Эчтәлек:
1. Кереш: 3-4 бит.
2. Төп өлеш: 5-10 бит.
3. Йомгаклау: 11 бит.
4. Кулланылган әдәбият исемлеге: 12 бит.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_izhatynda_satira.doc | 71.5 КБ |
Межрегиональный конкурс научно-исследовательских работ
имени Каюма Насыйри
СЕКЦИЯ:
Татарский язык и литература
« Габдулла Тукай иҗатында сатира »
Эшне башкарды: Ильина Анна
10 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Әмирова Гөлүсә Хәмзә кызы
Казан 2012 ел
Эчтәлек:
Кереш.
Даһилар гомере гасырлар белән генә исәпләнә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның да дөньяга килүенә 126 ел тулды. Бу чор эчендә аның туган халкы һәм Ватаны тормышында, тарихында искиткеч хәлләр, үзгәрешләр булды. Тукай шәхесе үзе аларның һәммәсенә шаһит булмаса да, әмма аның иҗаты һәм шунда гәүдәләнгән якты сурәте, каты тарихи сынауларны кичеп, онытылмый-югалмый, безнең көннәргә килеп иреште. Бу инде — тарихның чын талантларга халык белән мәңге бергә яшәргә биргән хокукы да, мәрхәмәте дә, хөкеме дә.
Ни өчен Тукай, замандаш шагыйрьләре арасыннан иң беренче булып, халык күңеленә тирән кереп урнашкан дигән сорауга җавап бик күптән бирелгән шикелле. Әмма мәсьәләнең конкрет җавап сораган ягы — әдип, художник, шагыйрьнең халык күңеленә керү серен ничек итеп сәнгатькә, шигърияткә әверелдерүендә, Г. Ибраһимов әйткәнчә, әдипне, художникны халыкның «үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере — иштә шул ике йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә тәҗәссем итүендә, сүз беләнме, рәсем беләнме — шуның гәүдәләнә алуында; тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькәр йөрәгеннән халык йөрәгенә тугърыдан-тугъры юл салынуындадыр».
Тукай — әнә шул максатка татар әдәбиятында тиз арада ирешкән бөек шагыйрь, һичшиксез, ул татар поэзиясендә чын мәгънәсендәге халыкчанлыкның шигъри серен, матурлыгын ачып, аны иң югары идеал итеп раслады һәм сурәтләде.
Әлбәттә, шагыйрьнең сабый чагыннан ук бәхетсез язмыш тарафыннан кыерсытылуы, ягъни иске җәмгыятьнең материаль һәм рухи авырлык-газапларын бик яшьләй гади халыкның үз баласы булып башыннан кичерүе аның дөньяга карашында, рухында тамыр җибәрәчәк халыкчанлыкның беренче орлыклары, яралгылары, күзәнәкләре булгандыр. Әмма бу яралгы-күзәнәкләрнең үсеп, чәчәк атып китүе өчен заманның зур иҗтимагый шартлары һәм көрәшләре аша узарга кирәк иде. Әдип иҗатында халыкчанлыкның аңлы һәм югары идея-эстетик максатка әверелүен шунсыз күз алдына китерү кыен булыр..
Проектның фәнни яктан әһәмияте: Габдулла Тукайның тормыш юлын, педагогик һәм әдәби мирасын барлау, татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтү.
Балалыгының беренче елларыннан ук Габдулла Тукай ятимлек михнәтләрен, кыерсытуларны кичерә башлаган һәм гадәттән тыш язмыш ихтыярына ташланган шәхес булып күз алдына баса. Аның «Исемдә калганнар» (1909) дигән билгеле истәлекләрендә бу язмышның нидән гыйбарәт икәнлеге бик тулы сурәтләнгән. Шагыйрь анда: «Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән...» дип, бала чагының үз тормыш тарихыңда гел караңгылык кына түгел, ә ниндидер яктылык эзләре калдырганлыгын да әйтергә теләгән иде.
Г. Тукай иҗатында сатира.
Тукай иҗатының халыкчанлыгы Ватан һәм халык азатлыгына, җәмгыятьнең алга барышына тоткарлык булган явыз көчләр, явыз күренешләр белән көрәштә җитлекте. Шагыйрьнең халык позициясеннән чыгып, изелгән демократик катлауларны яклап эш итүе аның иҗатында киң колач алган сатирага үткенлек бирде, нык таяныч булды. Тукай чорындагы сатираның дәрәҗәсен күз алдына китергәндә, аның байтак өлеше принципиаль югарылыкта тормавы, халыкчан караш белән сугарыла алмавы күренә. «Тукай әнә шул югарылыкны эзли һәм иң вак мәсьәләләрдән көлгәндә дә, аларның иҗтимагый үсеш өчен зарарлы ролен күз алдында тота иде».
XIX йөз мәгърифәтчеләре татар җәмгыятенең тарихи прогрессына дин, шәригать исеменнән каршы торган кадимчелекне, җаһиллекне, наданлыкны, гомумән урта гасырчылыкны тәнкыйтьләү, фаш итү рухында киң чыгышлар ясадылар, фәлсәфи һәм әдәби әсәрләр яздылар. Бу, әлбәттә, яңалык белән искелек көрәшенең тагып да кискенләшә, аның иҗтимагый һәм әхлакый эчтәлеге киңәя, тирәнәя барганлыкны күрсәтте. Татар җәмгыятенең аерым катлауларында уяна, формалаша башлаган протестның чагылышы иде ул. Мәгърифәтчелек әдәбияты шуның көзгесе булды. Беренче рус революциясе әнә шул тәнкыйть һәм протест чаткыларын дөрләтеп җибәрде. Тукай иҗатының башлангычында ук инде шул чаткылар сатирик ялкынга әверелде. Мәгърифәтчелек тәнкыйтен дәвам иттереп, аның каләме милләтнең күпчелеген гасырлар буе изеп килгән кара көчләргә, сорыкортларга кадалды. Татар җәмгыятен патриархаль-феодаль йомыклыкта түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды шагыйрь:
Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!..
...Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»
Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;
Тотып ярсак болары без заман үткәрми, картаймай.
(«Сорыкортларга», 1906. I, 42 б.)
Тукайның революция чорында бер-бер артлы басылып торган күпләгән шигырь һәм мәкаләләрендә әнә шундый кыюлык белән әйтелгән фикерләр тулып ята. Алар беренче нәүбәттә реакцион дин башлыкларын фаш итәләр. Әмма шуның белән бергә үк Тукай сатирасында гомумән самодержавие тәртипләрен саклауга терәк булган, ягъни халык демократиясен теләмәгән бюрократизм һәм либерализм вәкилләренең чын йөзләрен ачу, битлекләрен ерту тенденциясе дә нык сизелде. Аның «Шартлар» (1906) памфлетында милли буржуазия идеологларына һәм аларның «Мөселман иттифакы» дигән партиясенә биргән үтергеч характеристикасы әнә шул тенденциянең беренче классик үрнәге булып тора. Бу памфлетта «миллилек» битлеген кигән буржуаз интеллигентларның бөтен кыланышлары капитал өчен эшләнгәнлеге һәм социализмга дошманлыгы фаш ителгән. Бу очракта Тукай гаять ачык политик уяулык күрсәтә.
Шагыйрьнең Уральскида чакта — «Уклар», Казанга килгәч, «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» кебек көлке журналларын чыгаруга якыннан булышлыгы, аларга иң беренче автор булып катнашуы, эшләве татар сатирик матбугатын үстерү өчен көрәшнең мактаулы сәхифәләрендә урын алды.
Сатира ул милли әдәби фикерләүнең өлгергәнлеген күрсәтә, әдәбиятның тарихи чынбарлык һәм халык нәфрәте белән сугарылып, реализм юлына чыгуын раслый. Тукай тарихны яңарту өчен, самодержавие җәбереннән һәм капитал коллыгыннан котылу өчен барган көрәш җырчысы булып әдәбият мәйданына аяк басты. Шуңа күрә ул тормышта, кешеләр арасында яхшылык һәм матурлык тантанасын урнаштыру явызлык белән сугышудан башка мөмкин түгеллеген яхшы аңлады: Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм — сүгәм, мактый алмыйм! —
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин! —
диде ул «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907. I, 104 б.) шигырендә. Бу сүзләрдә аның иҗаты аша үткән идея-эстетик принцип чагылды. Ул принцип исә явызлыкны фаш итеп, аны халык хөкеменә кую, хурлык тактасына кадаклау максатыннан гыйбарәт. Чыннан да, халык азатлыгы, прогрессы юлына нинди көчләр аркылы килсә, Тукай аларны үз вакытында күрә һәм фаш итә алды. Шагыйрь сатираның һәр очракта көчле корал булуын аңлап эш итте: «Көлке матбугат шул кадәр көчле ки, кисек башларны яңадан муенга утырта ала» (IV, 141 б.),— дип бәяләде ул сатирик әдәбиятны. Бу төр әдәбиятның халыкка аңлаешлы, үтемле булуына ирешү юлында Тукай аның төрле форма һәм алымнарыннан файдалану осталыгын күрсәтте. Шуларның берсе, мәсәлән, халык поэзиясенә мөрәҗәгать ятү булып, сатирик җырлар тудыруны да шагыйрь бик кирәкле иҗади эш дип санады: «Чөнки,— диде ул,— көленергә тиеш бер нәрсәдән бер-ике юллык сүзләр белән тиз генә көленеп ташланыла иде».
Тукай иҗатының башыннан ук поэзия белән публицистика арасындагы бәйләнешнең дә бер сызыгын сатирик пафос билгели Искелеккә каршы көрәшнең, аңардан мәсхәрәле көлүнең бер төре буларак, пародия — бик характерлы әдәби чараларның берсе. Тукай иҗатында ул чынмәгънәсендә идея-эстетик көрәш коралына әверелде, турылык алды.
«Яна Кисекбаш» поэмасы Россиядә Столыпин реакциясе чамадан ашкан вакытларда язылуы һәм шул реакциягә хезмәт иткән Казан Печән базары «каһарманнарын» фаш итүе белән аеруча сугышчан политик әһәмияткә ия булды, алдынгы татар җәмәгатьчелеген реакция белән көрәшкә рухландырды һәм Тукай сатирик талантыныц тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтте. Үз вакытында ук инде шагыйрьнец замандашлары моца бик сизгер рәвештә игътибар итәләр. Ф. Әмирхан, мәсәлән, «Яңа Кисекбаш»ка багышланган рецензиясендә нәкъ шул турыда язып, болай дигән: «Вакыйган дә, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә Максудына иң муафикъ чыкканыдыр... Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, алар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады».
Бер Ф. Әмирхан гына түгел, татар әдипләренең күпчелеге теленнән Тукай сатирасының реакциягә каршы көрәштәге роле һәм милли әдәбиятны үстерүдәге әһәмияте икърар ителде. Әлбәттә, Тукай, беренче нәүбәттә, татар җәмгыятен үзгәртү, яңарту өчен көрәшкә чыккан эшлекле. Аның сатирасы да шул максатка хезмәт итте. Әмма шуны да әйтергә кирәк: Тукай татар җәмгыятендәге явызлыкны, реакцияне фаш итү белән генә чикләнмәде, ә аның сатирик уклары Россия күләмендәгеләрен дә, аннан тыштагыларын да үтәләй җәрәхәтли алды. Бу яктан да аның тематикасы, объектлары милли кысалардан күп читкә чыкты. Үзенең жанр төсмерләре белән дә Тукай сатирасы шактый киң колачлы. Аныц палитрасында сарказм, ирония, памфлет, пародия, юмор һ. б. шундый көлү алымнарының бер-берсе белән аерылгысыз булуы да, тыгыз бәйләнештә кулланылуы да игътибарга лаек. Фаш ителергә, көленергә тиешле объектка, темага нисбәтән ул алымнарның теге йә бусы өстенлек итәргә мөмкин. Тукай сатирасында аларныц һәммәсен дә табып була. Бу сатирадагы төрлелекнең, дә, үткенлекнең дә төп сәбәбе, әлбәттә, Тукай халыкчанлыгының, ирек сөючәнлегенең, тарихи оптимизмының һәм иҗтимагый активлыгының заман чынбарлыгы белән гаять дәрәҗәдә тирән бәйләнешкә керә алуында, реалистик кырыслыгында һәм сәнгатьчә сизгерлегендә. Шагыйрьнең сатирик темпераменты искиткеч югары һәм кайнар булды. «Йөрәкләргә үтә торган ачы көлү, елатырлык көлү, юк итеп ташларлык көлү, көлгән чагында татар тормышының тынчып-сасып беткән якларын айкап ташларлык җилле, давыллы көлү кирәк иде. Билгеле, мондый чакта гөнаһсыз, «тешсез», уйнап шаяру алымы белән юмор рәвешендә генә көлү зур тәэсир итә алмый! Бу күренешкә каршы ригаясез сатира, үтереп ташларлык сарказм, ачуланган памфлет кирәк иде.
Кызганычсыз ирония кирәк иде. Менә татарның иске феодализм калдыгы дөньясыннан Тукай шул рәвештә көлде».
Һичшиксез, Тукай көлүеннән халык көчен, халык аңын озак гасырлар басып килгән һәм кешелекнең алга барышына аркылы яткан явызлыкны нәфрәтләп, фаш итеп һәм мәсхәрәләп көлү пафосы бәреп тора. Бу көлү татар демократик әдәбиятындагы критицизмның төп рухын билгеләгән пафос та иде. Бу көлү татар әдәбиятыныц прогрессив ролен тагын да күтәрде, аныц гуманистик эчтәлеген чынбарлыкка актив мөнәсәбәт белән сугарды һәм изелгән кешене явызлык белән көрәшкә уяту максатына хезмәт итте.
Д. М. Горький 1916 елда шагыйрьләрнең берсенә җибәргән хатында түбәндәге шелтәле сүзләрне язган: «Хәзерге заман шагыйрьләренең күпчелеге нәкъ кеше тормаган атауларда, тормыштан читтә, аның хаосыннан читтә яши. Бу, әлбәттә, чынбарлык хаосында яшәүгә караганда җиңелрәк һәм җайлырак, ләкин ул — үзеңне талау дигән сүз. Робинзон булмаска кирәк, булмаска! Яшәргә, кычкырырга, көләргә, сүгенергә, сөяргә кирәк!»
Татар поэзиясендә кем дигәндә, барысыннан да элек Тукай робинзонлыкка каршы булды: ул тормышны ыгы-зыгысы белән күрергә омтылды, аның хаосы эчендә яшәде-кычкырды, көлде, елады, сүгенде, сөйде һәм сөенде. С. Рәмиевкә җибәргән хатларының берсендә Тукай үзенә, гаять бер кыюлык белән, төгәл характеристика биргән: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит». Чыннан да, бу сүзләрдә шагыйрьнец шәхси һәм иҗади йөзе шактый тулы, дөрес бәя алган.
Тукай үз дөньясына бикләнеп, тар даирә эчендә генә яшәде дип сөйләнүчеләрнең никадәр хаксыз булуы турында әйтеп торасы да юк. Ул фикерләр, шагыйрьнең эчке дөньясы һәм иҗат колачы никадәр киң булуын искә алмыйча, тышкы шәхси мөнәсәбәт һәм тәэсирләр нәтиҗәсе буларак кына әйтелделәр. Дөреслектә исә аның иҗаты тематика һәм жанр ягыннан гына түгел, идея-эстетик байлык һәм төрлелек ягыннан да татар поэзиясендә замандашларыннан бер шагыйрь эшчәнлеге белән дә чагыштырмаслык дәрәҗәдә аерылып торуы ап-ачык.
Караңгылыктан яктылык патшалыгына туктаусыз ашкыну — Тукай рухи һәм иҗади дөньясын үтәдән-үтә сугарган, биләгән ялкынлы хис ул. Бу тойгы-хистә татар шагыйренең рус әдәбияты даһиләренә якын, алар белән уртак гуманистлыгы чагыла. «Бөек рус художниклары — Пушкин, Гоголь, Достоевский, Толстой — караңгылыкта калдылар, әмма аларның үзләрендә үк шул караңгылыктан яшеренеп торырлык көч бар иде: чөнки алар яктылыкка ышандылар,— дигән А. Блок.— Алар яктылыкны белә иделәр. Аларның һәркайсы, үзенең йөрәге астында аларны саклап килгән халык шикелле, караңгылыкта, өметсезлектә, әледән-әле нәфрәтләнеп, тешләрен шыкырдатты. Әмма алар иртәме-соңмы барысы да яңача булачагын, чөнки тормыш гүзәл икәнлеген белә иде». Тукай да, Блок шикелле, яктылыкның һәм гүзәллекнең җиңәчәгенә ышанган әнә шундый бөек шәхесләр сафында урын алды.
Йомгаклау.
Габдулла Тукай — социалистик революция аша безнең чорга килгән һәм халык белән бергә тарихның бөек сынауларын кичерә торган замандашларыбызның күренеклесе. Әйе, ул — безнең замандашыбыз, чөнки ул калдырган иҗат мирасы һәм халыкка күрсәткән изге хезмәте — аның тарих белән һаман да алга барачак һәм һич-кайчан үлмәячәк җанлы сыны, барлыгы, яшәве. Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый. «Тукай шикелле зур шагыйрьләрнең поэзиясе — ул тормыш күренеше, ул тормыштан аерылгысыз, ул тормыш белән бергә алга бара, югары күтәрелә һәм һәрвакыт тере булып, тереләр белән бергә яшәр». Әйе, «тереләр белән тереләрчә сөйлэшә-сөйлэшә», Тукай безнең арада яши, кешелекнең прогрессы, ирек һәм бәхете өчен көрәш сафларында бара.
Шагыйрьнең мәһабәт һәйкәле Татарстан башкаласының үзәгендә басып тора. Ул һәр язда чәчәкләр белән бизәлә. Ел саен шагыйрьгә багышлап шигърият бәйрәмнәре үткәрелә. Аның музейларына йөзләр, меңнәр киләләр. Шәһәрләребезнең урамнары, авыллар, колхозлар, мәктәпләр, китапханәләр, сәнгать һом культура йортлары аның исеме белән аталганнар икән,— бу инде аның истәлеге халык күңеленә бик тирән кереп урнашкан, мәңгеләшкән дигән сүз. Үзе исән чакта ук инде Тукай безнең поэзиянең лирик герое булып әверелде. Аның образы халыкка хезмәт иткән гражданин-шагыйрь итеп сын-ландырылды. Татар совет әдәбиятының барлык жанрларында Тукай образы мактаулы урын алды. Аның лирик, эпик һәм драматик образын тудыру юлында татар әдипләре зур тырышлык һом уңышлык белән иҗат итәләр. Ш\л рәвешчә, Тукай әдәбиятыбыз сәхифәләрендә дә күренекле герой булып яшәвендә дәвам итә.
Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге.
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Развешиваем детские рисунки дома
Кто самый сильный?
Под парусами
Прекрасная химия