Абдуллин. Бу җавабы белəн ул беренче чиратта үзен ышандырырга тырышты.
-Ничек булса да шул 100 метрны түзəргə,-дип кабатлады аның иреннәре
-Иптəш капитан! Дивизия командиры сезне чакыра…Ни өчен атмыйсыз,
дип сорый, - дип окоп эченнəн телефонист Белов шуышып чыкты.
- Бераз гына көтəргə кирəк, алайса фашистлар безне сизəчəк, - дип бирешмəде Абдуллин.
Шулчак уң якта капитан Васильчук батареясе ут ачты. Ачыклыкта танклар күренде.
- Уңнан танкларга төбəргə! – дигəн капитан Абдуллинның командасы ишетелде”.
Фин сугышын узып, шунда аякларын өшеткән авылдашым Газиз Абдуллин Бөек Ватан сугышының да беренче иң авыр көннәреннән үк катнаша.1941 нче елның көзендә аны Бөгелмәгә җибәрәләр, монда Мәскәүне яклаучы махсус дивизия формалаштырыла. Ул дивизияне атлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.
Газиз абыйның кызы Нәсимә апаның истәлекләрендә бу сугышчан вакыйгалар чагылыш тапкан. Минем шул истәлекләр дәфтәрендәге түбәндәге шигырь юлларын яңгыратып китәсем килә:
Ярдәмчең Газиз ул, авылдан,
Тупласын атларның көрләрен,
Татарлар бик тырыш, ат җанлы
Беләләр хуҗалык серләрен.
Күп җәфа татыды башлары,
Чолганыш янады ничә кат.
Күмделәр күпме яшь дусларны,
Егылды кырларда ничә ат.
Сугышны гади солдат булып башлап, ул Көнбатыш фронтның 352 нче укчы дивизиясе 914 нче артиллерия полкы батарея командирына кадәр үсә. Бу полк Мәскәү янында немец танклары һөҗүмен туктатучылар арасында була. Ул Волоколамск, Солнечногорск шәһәрләрен азат итүдә катнаша . Аннан соң Смоленск өлкәсендәге, Белорусиядәге сугышлар. Газиз абый Берлинга барып җитә яза,
Траншейда күмелеп калдылар,
Үттеләр миналы кырларны.
Яңгырган көчле ут астында
Кичтеләр күпме зур елганы.
Үкереп танклар килделәр,
Җир тетрәп, снаряд шартлады.
Егылды яралы, үлеләр,
Тик алга исәннәр атлады.
Куды алар һаман дошманны,
Калды артта күпме калалар.
Артта инде азат Белорусь,
Атлый инде Польшага алар.
Аның сугышчан хезмәтләре күп төрле бүләкләр белән билгеләнгән. Аларның берсен Кызыл йолдыз орденын –ул элемтәне торгызганы өчен ала. 1942 нче елның бер бәрелешендә артиллеристлар алдына немецларны теләсә ничек тоткарлау бурычы куела. Кинәт кенә элемтә өзелә. Газиз бер яшь солдатка аны ялгарга куша. Сугышчының мина кырына керергә курыкканын күреп, Газиз үзе дә аның белән китә. Элемтәне торгызганнан соң алар кирегә, блиндажга борылалар, ә аңа снаряд кыйпылчыгы эләгә. “Күрәсеңме,- ди Абдуллин сугышчыга,- сине куркыныч кайда көткәнен беркайчан да белеп булмый, шуңа күрә бервакытта да курыкма һәм нәрсә эшләргә тиешсең, шуны эшлә”. Гаилә риваятьләрендә Газиз абыйның тагын бер батырлыгы турында җентекләп сөйләгән хикәяте бар. Газиз абый 1 дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” орденын тимер юл күперен ( ә фашистлар аның аша үзләренең гаскәрләрен азык-төлек белән тәэмин итеп торганнар ) шартлаткан өчен ала. Бурычны үтәү өчен өч көн вакыт бирелә. Күперне нык саклаганнар, аңа сиздерми генә якын килү мөмкин булмый диярлек. Газиз Абдуллин, кыюлык һәм тапкырлык күрсәтеп, өченче омтылышта бурычны үтәп чыга. Сугыш ахырына Газиз абый капитан дәрәҗәсендә була.
“Фронт юллары ул үзе бер фаҗигале бер тормыш зур сынау, кеше гомеренең нечкәдән-нечкә җептәй өзелергә торган бер чагы инде. Анда күргәннәрне, йөрәк аша кичергәннәрне тел белән сөйләп тә , кәгазьгә язып та аңлатып бирешле түгел”,-дип искә ала Газизулла абый сугыш турындагы истәлекләрендә.
Фашистлар Германиясе тар-мар ителеп, Берлин Рейхстагына Җиңү байрагы эленгәннән соң да әле Газиз абыйга ике ел ярымга якын чит җирләрдә каңгырап йөрергә туры килә. Ниһаять, ул тагын Нәдерендә. Әмма сугыштан соңгы ир-егет кулларына кытлык заманда озаклап ял итеп ятулар юк инде ул. Берничә көн узган микән, колхоз рәисе аңа иң җаваплы участок- терлекчелек тармагы белән җитәкчелек итүне йөкли. Ун елдан артык солдат сохарие ашаган, утны –суны кичкән кичәге артиллерия капитаны каушап калмый, җиң сызганып эшкә керешә. Озын-озакка сузмый җимерелеп бетә язган ферма биналарын ремонтлауны оештырып җибәрә. Нәтиҗә озак көттерми : терлекчелек продуктлары җитештерү күзгә күренеп арта, малларның сакланышы күтәрелә.
Үзен тырыш, оештыруга сәләтле итеп күрсәтә алган Газизулла абыйны колхозда эшли башлаганның өченче елында ук рәис урынбасары итеп сайлыйлар. Ә озак та үтми, рәис вазифасы тулысы белән аның җилкәсенә ята.
Дөресен генә әйткәндә, авыл хуҗалыгы тармагы белән җитәкчелек итү бүген дә җиңел түгел. Язгы чәчү, урып-җыю чоры якынлаштымы,җитәкчеләрнең маңгай тире сөртергә дә вакыты калмый. Ә ул чагында чор исә икеләтә, өчләтә катлаулырак булган бит. Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылган, хезмәт хакы турында искә аласы да юк. Төбәктә нефть ятмалары табылу белән кешеләр авыл хуҗалыгы производствосын калдырып, шәһәргә агыла башлады. Әмма нинди генә четерекле заман булмасын, әлеге елларда да “Зәй” колхозы үзенең күрсәткечләрен төшерми. Югары табыш китерүче киндер культураларының мәйданнары киңәйтелә, терлекчелек тармагы югары үсеш ала. Шуңа күрә киң тармаклы эре хуҗалык белән җитәкчелек итү махсус белем таләп итә. Газизулла абый моның шулай булуын үз җилкәсендә татып аңлый. Инде яшем утызга җитте бит, дип тормыйча кабат парта арасына утыра. Авыл хуҗалыгы техникумында өч ел белем алгач, агроном дипломы алып, туган колхозына әйләнеп кайта. Шул вакытта инде аңа бөтен булган сәләтен ачып салырга мөмкинлек туа. Аның тырышлыгы белән “Зәй” колхозы “Югары культуралы кырчылык хуҗалыгы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Газизулла Габдулла улының намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнә. Ул Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән югары исем бирелә.
Районнан килгән журналистның “Бәхетлеме сез, Газизулла ага?”- дигән соравына җавабында да Газиз абый үз кыйбласына тугры калып җавап бирә.
Фронтта Газизулла Абдулла улы Абдуллин бергә сугышкан Федор Афанасьевич Собцов белән дуслашкан һәм бу дуслыкларын бөтен гомерләре буена саклаганнар. 1970 нче елларда үзәк газеталарның берсендә кыска гына язма басыла. Анда элеккеге полк командиры ниндидер капитан Абдуллинның җавап бирүен сорый. 1975 нче елда ике сугышчан дусның онытылмас очрашуы була. Май көне, Бөек Җиңү бәйрәме алды... Яңа Нәдер мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган тантаналы митинг бара. Укучылар алдында сугыш герое, атказанган агроном Газиз Абдуллин чыгыш ясый . Кинәт кенә мәйдан уртасына Федор Афанасьевич Собцов чыга һәм сугышчан дусты янына килә. Алар халык алдында кочаклашалар, икесенең дә күзләреннән мөлдерәп яшь ага. 30 ел күрешмәгәннәр бит алар! Залдагы халык та аларга кушылып елый. Нәсимә апаның истәлекләрендә бу очрашу турында мондый юллар бар:
Кояшлы май көне Нәдердә,
Җыелган бар халык бәйрәмгә.
Бер полковник кинәт күренде,
Калдырды барчасын хәйранга.
Орден-медальләр күкрәктә,
Таң калды тиктормас малайлар,
Бу батыр командир абыйның
Битеннән ...яшьләре агалар.
Сулкылдый ул дустын кочаклап,
Алалмый аңардан күзләрен.
Әллә соң башланды өянәк,
Әйтәлмый әйтәсе сүзләрен.
Һәм әйтте кунагы елмаеп,
-Алдык бит язмышның бүләген,
Үлсәм дә инде һич үкенмәм,
Үтәлде иң олы теләгем.
2001 нче елның18 нче декабренда авылдашларын һәм туганнарын зур кайгыга салып, Газиз абый дөньядан китә. Газиз абыйның фидакарь хезмәте, даны безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аңа багышлап зур стенд төзелгән. Шушындый якташыбыз булуы белән без горурланып яшибез. Әйе, без Газиз абый шикелле шәхесләребез белән тарихта эзлебез. Инде иншамны тәмамлар алдыннан, мәктәп дәреслекләрен төзүче абый-апаларга да үз фикеремне әйтәсем килә. Россия тарихы дәреслеге битләрендә дә Газиз абый шикелле кыю йөрәкле, максатчан озын гомер юлы узучы, кешеләргә бары тик шәфкать орлыклары гына таратучы олы йөрәкле , тормыш авырлыкларына бирешми торган шәхесләр турында язсалар, аны укуы, минемчә, кызыклы да , файдалы да булыр иде . Алардан үрнәк алып, яшьтәшләрем арсында тормышка битараф булучылар, җинаять юлына басучылар да, үз-үзләренә кул салучылар да җирдә яшәүнең мәгънәсе турында ныграк уйланырлар иде, бәлкем.
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Зимний лес в вашем доме
В Китае испытали "автобус будущего"
Колумбово яйцо
Как я избавился от обидчивости