Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раянова Гүзәлнең "Укытучы-табигать баласы" исемле мәкаләсен тәкъдим итәм.
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy.docx | 23.48 КБ |
Укытучы - табигать баласы.
Минем үз гомеремдә бер генә тапкыр саф сулы, күңелләрне хушландырып челтер-челтер аккан чишмә күргәнем бар. Чишмә – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Мин сокланган илаһилык та шуңа бәйле. Чишмәне җанлы итеп хис иткәнгәме, мин аның белән бик озак серләшеп утырдым. Гади генә бер чишмә бик күп нәрсәләр «белә» икән. Ул акрын гына хикәялүче, аз сүзле, акыллы әңгәмәдәш булып чыкты. Минем күңелем тагын да йомшарды һәм мин тулысынча чишмә дөньясына чумдым. Үземнең тормышым, туганнарым, дусларым турында уйланып утырдым. Бу чишмә миңа кемнедер хәтерләтте. Кемне? Суының челтерәп агуы ниндидер якты бер кешене искә төшерә. Укытучыны. Киң күңелле укытучыны. Тукта, димәк, уйларым да аңа барып тоташа түгелме?!
Укытучы – әни сыман якын. Димәк кешеләр арасыннан иң якыны – әнием һәм укытучым . Ирексездән түбәндәге юллар искә төшә.
Укытучы кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
Мәктәптә уку дәверендә мин укытучыларымның тәҗрибәле булуларына гына түгел, сөйкемле, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле шәхес булуына инандым. Һәрбер дәрес минем өчен кечкенә генә бәйрәм.
Укытучыларның ниндидер серле, сихерле, үзенә генә тарта торган көче бар. Дәресләрдә мин үземне әсәрдәге герой кебек хис итәм, аларның эш-гамәлләрен, уйларын үземнең күңел аша үткәрәм. Укытучыларым да, теге яки бу темага әңгәмә корганда, хисләр, эмоцияләр ярдәмендә эчтәлекне безгә җиткерә беләләр.
Укытучы кеше безне яшәүнең матурлыгын, хыялларның татлысын тоярга, уйлана белергә өйрәтә. Шуңа да безнең һәр әсәргә карата үзебезнең шәхси фикеребез туадыр. Дәресләрдә укытучыбыз ярдәме белән без укырга, әсәргә бәя бирергә генә түгел, чын мәгънәсендә, рухи байлык тупларга, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәнәбез.
Минемчә, укытучының дәресләрне шулхәтле мавыктыргыч итеп оештыра алуы, әсәрләрне безнең йөрәкләргә җиткерердәй тиешле сүзләр табуы, үзенең дә әдәбиятка гашыйк булуына турыдан-туры бәйледер. Чөнки укытучы үзе дә иҗат итә белә. Аның язмаларын тыныч күңел белән генә укып булмый. Минемчә, олы җанлы, сабыр холыклы, күңелендә һәрвакыт яшьлек һәм яз хөкем иткән кеше генә шулай иҗат итә аладыр. Укытучы һәрчак безгә терәк булып тора. Алай гына да түгел, укытучыларыбызны без һәркемгә дә якты нурларын өләшүче кояшка тиңлибез. Шул ук вакытта без аны белемгә ялкын кабызучы кеше дип тә атар идек. Укытучы тормышының һәр мизгеленә шатланып яши. Үзенең бу сыйфаты белән ул кешеләрне сокландыра. Аның укучыларына шундый мөлаем йөзле, ягымлы булуы көч өсти, сөендерә.
Ул тел белгече генә түгел, төрле сораулар белән мөрҗәггать иткәндә төпле киңәшләр бирүче остаз да. Иң әһәмиятлесе: аның олы йөрәге һәр кеше өчен дә ачык, күңеле чишмә суыдай пакь, саф һәм эчкерсез.
...Янә чишмә. Чишмә һәм укытучы. Ике бертөрле гүзәллек, бертөрле уйлар. Укытучы үзе дә табигать баласы. Җор телле, тапкыр сүзле, шагыйрь җанлы төрле фәннәр өйрәтүче күркәм зат табигать кочагыннан чыгып, адәмнәр дөньясына кунакка килгән шикелле.
Укытучылар турында тагын бик озак сөйләргә булыр иде. Ләкин сүземне кыска тотып, бер генә сүз әйтәсем килә: «Сез – иң гүзәл кеше икәнсез». Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телим.
Актүбә 2 нче урта мәктәбенең
8 нче В сыйныф укучысы
Раянова Гүзәл.
Император Акбар и Бирбал
Два морехода
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Сила слова
Почта