Рассказы написанные в кружке "Волшебное перо". На темы: "Сөй,хөрмәт ит китапны!", "Ут - кешенең дусты һәм дошманы".
Вложение | Размер |
---|---|
tvor._rrabota.doc | 29.5 КБ |
Сөй, хөрмәт ит китапны!
“Белем алыйм дисәң ничаклы-
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!”
(Г.Тукай)
Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләребез эшкә җыенганда, без дә изге сәфәргә кузгалабыз , ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотабыз.
Безнең дә хезмәтебез бар. Ул - гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырабыз һәм иң беренче булып кулга китапны алабыз.
“ Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул - адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы!”,- дип язган Ибраһим Гази.
Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Китап- халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы.
Китап- иң якын дус, тугрылыклы юлдаш ул. Мәдәниятлы кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә туган илгә һәм халыкка хезмәт итү, кыюлык, дуслык хисләре тәрбияли.
Гиниятуллин Ильназ
Ут –кешенең дусты һәм дошманы.
Ут- кешенең иң борынгы дусларының берсе. Мең ел элек тә ул кешене җылыткан, кыргый хайваннардан саклаган, азык пешерергә булышкан. Хәзердә ул безнең дустыбыз булып кала. Кеше уттан башка ашарга пешерә һәм җылына алмас иде. Ләкин кеше ут белән дус булмаса, ул бик усал һәм кырыс дошманга әверелә. Әгәр ут кеше карамагыннан читкә тайпылса, нәрсә килеп чыгуы билгеле – янгын. Бу - бик куркыныч бәла-каза. Халык тикмәгә генә: “Карак урласа берне урлый, ә ут бернәрсәсез калдыра”,- димәгән.
Янгын өйдә генә чыкмаска мөмкин, ул табигатьтә, транспортта, җәмәгать урыннарында да булырга мөмкин. Шуның өчен һәрбер кеше, һәр урында үзен ничек тотарга икәнен белергә тиеш. Әлбәттә, иң беренче булып телефонннан 01 номерын җыеп, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк. Ә бит янгыннан саклану өчен күп кенә кагыйдәләр дә бар. Ул иң беренче чиратта шырпы уенчык түгелеген истән чыгармаска, электроприборларны кулланганнан соң сүндерергә, өй тирәсендә ут сүндергеч балон яисә су тутырылган кисмәк булырга тиеш.
Ә табигатьтә ут якканнан соң, учакны сүндерергә кирәк. Җилле һәм бик эссе көннәрне учак ягу тоела. Янгынны сүндерүче гади ысуллар да бар, аларның берсе янучы әйберне калын тукыма яки одеал белән каплау.
Үзенең көчне янгын көченнән дә өстен итеп кую да дөрес түгел. Чөнки янгын милекне генә юк итеп калмый, ул кеше гомерен дә өзәргә мөмкин. Шуның өчен кеше үзенә, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата да игътибарлы булырга тиеш.
Ут безнең дустыбыз булып калсын, ә дошманыбызга әверелмәсен!
Сибгатуллин Рузел
По морям вокруг Земли
Спасибо тебе, дедушка!
Денис-изобретатель (отрывок)
Привередница
Две лягушки