Сочинение выполнено ученицей 10 класса. Здесь раскрыта тема, посвященная выпускникам нашей школы, посвятившим себя делу защиты прав человека.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение. | 688.26 КБ |
Татарстан Республикасы Апас Муниципаль районы М.Х.Гайнуллин
исемендәге Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбе
Республикакүләм ведомствоара Россия Прокуратурасына 290 ел тулу уңае белән үткәрелүче сочинениеләр бәйгесенә.
Россия Прокуратурасына 290 ел
Язды: 10-сыйныф укучысы
Шәрәфуллина Рамилә Рамил кызы
Җитәкчесе: Шәрәфуллина Гөлинә
Мәнсур кызы
2012 ел.
Кешелек дөньясы һәрвакыт гадел, җинаятьләргә урын калмый торган җәмгыять төзү уе белән янган. Әмма ничәмә-ничә гасырлар үтеп, буыннарны яңа буыннар алыштырса да, бу сорау ачык килеш кала биргән. Адәм баласы байлык, милек өчен аяусыз көрәш алып барган. Дәүләт белән дәүләт кенә түгел, хәтта аерым кешеләр дә гел талашып, төрле низагларга кереп торганнар.
Суд-прокуратура, юстиция органнары шул ызгышучы якларны аерып, хөкем итеп, калган халыкка иминлек-тынычлык тәэмин итү өчен булдырылган, дип уйлыйм мин. Полиция –алдагы отряд. Ул кайнар эздән бара. Кирәк булса, беренче булып утка ташлана. Тиешле материалларны туплап, прокуратура-суд органнарына тапшыра.
Хокук сагында торучы абый-апаларның хезмәте - үтә җаваплы да, шул ук вакытта мактаулы да хезмәт. Алар һәр көн саен уннарча кешеләрнең язмышларын хәл итәләр. Тормыштагы акны-карадан, гаделлекне гаделсезлектән аеру өчен гаять зур хезмәт куялар. Безнең иминлегебез шушы погонлы кешеләр кулында. Җинаятьче кара көчләргә тиешле җәза биреп, авызлык-йөгән кидерү дә аларга йөкләнә.
Укытучы апа сочинение темасы белән таныштырганда ук, мин мәктәбебездә булып узган бер очрашуны искә төшердем. Мин әле башлангыч сыйныфларда укый идем. Галим, профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган мәктәбебез музеенда яңа стенд ачылган көн иде ул. Бу вакыйганы билгеләп үтү өчен “Апас” якташлар җәмгыяте әгъзалары, мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап чыккан укучылар да кайткан иде. Очрашуда авылдашыбыз -“Апас” якташлар җәмгыяте Президенты Хәлим Гайнуллин - безне бу стендны ни өчен ачу турында сөйләде. Ә стенд авылдашыбыз Ярулла Насыйбулла улы Насыйбуллинга багышланган иде. Шул очрашуда мин беренче тапкыр прокурор сүзен ишетеп, ул сүзнең мәгънәсен аңладым. Ә Татарстанда беренче прокурорларның берсе авылдашым булуына мин чиксез горурланып утыруымны ачык хәтерлим.
Еллар узды. Суд-прокуратура, юстиция органнары белән кызыксынуым арта гына барды. Шул сәбәпле, әлеге олы шәхеснең кем булуы, яшәгән урыны, туганнары белән кызыксындым. Үзем өчен шактый гына яңалык ачтым. Бер Татарстанда гына да Апас районыннан 10 га якын якташым хезмәт куя икән бит! Ә иң беренчеләрдән берсе Насыйбуллин Ярулла Насыйбулла улы булган.
Ул илленче елларда юстиция министры, аннары Татарстан Республикасы Югары суды рәисе булган. Ярулла Насыйбулла улы 1904 елда Коллар (хәзерге Кызылтау) авылында туган. Гаиләләре ярлы була. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан әтиләре үлеп китә. Хәерче, әтисез тормышта көн күрүче балалар байларга ялланып эшләргә мәҗбүр булалар. 1921 елгы ачлык аяусыз рәвештә олысын-кечесен кора башлагач, җан саклау максаты белән Ярулла авылдан чыгып китә, һәм Мәскәү якларына барып чыга. Белемгә, яңалыкка омтылган егет тормыш баткаклыгында югалып калмый. Укый, РКСМ, аннан соң ВКП(б) сафларына алына. Төрле җаваплы урыннарда эшли. Авылымның өлкән яшьтәге кешеләре булачак министрның чын революционерларча кыю сөйләвен, олпат гәүдәле, җитез хәрәкәтле булуын хәтерлиләр. Бөек Ватан сугышында катнаша герой авылдашым. II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы калган гомерен Ярулла Насыйбуллин Татарстан белән бәйли. 1950 елда Татарстан АССРның юстиция Министры итеп раслана. Ул чордагы партия, совет, хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең тыйнаклыгына шаккатам. Ярулла абыйларның да тору урыннары да 3 бүлмәле К.Маркс урамындагы фатир була. 50 яшьлек юбилеена имзалы сәгать бирәләр. Бернинди банкетлар да, хәзерге кебек фейерверклар да булмый. 1957 елның июнь аенда Министрлык бетерелә, һәм аны республикабызның Югары суды рәисе итеп сайлыйлар. Шулай итеп, зур тормыш мәктәбе узган данлыклы авылдашым иң югары хөкем органында төп кешегә әверелә. Вазифасын гадел, тиешенчә алып бара ул. Бу гаять җаваплы хезмәттә Ярулла Насыйбулла улы пенсиягә чыкканчы эшли. Алтмышынчы еллар азагында, атылган йолдыз кебек, үзеннән соң матур эшләр, якты эз калдырып, арабыздан китеп бара. Бу данлыклы авылдашымның исеме авылыбыз тарихында киләчәк буыннар горурланырлык исеме белән балкып тора.
Юрист эше җиңел түгел. Ул даими киеренкелекне, тәвәккәл, принципиаль булуны һәм җәгыятьтә һич бетми торган криминаль ситуациягә каршы аяусыз көрәш җәелдерүне таләп итә. Халыкта: “Бер гаепсезне асканчы ун гаеплене акла”, дигән әйтем бар. Тирән мәгънәле бу сүзләрне һәрчак исендә тотып хезмәт итүче хокук саклаучы дөрес юлда дип уйлыйм. Гаепле барыбер бер тотылачак бит ул. Ә гаепсез асылганны кире кайтарып булмый.
Музей архивындагы очрашу материалларын карап утырганда мин тагын бер кызыклы фактка тап булдым.
Мәктәбебезнең 1961-1962 елларындагы Иван Земнухов исемендәге пионер оешмасының дружина советы председателе Яруллина Илсияр апа прокурорның “уң кулы” булган икән бит
.
Юстициянең өлкән киңәшчесе, Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре минем мәктәбем турында менә ничек сөйли: ”Укуым, кеше буларак формалашуым Кызылтау авылы, мондагы тарихи мәктәп белән бәйле. Ул миңа тормышка фатиха бирде. Остазларым укытучы карьерасын юрый иде, әмма борылмалы язмыш юллары мине гаделлек өчен көрәшүчеләр сафына басарга, шулар юлын сайларга карар кылдырды.” Гади крестьян гаиләсендә туып-үсеп, ерак яшьлегендә гаделлек өчен көрәш юлын сайлаган һәм бу юлдан һич тайпылмыйча матуррак киләчәккә атлаучы Илсияр Яруллина башкача яши дә алмастыр. Ә хезмәт юлын Илсияр Нигъмәт кызы Буа районы прокуратурасында башлый. Тикшерүче булып эшләүче Яруллина 1973 елда биредәге тәмәке фабрикасында җинаятьчеләр төркеме тарафыннан аеруча зур суммада урлашуларны ачкан өчен Россия Федерациясе Генераль прокурорының истәлек бүләге – исемле сәгатькә лаек була. Республика күләмендәге зур яңгыраш алган авыр җинаятьләрне ачуда катнаша. Мәктәп музеенда үткәрелә торган экскурсияләр вакытында без аерым басым ясап, әлеге шәхесләр турында сөйлибез. Туган авылыбыз, аның данлыклы кешеләре, дәүләтебез, безнең иминлегебез сагында торучы авылдашларыбыз белән горурлануыбызны яшермибез.
Россия Прокуратурасы үзенең олы юбилеен үткәргән көннәрдә данлыклы авылдашларымның да бу тарихта саллы эзе булуы белән мин чиксез горурланам. Үземнең киләчәгемне дә гаделлекне саклаучылар сафында күрәм. Чөнки бу фидакарь кешеләр җәмгыятьне тазарту, әхлакый яктан савыктыру, законнарның катгый үтәлешен тәэмин итү өчен зур эш алып баралар, иминлегебез сагында уяу торалар.
Кто грамотней?
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Что общего у травы и собаки?
Сказка "12 месяцев". История и современность
Пятёрки