Латыйпов Булат . Сочинение “Әнием минем”. 4Б сыйныфы.
Вложение | Размер |
---|---|
niem_minem.docx | 11.48 КБ |
Сочинение.
Әнием минем!
Минем әнидән дә матур кеше юк! Минем әнидән дә акыллы кеше юк! Шулай булгач, аны ничек яратмыйсың?!
Әнием! Синең кулларың иң җылы, иң матур куллар. Синең чәчләрең үлән кебек йомшак. Синең тавышың җил кебек назлы.Синең күзләрең йолдызлар кебек серле. Синең йөрәгең кояш кебек кайнар.
Әнием! Син булганга безнең өебез ямьле, син булганга безнең күңелләр нурлы. Син барысына да өлгерәсең. Арыйсыңдыр, тик безгә күрсәтмисең. Эштән һәрвакыт елмаеп кайтып керәсең. Хәлләремне сорашасың, дәрес әзерләргә булышасың. Мин шатланганда, миннән дә ныграк куанасың. Авыр чакларда юатасың.
Әниләр алар бер генә. Аларны сакларга кирәк. Мин дә өй эшләрендә әниемә булдыра алган кадәр булышам. Аны һәрвакыт яхшы билгеләр белән генә сөендерәсем килә. Елмайганда шундый матур бит ул минем әнием! Гел шулай көләч булып калсаң иде син!
Латыйпов Булат.
Яр Чаллы шәһәре,
МАБҮ «4нче гомуми урта белем
бирү мәктәбе», 4Б сыйныфы.
Укытучы: Маннапова Р.Д.
Заяц-хваста
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка