УКУЧЫ ҮЗНЕҢ ЭШЕНДӘ УКЫГАН МӘКТӘБЕ ТУРЫНДА СӨЙЛИ
Вложение | Размер |
---|---|
dustyma_hat.doc | 31 КБ |
Дустыма хат. Исәнме, кадерле дустым. Әйе, син бу хатны кулыңда тоткач, һәм шушы минутта аны укыгач, мин сине үземнең дустым дип саныйм. Бәлки, дустым гана түгел, ә сердәшем дип тә, әйтер идем. Үзем Татарстанның иң матур шәһәрләренең берсендә – Бөгелмәдә яшим. Биредә унсигезенче гасырдан башлап татарлар белән руслар янәшә яшәп, бер-берсенә ярдәм иткәннәр, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәннәр. Быел туган шәһәремә 230 ел. Ул зур түгел, әмма үзенең кешеләре һәм казанышлары белән дан тота. Бүгенге Бөгелмә үзенең уку йортлары, бигрәк тә мәктәпләре белән горурлана ала. Мин, мәсәлән, биш ел элек ачылган профильле мәктәптә – Кадетлар мәктәбендә укыйм. Мәктәбебез ике катлы матур бинада урнашкан, һәм ул заманча җиһазландырылган. Безнең анда гади мәктәпләрдә өйрәнә торган фәннәр белән беррәттән хәрби эшләр буенча дәресләр дә бар. Биредә 5нче сыйныфтан 11нче сыныфка кадәр кадетлар укый. Күпчелек малайлар үз тормышларын хәрби һөнәре белән бәйләргә теләп, бирегә укырга керәләр. Кадетлар Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мәктәпләреннән җыелган. Малайларның күбесе тормыш сынауларын үткән: язмыш аларны дөньядагы иң кадерле кешеләре – я әтисе, я әнисез калдырган. Әмма малайлар төшенкелеккә бирелмиләр, алар мәктәп дөньсында кайнашып-гөрләшеп яшиләр. Башка мәктәпләрдә укучылар 5-6 дәрес укып өйгә кайтып китсәләр, безнең мәктәп кадетлары дәресләрдән соң хәрби эш буенча махсус дәресләрдә белем алалар. Мәктәбебездә спортка зур игътибар бирелә. Һәр көнебез иртәнге зарядкадан башланып китә. Физкультура дәресләрендә һәм дәресләрдән соң төрле ярышларга әзерләнәбез. Ел дәвамында шәһәр, Республика, Россия күләмендә уздырылган төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешәбез. Ә җиңүгә ирешергә укытучаларыбыз гына түгел, ә бер-беребезне аңлау, бер-беребезгә булышу, тырышлык, бердәмлек һәм дуслык хисе ярдәм итә. Бездәге укытучылар һәм укучылар бергәләшеп, зур һәм тату гаилә кебек, яшиләр. Ә синең мәктәбеңдә ничек? Безнең мәктәп турында сөйләгәннәр ошадымы? Кызыксынсаң, үзебезнең мәктәпкә кунакка көтеп калам. Ә хатымны әдип сүзе белән тәмамлыйсым килә: Бик күп булсын дусларыгыз, Дуслар белән уртак булсын уйларыгыз. Дус ул – юлдаш, дус ул – сердәш, дус – ул – терәк, Җир йөзендә яшәү өчен дуслар кирәк. Мингазов Марсель, 10нчы сыйныф кадеты, Кадетлар мәктәбе, Бөгелмә шәһәре |
Снежный всадник
Три орешка для Золушки
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Загадочная система из шести экзопланет
Как я избавился от обидчивости