о дружбе народов своего района - Кукморского
Вложение | Размер |
---|---|
duslyk_-_boek_koch.docx | 54.92 КБ |
Гыйззәтова Гөлназ, 10 сыйныф
Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татарстаным − дуслык иле!
Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы. Татарстанда бүген 120 дән артык милләт вәкиле һәм этник төркемнәр яши. Республикабыз халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр. Ә җөмһүриятебезнең беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев: “Кем ул иң бәхетле кеше? Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт һ.б. милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул бәхетле”, – дигән.
Димәк, мин бик бәхетле кеше. Чөнки безнең Кукмара үз җирендә төп
4 милләт халкының – татар, удмурт, мари, русларның килешеп, ярдәмләшеп яшәве белән данлыклы. Бу халыкларны тарихи язмыш Казан артында
X гасырда – Идел Болгарстаны заманыннан ук берләштергән. Бүген дә алар үзара тел, гореф-гадәт, мәдәният алмашып, шул ук вакытта үзләренең яшәү рәвешләрен, дингә ышануларын саклап, янәшә күршеләр булып, бер-берсен хөрмәтләп гомер кичерәләр.
Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең якка килегез. Мин туган төбәгемнең бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм, чөнки аның төп байлыгы халкы дип кабул итәм. Халыкларның дуслыгы, бердәмлеге белән матур ул минем Кукмарам.
Районда сан ягыннан татарлардан кала күпчелекне удмуртлар алып тора. Удмурт авыллары да 20 дән артык икән районыбызда. Аларда милли мәктәпләр эшләп килә. Димәк, удмурт балалары берьюлы 4 тел өйрәнәләр!
Мари авылларына исә XVI гасырда ук нигез салынган. XIX гасырның 70 нче елларында алар 6 авыл булып яшәсәләр, 2000 нче елга чиста мари авыллары 2 генә калган.
Рус авыллары 3 дип исәпләдем.
Бүген рус телендә белем бирүче мәктәбебездә исә 545 татар, 48 удмурт, 22 рус, 10 мари, 2 үзбәк, 1 украин баласы укый. Һәрберсе бик теләп татар телен өйрәнә. Башка милләт балалары да татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә оештырылган олимпиада, конкурсларда җиңү яулап, республика күләмендә уңышлы катнашалар. Гаҗәпләнәм мин аларга: балалар бакчасына йөргәннән башлап алар рәхәтләнеп 3-4 телдә сөйләшәләр. Ә үзара дуслык телендә аралашабыз.
Бер-беребезгә хөрмәтебез зур, шунлыктан безнең дуслык та ныграк. Нәкъ Тукайга ияреп:
Рус, удмурт, мари белән тормыш кичерәбез сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, – дия алам.
Районда бәйрәмнәрнең дә исәбе-хисабы юк дисәң була. Ә нинди бәйрәм инде ул кунаксыз! Үзең хөрмәт иткән, якын күргән дусларыңны кунакка чакыру гадәте яши безнең халыкта.
Сабантуй – язгы бәйрәм,
Горурлыгы татарның.
Аннан да күңелле булган
Нинди бәйрәм бар тагын!
Барсы тигез, аермыйлар
Урыс, татар, удмуртны.
Чык уртага, күрсәт сәләт,
Әгәр булсаң булдыклы, –
дип, татар чын мәгънәсендә хезмәт һәм дуслык бәйрәме булган Сабантуйга чакырса, удмурт гөрләтеп – Гырон быдтон, мари – Семык, керәшен татарлары Питрау бәйрәмнәрен үткәрә мәйдан тулы халык җыеп. Русның Май чабу бәйрәме татарның Нәүрүзе (төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме) белән берләшеп китә дияргә дә мөмкин. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан Карга боткасы үткәрү дә күзәтелә авылларда. Татар халкының йола һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, чуваш, мари, удмурт, көнчыгыш славяннарның бәйрәмнәре белән охшаш. Бу – элек-электән бер-берсе белән аралашып, бер үк табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе.
Райондагы төрле милләт вәкилләре үзешчән артистларының илебезнең төрле төбәкләренә барып Сабантуйлары үткәреп кайтуын ничек искә алмаска мөмкин. Мордовия республикасы Ләмбер муниципаль районы Башлыгы Кәбир Альмәшевның “Татар халкының әлеге милли бәйрәмендә барлык милләт вәкилләре дә бердәм катнаша, матур итеп уздырыла ул бездә”, - дип әйтүе халыклар дуслыгы бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә матур бер сыйфат булып сакланганлыгын тоярга ярдәм итә. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кичке уеннар үткәрелү дә бик уңышлы. “Үз халкын сөймәгән башка халыкларны сөймәс”, – диелә татар халык мәкалендә. Туган телебезне, тарихыбызны тагын да тирәнтен өйрәтү, төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгыту, яшь буында милли үзаң формалаштыруның милли мәгариф алдында әһәмиятле проблемаларның берсе булуын күздә тотып, туган җир – изге Ватанын барыннан да газиз күреп яратучы, кадерләүче, аңа хезмәт итәрдәй, милләт мәнфәгатьләрен яклардай шәхес тәрбияләү. ниятеннән укытучыларыбыз безгә рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының отышлы алымнарын киң файдаланалар. Халкыбызның милли бәйрәмнәре “Нәүрүз”, Сабантуйны уздыру, Корбан бәйрәмендә очрашуга ак яулыклы пакь күңелле әбиләребезне дә чакыру бала җанын сафландыра, аңа игелек-изгелек орлыклары сала. Ул бәйрәмнәр эчтәлекләре белән тирән тарихка барып тоташа. Вакыт сынауларын узып, сакланып калган милли уеннар, йолалар, бәйрәмнәр кешенең гармонияле үсешенә йогынты ясаучы табигый чара булып кала. “Үзегез яшәгән төбәктәге һәрбер халыкның борынгыдан килгән йолалары һәм ышануларына, тел һәм яшәү рәвешләренә хөрмәт белән карарга өйрәнегез”, – дия-дия, укытучыбыз Платонова Дамира Даниял кызы дәресләрдә гаҗәеп бәрәкәтле Кукмара туфрагында туып-үскән кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр турында сөйли. Төрле халык вәкилләре арасыннан кемнәр генә чыкмаган да, кемнәр генә ил күгендә йолдыз булып кабынмаган. Биш Советлар Союзы Герое, сигез Социалистик Хезмәт Герое, күренекле революционерлары, танылган дипломатлары, атаклы галимнәре, популяр язучылары, мәшһүр композиторлар, артистлары, галим-укытучылары белән горурлана кукмаралылар. Халкыбызның күңел бизәкләрен туплаган мәктәп музееның бай сәхифәләре исә әдәбият дәресләрен баетып кына калмый, ә әби-бабаларыбыз яшәгән ерак үткәннәр белән тоташтыра, районыбыз җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен, тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята.
Районыбыз халкының үтә тырышлыгын әйтми китү мөмкинме соң? Кукмара Татарстанда иң алга киткән районнарның берсе санала. Анда авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать тармаклары зур үсеш алган. Татарстанда чыгарыла торган сәнәгать товарларының 3% ы Кукмарада чыгарылганын, металл савыт-сабалар заводы, 6 нчы тегү фабрикасы, киез-киез итек комбинаты җитештергән товарларның бөтендөнья базарында киң ихтыяҗ белән файдаланылганын искә алу моңа ачык мисал.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә. "Тугры дус − җанлы хәзинә" диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.
Безнең халкыбыз шулай дустанә мөнәсәбәт, күмәк тырыш хезмәт нәтиҗәсендә рәхәтләнеп яши дияр идем мин. Үзара татулык, дуслык җир җимертә, диләр бит.
Кукмарам!
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге,
Халыклар дуслыгы терәге,
Бердәмлек, тигезлек төбәге.
Что есть на свете красота?
Большое - маленькое
Сверчок
Есть ли лёд на других планетах?
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое