Тема:Фатих Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышы...
Башкарды: 8 сыйныф укучысы Офицеров Никита
Җитәкче: Гайнуллина Ләйсән Рияз кызы
Казан, 2012
Эчтәлек
1. Кереш.....................................................................................................2
2. Төп өлеш................................................................................................3
2.1. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы чагылышы. .............3
2.2. Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы. ..................................4
3. Йомгаклау. Кирәкми безгә сугыш......................................................10
4. Кулланылган әдәбият...........................................................................11
КЕРЕШ
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды.
Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. “Татар сугышчылары” сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерделәр.Сугыш башлану белән үк, барлык татар язучыларының уртак фикерләрен белдереп, өлкән әдип Шәриф Камал “Без җиңәчәкбез” дигән ялкынлы публицистик мәкалә белән чыкты. Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше. Герой- шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка шагыйрьләр, язучылар Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.
Сугыш елларында поэзия, проза, драматургиядә, гомумән, әдәбиятнең барлык жанрларында да изге Ватан өчен көрәш һәм батырлык темасы үзәктә торды. Сугышның башлангыч чоры һәм аның хәлиткеч вакыйгалары, Бөек җиңүгә килүнең авыр юллары - болар барысы да әдәбиятта үзәк темалар буларак чагылыш тапты.
ТӨП ӨЛЕШ.
2.1. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле Татар үлемен көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М.Әблиев, А.Алиш, К.Басыйров, Н.Баян, Ф.Кәрим, М.Җәлил һәм башкалар бар.
2.2. Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы
Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрьләр Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил турында әйтеп узасым килә.
Фатих Карим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Кайчан гына, кем генә татар поззиясенең казанышлары турында сөйләмәсен, Һади Такташ исеме белән рәттән ул һәрвакыт ике якты исемне - Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим исемнәрен әйтер.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла;
Илең турында уйласаң-
Гомерең озын була,-
дигән канатлы сүзләрне Фатих Кәрим язды. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән расланды. Үзе турында шагыйрь бик хаклы рәвештә:
Гамьсезгомер өчен тумадым мин,
Ялкынланып яшәү- теләгем,
Шаулы шигъри хисләр диңгезең
Дулкынчысы минем йөрәгем,-
дип белдерде.
Фатих Кәрим сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Аның “Кереш җыр” исемле шигырен искә төшерик:
Мин рядовой солдат булдым бу сугышта,
Тик бер нәрсә белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламадым шатлык, кайгыдан.
Фатих Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр халкына кала йокылар».
Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу- халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч.
Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый. Совет кешеләре арасында рядовой солдат, шагыйрь Фатих Кәрим дә бар иде. Шагыйрьнең сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган “Ант” шигырендә Ф.Кәрим газиз Ватанны, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Ана һәм бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең ирекле көне өчен утка көрә. Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Ф.Кәрим Ватан азатлыгы өчен гомерен дә бирә.
Ф.Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең поэзиясендә фашизмны фаш итә. “Безнең яздыр” шигырендә ул ике дөньяны: вакытлыча немец илбасарлары аягы астында булган җирләрне һәм Туган илебезнең тыныч җирләрен чагыштыра.
Бездә хәзер ямьле яздыр, иркәм,
Көн кояшлы, төннәр айлыдыр,
Идел буендагы бакчаларда
Сыерчыклар ярсып сайрыйдыр,-
дип, шагыйрь туган җиренең матурлыгын күз алдына китерә. Һәм шушы күренешләргә:
Ә биредә, без фашистлар белән
Бугазланган урман, кырларда,
Күңел өчен бер генә кош та юк
Язны хәтерләтеп җырларга,-
дигән юлларны каршы куя.
Ф.Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күп милләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.
Фашист илгә үлем китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып үтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
Таң һәм яз, якты кояш һәм чәчәкләр, мәхәббзт һәм җыр, ярсып сайраучы сыерчыклар- барыса да безнең яклы, безгә юлдаш. Шушы чынлыкны тирәннән аңлаган кеше буларак, Ф.Кәрим тик бер теләк белән:
Дошманга ялкын сибүче,
Җил булып барсам иде,
Тәвәкәллек, батырлыкта,
Җыр булып калсам иде,-
дигән теләк белән яна. Һәм горур итеп: “Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе”, - дип белдерә.
Ф.Кәрим- бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.
Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, -
дип язды ул “Ватаным өчен” шигырендә.
Шулай, безнең яраткан фронтовик шагыйребез бик күп авырлыклар, төрле фаҗигаләр күрә. Тик барысы да бит шушы дәһшәтле сугыш аркасында. Ә бит бу фаҗигане без, халык тудырмады: аны Гитлер, кешелекнең явыз дошманы- фашизм тудырды. Моңа бит башка беркем дә гаепле түгел. Тик менә Ф. Кәримнең 1938 нче елның 3 нче гыйнварында кулга алынуына кем гаепле икән?
Бу безгә озак еллар буена билгеле булмады. Фатихны кулга контрреволюцион пропаганда алып баруда гаепләнүләрен без никадәр вакыт ишетмәдек, белмәдек. Ә аны ни өчен халыкка чыгармадылар? Ни өчен ул алдагы елларда билгеле булмады? Дәлилсез мондый уйдырмаларга кем ошансын?!
Шулай итеп, шагыйрьне төрмәгә ябалар һәм шуңа өстәп тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына тарталар.
Өч ел вакыт үткәннән соң, тоткынның туктаусыз җибәреп торган язма шикаятьләре- жалобалары тәэсирендә, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә, 1941 нче елның 1 нче декабрендә әдип акланып иреккә чыгарыла. Болар- хәзерге көндә Ф.Кәрим турында ид соңгы фактлар, иң соңгы белешмәләр.
Сугыш - афәт, фаҗига, һәләкәт ул. Әнә шул фаҗигане, шигырь- поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын ана һәм бала язмышында күрсәтү дә үзәк өзгеч юлларда бирелә:
Ана, мәрхәмәтле газиз ана,
Я, әйт әле, әйтче, - аларның,
Канлы куллар белән каерып алып,
Күкрәгенә кыскан балаңны
Танк асларына ыргытуын
Күрер көнгә калдыкмыни без?!
“Туктатыйк”
Менә аның “Гөлсем” поэмасы:
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
-Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, баланың
Бераз тиресен турап аламын.
Шушы дүртюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың, бала анасы- Гөлсемнең ни гаебе бар? Ә ни өчен баланы тилмертергә кирәк?
Ул нәрсәдә гаепләнә? Ни өчен аны газаплыйлар?.. Поэманы укыганнан соң әнә шундый сораулар күңелне газаплыйлар, йөрәкне телгәлиләр. Шул ук сугыш фаҗигасе чагыла. Әлеге поэмадагы вакыйгалар фашист-йорткычларының чын йөзен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да,
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
Фашист- ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә- балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, “бала каны эчкән вәхшигә” суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.
Шагыйрьнең “Партизан хатыны”, “Гөлсем” кебек поэмалары, халыкара трибунада- Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.
Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутн әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын,дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.
Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионланган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын
ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
Фашист илбасарларын шагыйрь “сабыйларның яшен суыручы иң әшәке корт” дип атый. Һәм бик дйрес әйтә. Сибгат Хәким дә бит фашистларга тирән нәфрәт белдергән шагыйрь болай ди: «Фатих Кәримдәге ярсу, хыялый моң Бөек Ватан сугышы чорында шулай ташый башлаган икән, гәҗәп түгел, чөнки ил язмышы шагыйрьнең язмышы аша уза”. Әдипнең бу сүзләре, чынлап та, Фатихка туры килә һәм алдагы сүзләрне аклый.
Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.
Йомгаклау
Кирәкми безгә сугыш
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә.
Мин елның бер атнасын тулысынча тынычлыкка багышлар идем...Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде.
Мин дә миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам, чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә “сугыш” дип янарлар идеме икән?
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә, без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.
Кулланылган әдәбият
1. 1.Әсәрләр. 4 томда. Т. 1—4.—Казан: Таткитнәшр., 1975—1976. Т. 1. Шигырьләр. 1975. 559 б. 12 000. Т. 2. Шигырьләр. Либреттолар. 1976. 592 б. 12 000. Т. 3. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләре биографик материаллар, хатлар. 1976. 648 б. 13 000. Т. 4. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. 1976. 560 б. 10 000.
2. Сайланма әсәрләр. 3 томда. Т. 1—3.—Казан: Таткнигоиздат, 1955—1956. Т. 1. 1955. 640 б., ил. 10 000. Т. 2. 1955. 480 б., ил. 10 000. Т. 3. 1956. 422 б., ил. 10 000.
3. Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. [Ә. Исхак һәм Г. Кашшаф мәкаләләре белән].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 551 б., портр. 14 000.
4. Барабыз: (Шигырьләр): Революция көрәшчеләре өчен ясалган кичәләргә-материаллар.— Казан: МОПРныңТатарстан өлкәкомитеты нәшере, 1925.— 39 б. 5000.
5. Авылда пионер эшләре.—М.: СССР халыкларыныңүзәк нәшр., 1929.— 67 б. 3000.
6. Иптәшкә. (Теләктәшкә): Шигырьләр җыентыгы.— М.: СССР халыклары¬ныңүзәк нәшр., 1929.—79 б. 3000.
7. Орденлы миллионнар: Шигырьләр җыентыгы.— Казан: Таткитнәшр., 1934.— 122 б. 5000.
8. Шигырьләр һәм поэмалар.—Казан: Татгосиздат, 1934.—267 б., портр. 3000.
9. Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1939.—72 б.—(Мәкт. сериясе). 6150.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды.
Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. “Татар сугышчылары” сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерделәр. Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше. Герой- шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка шагыйрьләр, язучылар Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.
Сугыш елларында поэзия, проза, драматургиядә, гомумән, әдәбиятнең барлык жанрларында да изге Ватан өчен көрәш һәм батырлык темасы үзәктә торды. Сугышның башлангыч чоры һәм аның хәлиткеч вакыйгалары, Бөек җиңүгә килүнең авыр юллары - болар барысы да әдәбиятта үзәк темалар буларак чагылыш тапты.
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле Татар үлемен көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М.Әблиев, А.Алиш, К.Басыйров, Н.Баян, Ф.Кәрим, М.Җәлил һәм башкалар бар.
Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрьләр Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил турында әйтеп узасым килә.
Фатих Карим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе.
Фатих Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр халкына кала йокылар».
Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу - халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч.
“Ант” шигырендә Ф.Кәрим газиз Ватанны, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Ана һәм бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең ирекле көне өчен утка көрә. Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Ф.Кәрим Ватан азатлыгы өчен гомерен дә бирә.
Ф.Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күп милләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.
Ф.Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.
Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, -
дип язды ул “Ватаным өчен” шигырендә.
Шулай, безнең яраткан фронтовик шагыйребез бик күп авырлыклар, төрле фаҗигаләр күрә. Тик барысы да бит шушы дәһшәтле сугыш аркасында. Ә бит бу фаҗигане без, халык тудырмады: аны Гитлер, кешелекнең явыз дошманы- фашизм тудырды. Моңа бит башка беркем дә гаепле түгел.
Сугыш - афәт, фаҗига, һәләкәт ул. Әнә шул фаҗигане, шигырь- поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
-Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, баланың
Бераз тиресен турап аламын.
Фашист- ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә - балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, “бала каны эчкән вәхшигә” суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.
Шагыйрьнең “Партизан хатыны”, “Гөлсем” кебек поэмалары, халыкара трибунада - Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.
Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионланган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын
ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә.
Мин елның бер атнасын тулысынча тынычлыкка багышлар идем...Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде.
Мин дә миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам, чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә “сугыш” дип янарлар идеме икән?
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә, без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.
Хрюк на ёлке
«Течет река Волга»
Есть ли лёд на других планетах?
Весенние чудеса
Проказы старухи-зимы