Участие в региональном конкурсе "эхо веков"
Вложение | Размер |
---|---|
boryngydan_kilechekke._elmet_rayony_tuben_maktama_1_urta_mektebe.docx | 37.36 КБ |
Әлмәт муниципаль районы
Түбән Мактама 1-нче урта мәктәбе
Некрасов урамы, 7 нче йорт. Тел. (8-8553) 36-17-53
Башкаручы: 7 нче сыйныф укучысыХәлиуллина Айгөл Әнвәр кызы,13 яшь
Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе, С.Садыкова урамы, 7/2.
Тел. (8-8553) 36-04-41
Борынгыдан - киләчәккә
Җитәкче:
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Йосыпова
Рима Мирзаһит кызы
Түбән Мактама - 2012
Эчтәлек
Бит
Кереш.........................................................................................................................3
Төп өлеш. Авыл тарихы..........................................................................................4
1 бүлек. Авыл тарихындагы төп чорлар................................................................4
2 бүлек. Авыл табигате һәм атамалар ни сөйли?.................................................7
2.1.Тау, чишмә, чокырлар.................................................................................7
2.2. Халык тормышы.........................................................................................8
2.3. Бүгенге авыл................................................................................................9
2.4. Белем учагы...............................................................................................10
2.5. Шарламада бәйрәм шатлыгы...................................................................10
Йомгаклау................................................................................................................12
Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................................13
Кереш
Бу фәнни эшебез туган ягыбыздагы Шарлама авылы тарихы, аның борынгыдан бүгенге көнгә кадәр үткән юлы турында. Авыл тарихы гына түгел, аның кешеләре турында да язуны кирәк санадык. Чөнки тарихны кешеләр тудыра. Авыл тарихы географик урыннар һәм атамалар яктылыгында да сурәтләнде.
Фәнни эш “Борынгыдан – киләчәккә” дип атала.
Максатыбыз: Шарлама авылының килеп чыгышын, тарихын, кешеләрен, географик атамаларны өйрәнү һәм тикшерү.
Түбәндәге бурычларны куйдык:
Фәнни тикшеренү эшенең төп объекты – Әлмәт районы Шаралама авылы; предметы –әлеге авылның тарихы, кешеләре һәм географик атамалары.
Түбәндәге метод – алымнар кулланылды: тикшеренү, эзләнү, күзәтү, гомумиләштерү, анализлау, куллану, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни эшне башкарганда Г.Ф.Саттаров, Ф.Гарипова, Ә.Вәлиәхмәтов хезмәтләре һәм җирле материаллар файдаланылды.
Төп өлеш
1 бүлек. Авыл тарихындагы төп чорлар
Хәтер сукмагыннан йөри торгач,
Күз алдыма килә үткәннәр.
Ә уйларым мине уза-уза.
Очлы тауга менеп җиткәннәр.
Авылга нигез салыну.
Һәрбер кеше үзенең туган җирен, гомер иткән авылын хәтерендә сакларга тиеш. Авыл, туган җир язмышына бер генә кеше дә битараф була алмый. Ул галимме, артистмы, эшче яки җитәкчеме, өлкәнме, сабыймы - туган җирен истән чыгармаска тиеш.
Туган җир, авылның үткәнен, тарихын да белү кирәктер. Бу язмада мин Урсала елгасы буенда утырган, Әлмәт районында бай тарихлы авыллардан саналган, бүгенге көндә 80 гә якын гына хуҗалык исәпләнгән Шарлама авылы турында язасым килә.
Асфальт юллар,
Асфальт юллар китә,
Асфальт юллар илтә кайларга.
Сөләй тавын кисеп асфальт төшә,
Сул кул якта кала Шарлама.
(К. Булатова.”Шарлама” шигыре)
Кабер ташларындагы язуларга, өлкән буын истәлекләренә һәм архив материалларына таянып, авыл турында түбәндәгеләрне сөйләп була.
Авылның тарихы 17 нче гасырларда ук башлана. Башта бу тирәгә башкортлар килеп төпләнә. Соңрак Казан ягыннан да татарлар күчеп киләләр. Кешеләр тирә-яктагы урманнарны кисеп төпләп, тормыш итү өчен җирлек әзерлиләр.
Шарлама авылының тирә-ягы куе урманнар булган, каенлык, күлләр, сазлыклы җирләр дә булган. Авылга терәлеп диярлек торган Очлы тау тоташ урман булган, боргаланып-сыргаланып аккан Урсалы елга шарлап аккан. Шуңадыр инде авылның исемен дә Шарлама дип атаганнар. Тау итәгеннән чыгып яткан чишмәләргә халык суга йөргән. Ә тау өстендә бояр җирләре сузылып яткан. Халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. Авылның күпчелеге авыр тормыш кичергән, байларга һәм боярга ялланып эшләгәннәр.
1861 нче елгы реформадан соң, ир-ат җан башына 1 гектар җир алган. Хатын-кызга анысы да бирелми, көнкүреше бик авыр була, җир өчен ясак түләтәләр. Әгәр түли алмасаң, йорт-җирне саттыралар, тамак ач, өс-баш алама. Урман алпавыт кулында, Астафий дигән алпавыт үзе Мәскәүдә яшәгән, ә биләмәләре монда булган. Карындыклы тәрәзә, чыра яндырылган өй, агач эш кораллары һәм савыт-саба, хәерчелек- болар бар да халыкны тагын бер мәртәбә байларга бәйлелеккә төшергән. Авыл халкы таш чыгарып, урак урып, урман кисеп, печән чабып көнлекчегә әвереләләр. Якын –тирәдәге авыллар кебек Шарлама авылы халкы да “нужа сукмагы” аша дөнья көтә: иртәдән кичкә тикле байларга бил бөгә. Эшләгәннәре өчен бик аз түләгәннәр, эшләгән акчаларын басып калганнар.
19 гасыр урталарына кадәр халыкка белем алырга мөмкинлек булмый: мәктәпләр юк, укый-яза белүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Революциягә кадәр авылда укый-яза бечүчеләр бик аз була. Җир бүләргә, көтүгә исемлек кирәк булса, таякны киртләп, кешеләрнең тамгаларын ясап чыкканнар.
Халыкның ризасызлыгына бигрәк тә 1884 нче елда игълан ителгән “Самара губернасында чума белән авырган һәм авыру шиге булган терлекләрне үтерү турындагы” карар сәбәпче була. Халык бу карар белән риза булмый, чөнки ул халыкка файдалы булмый. Бу чорда татар авылларына каршы дәүләт тагын бер политика үткәрә: мөселман авыллары тулысынча христианнар приходларына теркәлергә тиеш диләр. Губернатор татар авылларына каланча куярга, аңа кыңгырау асарга куша. Чуалышлар башлана, үзәген Сөләй авылы тотып тора, Шарлама авылыннан да вәкилләр килә. Аның нәтиҗәсе булып, актив катнашкан 26 кешенең 18 енә төрле сроклы карар чыгарыла. Суд бу чуалышларның икътисади җирлектә икәнлегенә басым ясый, ә христианлаштыру сәясәте икәнлеген таныйсы килми. Бу вакыйгалар тарихка “Чукындыру тарихы” буларак кереп кала.
Төрле еллар барышында Шарлама авылы күрше Сөләй, Урсалбаш авыллары кебек административ үзгәрешләр кичереп тора. Авыл тарихы ил тарихы белән бәйләнеп бара. 1921 нче елгы ачлык күп кенә гомерләрне алып китә. Халык теленә “Сәнәклеләр сугышы” дип кереп калган канлы вакыйгалар 47 кешенең гомерен алып китә. Урсалбаш авылында аларны бер кабергә олылап күмеп куялар.
Билгеле, бу вакытта авылда ныклы власть булмый. Революциянең бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермиләр, кемдер качып калган, байраклар моменттан файдаланып, халыкка каршы төрле законсызлыклар эшләгәннәр.
Гражданнар сугышында авылдашлар.
Гражданнар сугышына Шарлама авылыннан 8 кеше катнаша. Болар: Җәләев Бикмөхәммәт, Хәбибуллин Нәгыймулла, Якупов Йосыф, Вәлиуллин Зыя, Вәлиуллин Хисаметдин, Гәрәев Дәүли, Җәләев Минәчтин, Минегалиев Әхмәт.
Колхозлашу еллары.
1930-1935 нче елларда колхозлашу чоры башлана. Халык арасында зур буталышлар да була: колхозга керү буенча гаризаларны әле язалар, әле кире алалар. Шулай да колхозга “1 Май” дип исем бирелә. Колхозның атлары һәм сарык фермасы була. Беренче җитәкче булып Зарипов Арслан эшли. Беренче механизатор –Алтынбаев Сәлах, беренче коммунист һәм комсомоллар килеп чыга. Авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1932 нче елда Әлмәт МТСы колхозга техника белән ярдәм итә башлый. Сөләй, Шарлама, Урсалбаш авылларына бер бригада җибәрә. 1934 нче елның җәендә партиянең Халык комиссариты советы карары белән колхозчы ударникларның беренче республика съезды була. Анда “1 Май” колхозыннан Шарлама авылы кешесе Нәфыйков Шәкүр бара. 1942-1974 нче елларда колхозны Минһаҗев Нурмый җитәкли. Бу чорга инде Шарлама һәм Сөләй авыллары бер колхозга берләшә, “Фрунзе” исемен йөртә башлый. Минһаҗев Нурмый 31 ел дәвамында әлеге җаваплы эшне башкара. Авыл хуҗалыгындагы казанышлары һәм туган колхозының үсеше өчен СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була, атказанган колхозчы исемен ала. Сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыкларын югары бәяләп, ул 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе ордены, медальләр белән бүләкләнә.
2 бүлек. Авыл табигате һәм атамалар ни сөйли?
2.1.Тау, чишмә, чокырлар
Авыл тарихы турында язганда аның табигатен тасвирламый китеп булмый. Чөнки кешенең табигатькә тәэсире көннән көн арта, шуның аркасында ул танымаслык булып үзгәрә.
Элек электән кешеләр басуларны, урман-кырларны, күлләрне, чокыр-чакырларны, тауларны исемләгәннәр. Бу исемнәр хәзерге көнгәчә шул атамаларны йөртәләр. Авыл тирәсе электән урман, елга белән уратып алынганлыктан, халык җиләк җыярга, печән чабарга, мунча себеркесе әзерләргә табигатькә юнәлгән.
Таулар. Очлы тау. Кемдер аны Кызыл тау дип тә йөртә. Элегрәк, тауның иң биек җиренә бәйрәм хөрмәтенә кызыл флаг эленә һәм В.И.Ленинның зур портреты куела торган була. Суыр тау.Тауда суыр дигән җәнлек күп булганга, тауга шундый исем биргәннәр. Бу тауларда халык гомер-гомергә җиләк җыйган, хәзер авыл көтүе йөри.
Урманнар. Саз урманы, Астафий урманы, Кардон, Камы як урманы. Бу урманнардан халык төзелеш материалы, утын , печән әзерли.
Сазлыклар. Түбән һәм Югары сазлар. Алар мәйданнары белән зурлар, кырыйлары болынлык, камыш, күрән үсә, болын печәне мул була. Халык шуннан печән әзерли. Бу якларда нефть чыгу белән, сазлык буйларында юллар салынган, болынлыклар чәчү өчен файдаланыла. Терлек тә күп йөри. Менә шул сәбәпләр аркасында сазлыкларның исеме генә калып бара.
Чишмәләр. Салкын кое, Улаклы чишмә, Фазыл чишмәсе. Улаклы чишмә колхозның элеккеге яшелчә бакчасы җиреннән труба аша авылга сузылган була. Бүгенге көндә чишмә буе ял итү өчен көйләнгән, урындык, өстәлләр куелган. Ә Фазыл чишмәсе Очлы тау итәге буеннан чыга, суы бик тәмле, кырыйлары матур итеп каралган, утырып ял итәргә, табигать белән хозурланырга була. Ә хәзер һәрбер өйгә су кертелгән.
Чокырлар. Гөлдәлифә чокыры. Авылның түбәнге өлешендә, зыярат янындагы чокыр шулай атала. Халык сөйләве буенча, шул исемдәге кыз язгы ташу вакытында шул чокырдагы суга батып үлгән.
Күл. Авылны елга аша чыгып, болынлык җәелә. Элек бу урында казлар, үрдәкләр җыелган. Хәзер андагы җирләр кипкән, ел саен июль аенда авыл егете фермер Загидуллин Вагыйз Шарлама авыл Сабан туен шунда үткәрә.
Елга-инеш. Урсала суы авылга терәлеп диярлек үтә. Кыр-кырлары матур таллык, тирән яр буйларнда яр карлыгачлары оя кора.
2.2. Халык тормышы
Шарлама авылы бер урам булып урнашкан. Үткән елларда йортлар дүртпочмаклы, кечкенә дүрт тәрәзәле булган. Хәтта кайбер кешеләр мунча зурлыгындагы өйләрдә яшәгән, ихатасы булмаган өйләр дә була. Ихаталар күпчелек киртә, утыртма читәннән тора. Мунча бик сирәк кешедә була, мунчага күршегә йөри торган булалар. Халык мөмкинлегеннән чыгып мал тоткан, абзарлар читәннән үрелгән, салам белән сыланган була.
Эш кораллары.
Халык үзенә кирәкле эш коралларын үзенә булдырган. Чабата ясау, киндер сугу өчен, йон тетү, итек басу, орлык төю, сүс туку өчен җайланмаларны һәркем үзенә булдырырга тырышкан. Бу кешеләрнең тырышлыгы белән бәйләнгән була, билгеле.
Ул вакытта киң таралган ризыкларны да әйтеп китү кирәктер. Ашлардан умач, борчак ашы, төрле боткалар, таба ашлары әзерләнгән. Ашка катык катып ашаганнар. Үлән чәе, кишер чәе эчкәннәр.
Шарлама базары.
Шулай дип аталган бу базарның урыны – Яңа Михайловка авылында булган. Шарлама базары күп еллардан бирле эшләгән, халык тормышында зур роль уйнаган. Халык еракка барып йөри алмаган, үзенә кирәк-яракны шуннан алган. Базар атнага бер көн - якшәмбе генә эшли. Халык анда җәяү йөргән, мөмкинлеге булганнар атта килгән. 1963 нче елны бу базар бетерелә.
Сарык фермасы. Сөләй белән ике арада сарык фермасы урнашкан була. Анда меңәрләгән баш нәселле сарык тергезелгән. Бу фермада көнне төнгә ялгап авыл халкы эшли. Елның төрле фасылында, төрле табигать шартларында, ял көннәрне дә - алар һәрвакыт эштә була. Атнага бер-ике көн пионерлар бәрәннәрне шефка алалар - тимурчылар килә.
1953-1956 нчы елларда авыл электрлаштырыла, 1958-1965 нче елларда һәр йортка радио кертелә, ә 1984 нче елда Шарлама авылы тулысы белән челтәрле газга тоташтырыла. Сөләй, Шарлама, Урсалбаш авыллары асфальт юл белән тоташтырылып, Әлмәткә автобус маршруты ачыла.
Авыл тарихында Бөек Ватан сугышы.
Шарламадан 78 кеше сугышка китә, 37 кеше туган авылларына кайта.
Бөек Ватан сугышыннан 41 кеше әйләнеп кайтмый. Сугыш елларында халык азатлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашлар исемлеге мәңгеләштерелеп, гранит ташка язып куела.
2.3. Бүгенге авыл
Хәзерге авылга күз салсаң, төзек һәм матур йортлар, калай түбә, яхшы ихата. Авылны иңләп асфальт юл үтә, кибет, клуб, китапханә, медпункт, Гыймаделислам мәчете. Бүген Шарлама халкы авылның йөзек кашы итеп күренекле исемнәрне саклый. “Атказанган колхозчы” исеме бирелгән Минһаҗев Нурмый, Әхмәтгалиев Гыймай, Хәлиуллина Хәлимә, орденнар белән бүләкләнүче Әхмәтгалиев Гыймай, Минһаҗев Нурмый, Шәрифуллина Нәсимә, Татарстанның атказанган агрономы Маннанов Җәүдәт, ВДНХның медальләре белән бүләкләнүче Валиәхмәтов Габит, Гатауллин Булат, Сәхипов Рәис исемнәре белән горурлана.
Нефтьчеләр династияләре.
1950 елда Очлы тау итәге буенда беренче бораулау вышкасы төзелә һәм беренче фонтан бәреп чыга. 60 елдан артык бу җирлектә бораулау эшләре бара. Еллар үтү белән авылның төп халкы яңа эшкә күчеп бетә. Алар зур казанышларга ирешеп эшлиләр, хезмәтләрен илебез югары бәяли. Тормыш барышында династияләр дә барлыкка килә. Менә аларның кайберләре.
Авылдашыбыз, олуг шәхес, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры булып эшләгән, нефть промышленносте ветераны Ринат Гыймаделислам улы Галиев, Гәүһәрия һәм Өлфәт Мотыйгуллиннар, Минһаҗевләр, Валиуллиннар гаиләләре, һ. б.
2.4. Белем учагы
Шарлама авылында мәктәп ябылгач, балалар Сөләй мәктәбенә йөреп укыйлар. Авылның мөхтәрәм укытучысы, үзенең 40 еллык педагогик эшен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Мөхәммәтгалиева Рәсимә ихтирамга лаек. Хәзерге яшьләр арасында да бу хезмәтнең чын дәвамчылары бар. Бүгенге көндә Сөләй урта мәктәбендә бай тарихи материалга нигезләнгән музей бар. “Фикерләр китабында” мондый язу бар: “Бик зур эш эшләнгән. Рәхмәт авыл җирлеге тарихын яраткан кешеләргә. Кешеләр, вакыйгалар турында истәлекләр калдыру яшьләребезне тәрбияләүдә безгә зур ярдәм итә. Музейның киләчәге матур булсын!”
Тарих битләренә күз салсаң, үрнәк алырдай өлгеләр табыла. Бүгенге буын нинди генә авыр шартларда яшәмәсен, тормышны алга этәрүче көч. Алар белән горурланып та, сокланып та була.
2.5. Шарламада бәйрәм шатлыгы
1996 нчы елны Шарламада мәчет ачыла. Ул элеккеге урынына, авыл уртасына салына. Иске мәчетнең манарасын кисеп мәктәп иткәннәр, клуб итеп файдаланганнар, тузгач сүтеп атканнар. Мәчеткә халык соравы буенча мәрмәр такта куела, “Гыймаделислам мәчете” дип языла.
Күптән түгел безнең авылда да
Бик мәһабәт мәчет кордылар.
Мәчет ачкан көнне авылдашлар,
Җыелышып дога кылдылар.
Я. Кәрим – “Мәчет”
Ә төбәк шагыйре Нур Әхмәдиев мәчет ачылу тантанасына багышлап “Истәлекле көн” шигырен бүләк итте:
Кылган эшләребез гел ак булсын,
Һәм теләкләр чиста, пакъ булсын.
Яманлыктан саклап һәммәбезнең
Иңнәренә фәрештә кунсын.
Бүген авыл киләчәккә карап йөз тота. Әлмәт районында беренчеләрдән булып фермер хуҗалыклары оеша, авыл проблемаларын бүген алар хәл итә. Кечкенә генә төбәктә зур тормыш юлы узган, хезмәтләре белән авыл тормышына гына түгел, ил язмышына да өлеш керткән олы җанлы шәхесләр яшәгәндә, аларның тормыш тәҗрибәләре киләчәк буынга бирелгәндә, туган авыл үз йөзен беркайчан да югалтмас.
Язманы төбәк шагыйрәсе Клара Булатованың авылга багышлап язылган “Шарлама” шигыре белән бетерәсе килә.
Шарлама, Шарлама,
Шарлавыклар шаулап юл ала,
Ярларында шаулап яшьлек дәвам итә-
Бу тормыштан китү юк аңа,
Бу тормыштан китү юк аңа.
Клара Булатова
Йомгаклау
Фәнни хезмәт буенча түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин:
1) Шарлама авылы тарихы һәм килеп чыгышы турында күп кенә кызыклы сөйләкләр йөри. Бу эшне язганда һәм өйрәнгәндә, фәнни хезмәтләргә таянып, архив һәм музей материаллары белән чагыштырып, Шарлама авылының исеме Урсала елгасы белән бәйле рәвештә, “шарла-шарлау-шарлап” сүзеннән килеп чыккан дигән фаразга тукталабыз. Бу якынча 17 нче гасыр ахыры. 18 нче йөзнең беренче яртысы булырга тиеш.
2) Авылның географик атамалары, исемнәре авыл тарихы белән бәйле рәвештә килеп чыкканнар.
Киләчәктә дә авыл тарихына караган материаллар белән кызыксынып, аларны барлап, өйрәнеп, башлаган бу кызыклы эшне дәвам итәрбез дип ышанып калам.
Кулланылган әдәбият исемлеге
Калитка в сад
Солдатская шинель
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Бабочка
Нора Аргунова. Щенята