Сочинение посвященное родному краю Татарстану.
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstanym-gorurlygym.doc | 38 КБ |
Татарстанның йөрсәң туймаслык, карасаң карап туймаслык соклангыч урыннары чыннан да бик күп . Безнең республика, мәсәлән, яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәләргә, балыклы, кош – кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә бик бай . Бездәге Мишә, Чирмешән, Зәй, Ык, Чишмә, Зөя, Идел, Агыйдел, Казан елгасы, Кичү кебек агым суларны һәм шулар кебек бераз кечерәкләрне саный башласаң, аларның саны йөзгә җитә .
Мин инде Татарстанның матур җирләре турында сөйләдем, ә хәзер мин республикабызның байрагы һәм туграсы турында бер-ике сүз әйтеп китәм. Башта мин байрак турында сөйләрмен. Аның киңлеге-озынлыгының яртысы кадәр. Ул астан өскә таба өч өлешкә бүленгән. Өске өлеше яшел, аскы өлеше шул ук зурлыкта кызыл. Ә уртада тар гына ак тасма. Байрактагы һәр төс үзенә бер мәгънәгә ия.
Кызыл төс борынгы төркиләрдә канга бәйле рәвештә куәт-энергия һәм тормыш-яшәү билгесе булып хезмәт иткән. Моннан тыш кызыл төс кешеләр тормышында бик әһәмиятле булган кояш, ут, яшен төсе дә. Ул яшәү тантанасы-бәйрәм төсе дә.
Яшел төс – ул җанлы табигать төсе, яшәү, яшьлек билгесе. Борынгы күчмә кабиләләр өчен яшел далалар, тугайлар чын мәгънәсендә яшәү чынагы булган.
Уртасындагы ак төс сафлык, пакьлек һәм тынычлык – иминлек билгесе. Менә нинди матур мәгънәләр салынган икән безнең байрагыбыз төсләренә.
Ә хәзер тугра турында да әйтеп китәм. Безнең туграда кызыл түгәрәк кояш җирлегендә кодрәтле, канатлы ак барс рәсеме. Барсның уң аягы бераз күтәрелгән. Бу - башка илләр туграларында да еш очрый торган ишарә. Ул үзәк хакимиятне, аның бөеклеген аңлата. Барсның тешләре, тырнаклары үткен. Димәк, ул үзен дә һәм үз канаты астында булган кешеләрне дә яклый ала.
Барсның ян-ягында түгәрәк калкан. Аңа сигез яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан – сакланганлыкны, иминлекне аңлата. Ә сигез таҗ-яфраклы кашкарый чәчәге – озын гомер билгесе. Шул ук вакытта ул – кояш символы да. Кояш гомере теләү.
Барс рәсемен башта ак боҗра , ә аннан яшел боҗра уратып алган. Туградагы кызыл, ак, яшел төсләр Татарстан байрыгын хәтерләтә. Туграны әйләндереп алган яшел җирлеккә халкыбызның яраткан орнаменты-бизәге төшерелгән һәм аска “Татарстан” дип язылган. Бизәк илебез җиренең матурлыгын, уңдырышлыгын чагылдыра. Шундый җирне изге барс яклый. Барс артындагы кояш аяз күкне, сафлыкны, яктылыкны һәм яхшы билгене аңлата.
Гасырлар аша килгән барс образы-байлык, мәртәбә, көчне аңлата.
Мин байрак турында да, тугра турында да сөйләдем, әмма ләкин иң кирәкле әйберне сөйләмәдем. Ул, әлбәттә, безнең Татарстанның нефтькә һәм казылма ресурсларга байлыгы. Әйе, чыннан да безнең республикабыз нефтькә бик бай. Әле генә безнең нетьчеләр 3000000000 тонна нефть чыгаруны билгеләп үттеләр. Шуңа багышлап Татарстанда бәйрәм үткәрелде. Нефтьчеләргә мин яңа уңышлар телим.
Мин Татарстаным белән горурланам.
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
В Китае испытали "автобус будущего"
За еду птицы готовы собирать мусор
Рукавичка