Бөек Җиңү көне...
Халкыбыз өчен моннан да изгерәк, моннан да яктырак , моннан да шатлыклырак һәм бер үк вакытта моңсурак бәйрәм бар микән? Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең кешелек дөньясы өчен әһәмияте ныграк ачыладыр, минемчә.
Вложение | Размер |
---|---|
babamnar_dany_mngelek.docx | 13.75 КБ |
Фаркшина Ләйсән Әсгать кызы, Мәмәт урта мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы.
Бабамнар даны мәңгелек.
Бөек Җиңү көне...
Халкыбыз өчен моннан да изгерәк, моннан да яктырак , моннан да шатлыклырак һәм бер үк вакытта моңсурак бәйрәм бар микән? Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең кешелек дөньясы өчен әһәмияте ныграк ачыладыр, минемчә.
Никадәр корбан белән яуланган ул Бөек Җиңү!
Хәзер без – яшь буын, сугышның ачысын-төчесен, авырлыкларын бары тик китаплар һәм кинофильмнар аша гына күз алдына китерә алабыз.
Авылыбызның нәкъ уртасында, утлы Бөек Ватан сугышы еллары хәтирәсен, халкыбызның күрсәткән батырлыгының бөеклегенә шаһит булып – һәйкәл-обелиск куелган.
Һәйкәл алдында мәңгелек ут.. Мәңгелек хәтирә: “ Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Татар һәм башка милләт сугышчыларының батырлыгы иң бөек бәягә лаек. Дус, тату, бердәм булып алар иңгә-иң торып, немец басып алучыларына каршы кыю һәм куркусыз көрәштеләр.
Дәү әнием сөйләвенчә, минем дә карт бабамнар Бөек Җиңүне яулауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Дәү әниемнең әтисе Батталов Гәрәй Исламгәрәй улы 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә.Ул Ленинград фронтының бөтен газапларын башыннан кичерә.Сталинград шәһәре янында зур батырлыклар күрсәтә.Бабам бик җитез, кыю һәм курку белмәс сугышчы була. Шуның өчен аны күп очракта разведчиклар белән разведкага да җибәрәләр.
1944 нче елның октябрь ае. Штабка бер сатлык җанның бик кирәкле схема-планнарны урлап, дошман ягына качып китүе турында хәбәр килә. Бабам белән бер өлкән старшинага әлеге яшерен документларны частькә табып җиткерергә дигән әмер бирелә. Аларга ярдәмгә разведчикларның бик акыллы ярдәмчесе - эт тә җибәрелә. Бабамнар юлга чыга, сизгер эт эзне шундук ала һәм бабамнарны ияртеп алып китә. Күпмедер баргач, алар бер аланга чыгалар. Анда тузып яткан кәгазь битләре күрәләр. Болар бабамнар эзләгән документлар була. Качкын үз җазасын үзе ала, дошман минасына эләгеп шартлап үлә. Бабам ашыга-ашыга документларны җыя башлый. Ашыгулык, каушаулыктан ул, сугышта бик кирәк булган уяулыкны онытып җибәрә. Бабам минага эләгә. Бәхеткә каршы, ул яралана гына. Мина аның сул аягын өзә, ә сул кулы сына. Батыр өлкән сержант аны плащ – палаткасына сала һәм зур авырлыклар белән частька алып кайта.Шушы ярадан соң бабам бер ел буе госпитальдә дәвалана. Аның аягына гангрена китә.Ул 3 тапкыр авыр операция кичерә - өч тапкыр аягын кисәләр.
Ниһаять, 1945 елның апрель аенда бабам туган авылы Миңлебайга әйләнеп кайта.
Сугыштагы батырлыклары өчен аны ” 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены”,”За освобождение Сталинграда” орденнары һәм медальләр белән бүләклиләр.
Тагын бер карт бабам – Якупов Һади Йосып улы.Ул да шулай ук сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә.Сугышның башыннан ахырынача танкист була.Бабамның сөйләвенчә,танклары яна да, ләкин бабам исән кала. Кышкы салкыннарда да , җәйге челләдә дә танк белән сугышка керәләр алар , курку белмиләр.Хәттә, Берлинның үзәге Рейхстагка кадәр барып җитеп, җиңү байрагын да эләргә насыйп була аларга.
Бабам Дан орденнары кавалеры. Әниемнең исендә калганча, бабамнарның күкрәкләре тулы орден һәм медальләр була . Менә нинди батыр сугышчылар саклаган илебезне явыз дошманнан.
Илебезнең киләчәге имин, аяз булсын! Сабыйларның чиста күк астында бары шат авазлары гына ишетелсен, кайгы- хәсрәт урап узсын барчабызны.
Һәр елны 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан без гаиләбез белән Миңлебайга кайтып, бабамнарны искә алырга зиратка менәбез. Зиратларны чистартабыз,буйыйбыз, чәчкәләр утыртабыз. Бабамнар кабере, аларның батырлыклары алдында баш иябез.Тыныч йоклагыз , ИЛ БАТЫРЛАРЫ!
Сладость для сердца
Есть ли лёд на других планетах?
Спасибо тебе, дедушка!
Кто должен измениться?
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой