Безнең Ильмирыбыз - сыйныфта иң яхшы укучыларның берсе. "4" һәм "5"ле билгеләренә генә укый. Хикәяләр яза.
Вложение | Размер |
---|---|
aynaznyn__hikyase.docx | 17.12 КБ |
Тәрәзә.
Наил класста берүзе генә утыра иде. Урамда кич җиткән, караңгы . Малайның алдында "татар теле" дәреслеге ята . Нишләп дисезме?
Наил -җиденче А сыйныфы укучысы. Ул бүген үзенең туган теленнән "икеле" алды. Укытучысы аны бик ачуланды, әти-әнисенә кисәтү кәгазе җибәрде һәм малайны җиденче дәрескә калдырды. Сыйныфташлары - өйдә, ә Наил - мәктәптә.Гаделсезлек!
-Без ирекле илдә яшибез! Алай булмый! - дип кычкырды ул укытучыга.
-Һәм шул илдә бөтенесе акыллы, белемле булырга тиеш, - дип елмайды Сәҗидә Галиевна һәм Наилгә бирем биреп чыгып китте.
Беренче биш минутта Наил чыннан да аңларга тырышып утырды. Ләкин бөтен шул килешләр, затлар һәм заманнар кешенең бер башына сыеп бетә аламыни? Һәм Наил бу эшне ташлап, дәфтәрендә машиналар ясый башлады. "Икеле"не малай инде күптән онытты.
-Ай-яй-яй...Нинди машина килеп чыга... - дип, телен чыгарып тырыша иде Наил.
Кинәт кемдер сызгырып җибәрде. Көтелмәгәнлектән машинаның түбәсе кыек чыкты. Наил канәгатьсезлек белән тәрәзәгә карады. Һичшиксез, тавыш шуннан ишетелде. Өстәл артыннан чыгып, малай тәрәзә янына килде.
-Исәнме, җир җәнлеге! – диде бөтен тәрәзәне алган кемнеңдер башы.
Наил, куркып, өстәл астына качты. Бу кемдернең тиресе үтәкүренмәле һәм шуңа да аның зәп-зәңгәр кан тамырлары күренеп тора . Шуңа да карамастан, бу кемдер кешегә бик ошаган иде.
-Курыкма, без яхшылык белән килдек, -дип елмайды зәңгәр бит. - Мин голоэкраннан сөйләшәм, без Альфа-Кентаврдан!
Наил тынычланды, ләкин өстәл астыннан чыгарга ашыкмады. Кем белә, бәлки бу зәңгәр кеше аны урламакчы буладыр? Һәм нәрсә соң ул Альфа-Кентавр?
-Нәрсәгә? - дип сорады Наил.
Зәңгәр кеше күзләрен аска төшерде.
-Безне кудылар, - диде ул ике минуттан.
-Ни өчен? - Наил өстәл астыннан башын чыгарды.
-Телне белмәгән өчен...
Малай шаккатты. Күзен тәрәзәдән алмыйча, ул өстәл астыннан чыкты.
-Ничек инде? Татар телен әнә ничек...
-Юк, - дип туктатты аны зәңгәр кеше. - Аны компьютер тәрҗемә итте. Компьютер ул баш түгел бит. Һәр кеше үзенең телендә сөйләшергә тиеш. Ә без...Уйный-уйный, укымыйча, без менә шундый белемсез булып үстек.
-Эх!
Наил сумкасына китереп типте.
- Кемгә кирәк инде шул телләр, әйеме?
-Син дөрес уйламыйсың. Тел бит ул шундый кызык! Бездә аны белмәгәннәрдән көләләр. Телсез мин хәзер синең белән сөйләшә алмас идем. Телсез син кеше була алмас идең. Исеңдә тот: тел - ул синең дустың, ул- синең дошманың! Безгә китәргә кирәк, сау бул!
Тәрәзәдәге рәсем юкка чыкты. Башта Наил әзрәк көтеп утырды, ләкин зәңгәр кеше күренмәгәч, тәрәзә янына килде.Урамда шундый ук кич, кайдадыр эт улый. Пыяла сап-салкын. Ләкин зәңгәр кеше беркайда да юк . Ничек килде, шулай ук юкка да чыкты.
"Ул - синең дустың, ул- синең дошманың..."
Наил өстәл артына утырды да татар теле дәреслеген ачты.
В Китае испытали "автобус будущего"
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Сказка "Морозко"
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Снежный всадник