сугыш еллары хатирәсе турында инша
Вложение | Размер |
---|---|
insaf_voyna_minisayt.docx | 30.69 КБ |
Без онытырга тиеш түгел
Башкарды: 10А сыйныфы укучысы Хисаметдинов Инсаф Илсур улы
(укытучы: Платонова Дамира Даниял кызы)
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып- ябып йөрде капканы.
Алар өчен янды ялгыз ана,
Күз нурларын сирпеп еракка.
Тик ил өчен, геройларча дигән,
Хәбәр генә кайтты бу якка.
Хәбәр генә кайтты бу якларга
Ядкарь булып газиз анага...
Һәм ир даны кайтты югалмыйча,
Мәңгелек ут булып янарга!
Р.Закиров
Бөек Җиңүгә быел 67 ел тула. 67 ел безнең күгебез аяз. Ә бит бу Җиңүгә безнең илебез никадәр корбаннар биргән, күпме кешеләр һәлак булган.
Сугыш... Күпме балаларны ятим иткән, хатыннарны тол калдырган, миллионнарча кешеләрнең тормышларын җимергән ул. Без, балалар, аның турында әби-бабаларыбыз сөйләве һәм кинофильмнар, китаплар аша гына беләбез. Беркайчан да кабатланмасын иде мондый канкойгыч сугышлар!
Безнең илдә сугыш михнәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән ул. Минем ике әбием һәм ике бабам да – сугыш чоры балалары. Ул вакыттагы һәм сугыштан соңгы бөтен авыр тормышны, ачлык-ялангачлык, хәерчелек-мохтаҗлыкны кичергәннәр. Шуңа күрә бүген сәламәтлекләре дә нык какшаган аларның. Бүген барына канәгать булып, һәр әйбернең кадерен белеп, шөкер итеп яшиләр. “Безнең балаларыбыз, оныкларыбызга андый заманнарны яңадан күрергә язмасын иде”, – дип телиләр алар.
Безнең Киров өлкәсе, Вятка Аланы районы Иске Пенәгәр авылыннан барысы 196 кеше сугышка алынган. Шуларның өчтән бер өлеше генә кире әйләнеп кайткан. Ә 128 ир-егет сугыш кырында ятып калган. Безнең кечкенә генә татар авылыннан шулкадәр кеше корбан булган, ә бөтен ил буенча исәпләсәң... Авылыбыз уртасында һәйкәл куелган, анда сугышта һәлак булганнарның исемнәре уеп язылган. Һәр елны 9 Май – Җиңү көнендә ветераннарны котлыйлар, һәйкәлгә чәчәкләр салалар. Ә бүген инде безнең авылда сугышта катнашкан 4 кенә ветеран исән. Аларның сафлары көннән- көн кими бара.
Минем дүрт карт бабам да (әти-әниемнең бабалары) Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә минем әтиемнең бабасы – Кадыйров Закир да бар. Аның исеме “Хәтер китабы”на кертелгән. Закир бабай 1941 елның августында үзенең авылдашлары белән бергә сугышка алына. Дәү әнием ул киткәндә әле тумаган булган, бер тапкыр да әтисен күрмәгән, “әти” сүзен әйтә алмаган ул. Аның турында әнисе сөйләве буенча гына белгән.
Закир бабайларны башта Шәмәрдән станциясенә мылтык түтәсе ясарга җибәрәләр. Анда берничә ай торганнан соң фронтка алына. 1942 елның октябрендә “хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазе генә килә. Үзе белән бергә сугышта булган авылдашы Миннегали абый аның каты бәрелеш вакытында ниндидер зур елгамы, күлме янында егылып калуы турында сөйли. Дәү әнием белән әнисе аны әле сугыш беткәч тә өметләрен өзмичә көтәләр. “Безгә еш кына аръяк урамда яшәүче, ире шулай ук сугышта хәбәрсез югалган апа чыга иде дә әнине юата иде:
– Закир хатыны, менә күрерсең, кайталар, алла боерса, безнең ирләр. Мин төшемдә ике кыр казының очып безнең ишегалдына төшкәнен күрдем,” – дип сөйли иде дәү әни.
Менә шулай итеп төшләр юрый-юрый көтәләр алар үзләренең ирләрен, әтиләрен. Ләкин кайтмыйлар шул аларның газиз кешеләре... Алар безнең Туган илебезне саклап, сугыш кырларында һәлак булалар. Ә истәлеккә калган фотосурәтләрдә һәм якыннарының хәтерендә алар мәңге яшь килеш калырлар.
Әтиемнең икенче бабасы Баһаветдинов Хисаметдин да 1941 елның августында сугышка алына. Ул Волхов фронтында сугыша. 1944 елда авыру сәбәпле демобилизацияләнә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Әниемнең ике бабасы да сугышта катнашканнар. Җәләлетдинов Файзрахман бабай 1941 елда сугышка алынып, Смоленск, Витебск, Волхов фронтларында сугыша. 1943 елда яраланып кайта һәм күп еллар авылда колхозда җитәкче булып эшли.
Мотыйгуллин Шәфигулла бабай соңрак, 1942 елның июнендә сугышка алына. Беренче Украина фронтында сугыша. Харьков, Воронеж, Белгород шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1943 елда каты яралана, уң кулы өзелә. Чиләбе шәһәрендә госпитальдә дәваланганнан соң, 1943 елның декабрь аенда өенә кайта. Ул Бөек Ватан сугышының 2 дәрәҗәле ордены белән, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Бу медальләрне без аның истәлеге итеп кадерләп саклыйбыз. Әниемнең сөйләве буенча, Шәфигулла бабай сугыш турында бер дә сөйләргә яратмаган. Күрәсең, андагы мәхшәрне исенә төшерү аңа авыр булгандыр. Ә яралардан каты сызланган вакытларда:
– Әй, кызым, сугышның нәрсәсен сөйлисең инде аның... Бәхетле кешеләр шунда үлеп калдылар ичмасам, – дия торган булган.
9 Май – Җиңү көне – һәркем өчен дә изге бәйрәм. Бу көнне Хәтер көне дип атар идем мин. Без – яшь буын – бабаларыбыз батырлыгын онытырга тиеш түгел. Безнең бүгенге рәхәт тормышыбызда аларның өлеше зур. Алар турында балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләрбез, үзебез дә алар кебек Туган илебезне яратырбыз.
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Шум и человек
Самый богатый воробей на свете
Сочини стихи, Машина
Есть в осени первоначальной...