Вильданов Дамир. Сочинение “У войны страшное лицо” 4Б класс.
Вложение | Размер |
---|---|
u_voyny_strashnoe_lico.doc | 37.5 КБ |
У войны страшное лицо.
У войны страшное лицо. Она несёт и холод, и голод, болезни, разлуку, боль и отчаяние. Горькие воспоминания военных лет живут и в моей семье.
Моего деда звали Гарипов Сулейман Гарипович. Он 1913 года рождения. Самые прекрасные годы его молодости были омрачены страшной войной. Как его пытали, когда он был в плену под Кенигсбергом, дедушка не любил рассказывать. Остался страшный шрам под глазом, он ослеп на один глаз.
Дедушка вернулся с войны в начале 50-ых годов. Но и здесь ему пришлось нелегко. В те времена к побывавшим в плену солдатам относились как к врагам народа. Если все в деревне пахали огороды с помощью лошади, то деду не давали её. Он обрабатывал огород своими силами. Было ещё много лишений, которые пришлось пережить ему.
В той войне дед потерял троих родных братьев: двое погибли, один пропал без вести.
Эта война оставила неизгладимый след в душе деда. Спустя несколько десятков лет после войны, он просыпался по ночам с криком: ужасы плена не давали о себе забыть даже через столько времени.
Страшный голод, пережитый во время войны, научил деда ценить каждую крошку хлеба, каждый глоток воды.
Несмотря на все невзгоды, дед не потерял чувство юмора, доброжелательности. К нему всегда заглядывали односельчане. Он любил при разговоре вставлять немецкие слова, любил природу, обязательно утром обходил свои владения, и когда он делал этот обход, всегда напевал народные песни. Любил в шесть часов утра включать радио на татарском языке и слушать новости. Был он всегда в курсе всех событий в мире.
Не стало деда в 2000 году, когда исполнилось ему 87 лет, а мне один годик. Поэтому я его совсем не помню. Мне о нём рассказывала моя мама. Она его очень любит и скучает по нему.
Теперь я знаю, что наш родной человек тоже причастен к этой Великой Победе. И ещё я знаю, война не должна повторяться!
Вильданов Дамир
МАОУ «СОШ №4», 4Б класс
г. Набережные Челны.
Учитель: Маннапова Р.Д.
Бабам турында истәлекләр.
Бабам сугыштан исән-сау кайткан. Әбием әйткәндәй, әллә фәрештәләре саклаган, әллә инде җирдә башкарасы олы, изге эшләре күп булган. Үз күзләрем белән күрмәсәм дә, аның турында ишетеп беләм. Мәртәбәле, хөрмәткә лаек кеше булган дип сөйлиләр. Аның фотосурәте шәһәребезнең почет тактасында даими урын алып торган.
Бабам, Хаҗиев Билал Хаҗи улы, 1910 елның 10 гыйнварында Сарман районының Иске Имән авылында дөньяга килгән. Ул - минем бабамның бабасы.
Гади крестьян гаиләсендә туган бабаем югары уку йортрларын тәмамлый алмаган. Ике сыйныф белеме белән чикләнергә туры килгән. Калган белемнәрне аңа тормыш тәҗрибәсе биргән һәм тумыштан килгән сәләтләре дә ярдәм иткән. Әбием шулай дип сөйли. Колхозга кайткан беренче тракторны аңа биргәннәр. Ә бераздан ул тракторчылар бригадиры итеп билгеләнгән.
Сугышның беренче көннәреннән үк ул фронтка эләгә. Чигенүләр, югалтулар аша да үтә. Сугышчан дуслары фронт кырларында ятып калганда ниләр генә кичерми ул! Озак еллар үткәннән соң да бу турыда тирән әрнү белән сөйли торган була.
Бабам 2нче Украина фронтында хезмәт итә. Укчы полкның батарея сугышчысы була. Курск дугасындагы җәһәннәм утында да калырга туры килә аңа. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Курск сугышында җиңү Совет гаскәрләренә бөтен фронт буенча һөҗүм итү мөмкинлеген ача. Сугышчылар Көнбатышка омтылалар, Сиваш сазлыгын үтеп Перекопны алуда катнаша бабам. Җиңүне ул Венгриянең башкаласы Будапештта каршылый.
Сугыштан соң Кызыл Чаллы колхозын күтәрүгә көч куя, РТС та инженер-механик булып эшли.
Бабам инде юк. Ул 1995 елда вафат булган.Тик безнең күңелләрдә ул һаман яши! Бүгенге аяз күк йөзе, якты кояш, азат тормышыбыз өчен без әби-бабаларыбызга мәңге рәхмәтле!
Әхмәтгәрәев Раил
4 нче мәктәп, 3Б сыйныфы.
Укытучысы: Маннапова Р.Д.
Сугыш – ул фаҗига!
Сугыш эчләрендә кайнамадык,
Кичермәдек әрнү-газаплар,
Тик шулай да йөрәк түрләрендә
Фашизмга ачы нәфрәт бар!
Сугыш – нинди дәһшәтле, авыр һәм шомлы сүз! Ул, бөтен дөняның астын өскә китереп, кешеләрнең язмышларын җимерүче көч! Сугыш аркасында бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгән, күпме сабыйларның уй-хыяллары челпәрәмә килгән.
Сугыш – ул вәхшәт! Күпме авыл, күпме шәһәр җир йөзеннән юк ителгән. Таш һәм агач кынамы соң, тере җаннар яндырылып көл ителгән. Бу хәлләрне Җир анабыз да күтәрә алмаган. Ул да әрнеп елаган.
Сугыш – ул ачлык, ялангачлык, югалтулар һәм аерылулар. Шуның өчен дә әби-бабаларыбыз икмәкне кадерли, валчыгын да җиргә төшерми. Алар һәр туар таңга тынычлык һәм имнлек телиләр. Үзләре күргән һәм кичергәннәрнең кабатлануын теләмиләр.
Сугыш кырларында бик күпләр кайта алмый ятып калганнар. Аналар гомерләре буе ирләрен һәм улларын көтеп яшәгәннәр. Фронттан килгән өчпочмаклы солдат хатларын көн саен укыганнар, аларны сандык төпләрендә кадерләп саклаганнар.
Җиңү көне бар халык өчен олы бәйрәм. Ул башка бер бәйрәмнәргә дә ошамаган. Бу көндә сугыш кичергән кешеләр яшь аралаш елмая. Ә алар инде азаеп бара.
Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзе өчен без ветераннарыбызга бурычлы. Алар алдында без хөрмәт белән баш иябез. Без аларга бик рәхмәтлебез.
Җирдә сугыш кабатланырга тиеш түгел! Ә моның өчен дуслык кирәк. Бар халыклар бергәләп тырышканда гына тынычлыкны саклап була!
Хамматуллина Әдилә
4 нче мәктәп, 3Б сыйныфы.
Укытучысы: Маннапова Р.Д.
Сказка об одной Тайне
Марши для детей в классической музыке
Лиса-охотница
Карандаши в пакете
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?