Мин шәһәрдә туганмын, шәһәрдә яшим. Каникулларда,ял көннәрендә әниемнең туган авылы зур Әтрәчкә кайтам. Авылда минем дәү әнием яши. Кечкенәдән үк әни назы белән бергә дәү әнием назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үсәм.Дәү әниемнең: “Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, аның тарихын өйрән,ата-баба нигезен онытма!”- дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калды.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_minem_achyshym.doc | 25.5 КБ |
Минем ачышым.
Мин шәһәрдә туганмын, шәһәрдә яшим. Каникулларда,ял көннәрендә әниемнең туган авылы зур Әтрәчкә кайтам. Авылда минем дәү әнием яши. Кечкенәдән үк әни назы белән бергә дәү әнием назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үсәм.Дәү әниемнең: “Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, аның тарихын өйрән,ата-баба нигезен онытма!”- дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калды.
Дөньядагы иң матур авылларның берсе ул - Зур Әтрәч.Ерактан караганда, авыл таулар арасында утыра. Таулар арасындагы үзәннәр, чокырлар, чишмәләр, урманнар...Сокланып туймаслык болыннар, челтерәп ага торган йөгерек чишмәләр, балыклы-бакалы күлләр, куе әрәмәләр белән уратып алынган елга буйлары, кырлары, урманнары күңелгә рәхәтлек бирә.Авылның һәр сукмагы, һәр юлы, һәр агачы, һәр чишмәсе, һәр чокыры үзенең атамасы, тарихы белән истәлекле. Сабый чагымнан чишмә чылтыравын, сандугач моңын ишетеп, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым.Шуңа күрә авылның трихын тирәнтен өйрәнә башладым.
Әтрәч атамасы Казан ханлыгы чорындагы тарихи документларда ук телгә алына.Авыл янындагы борынгы зиратта табылган кабер ташлары һәм андагы язулар - авылның борынгы тарихи җирлеккә урнашуын ассызыклый торган игътибарга лаек рухи мәдәният байлыгы.Авылыбыз бик борынгы,ләкин бүгенге көндә дә өйрәнеп,ачылып бетмәгән.Ел саен авыл янында казу эшләре алып баралар. Күп кенә борынгы эш кораллары, бизәнү әйберләре табалар. Табылган әйберләр Тәтеш, Казан музейларына куелган.
Тәтеш районында, Зөя бассейнындагы Олы Үләмә елгасының уң кушылдыгы Әтрәч суы (Шонгаты суы) ярына Зур Әтрәч авылы урнашкан. Әтрәч пустошы атамасы XVI йөзнең икенче яртысыннан XVII йөз урталарына кадәрге тарихи чыганакта теркәлгән.
Д.А.Корсаков( XVIII йөз) белешмәсендә Олы Әтрәч авылы телгә алына. Авылда 101 ясаклы татар һәм 90 керәшен көн иткән. А.Артемьев китабында Олы Әтрәч авылы Иске Әтрәч (Тенеш) дип теркәлгән.Анда 111 хуҗалакта 337 ир-ат, 351 хатын-кыз көн иткән.
К.П.Берстель китабында 630 татар кешесе яшәгәнлеге искәртелә. Бу тирәләрдә калын урман үскән.Халык урман кисеп ышналар басулар ясаган.
Әтрәч суы һәм авыл атамасы, Һ.В.Йосыпов язганча, XIV йөз кабер ташы язмаларында очрый торган Әтрәч исеменә мөнәсәбәтле. Кабер ташларының саны 50гә якын һәм, шуннан чыгып, бу урында шактый зур феодаль үзәк булган икән дигән нәтиҗәгә килгән.
Зур Әтрәч авылында географик берәмлекләр һәм тарихи урыннар күп. Капка төбебездә чыгу белән Яршуган тавын күрәсең. Аһ,ул тауның серлелеге!Ямь-яшел чирәмле, бәбкә үләнле, вак ромашкалы, сары чәчәкле - бер сихри дөнья ул. Авыл янында изге зират – Изгеләр өсте, Яршуган янында Изгеләр чишмәсе бар.
Ерактан туры почмаклы известьташлы кабер ташлары бернинди борынгылыкны хәтерләтми.Алар үз яннарына чакырып торалар. Кабер ташларындагы гарәпчә язылган
сүзләр игътибарны җәлеп итә. Минем аларны бик тә укыйсым килә... Гасырлар яңгыры, кары, җилләре, кояшы ташларда үз эзләрен калдырган. Язуларның күпчелеге тигезләнгән, бармак белән генә йөртеп укырлык хәлгә килгән. Бер каберлектә 1234 елда вафат булган хатын-кыз җәсады җирләнгән. Каберлектә булган галимнәр фикеренчә, моннан да борынгырак каберләр булырга тиеш. Тикшеренүчеләр бирегә танылган шәхесләр генә җирләнгән, диләр.Шулай ук бернинди елы күрсәтелмәгән кызыклы кабер ташы да бар.Бу кабер ташъязмасында Әтрәч исеме телгә алынган. Бу зиратта ничә кабер булуы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел, XX гасыр башында биредә 60ка якын кабер ташы сакланып калган булса, бүген исә алар дистәдән артмый. Изгеләр зиратындагы ташларның бер өлеше бүген Болгарда. Ә күбесе бөтенләйгә юкка чыккан – аларны якын-тирә авылларда чиркәү төзелешендә кулланганнар. Инде ничә йөз еллардан бирле бирегә, изге урынга, хаҗ кылырга дип тирә-яктан киләләр.
Авыл халкы бу зиратны, кайчандыр монда булган болгар шәһәре Шонгатыга бәйле дип уйлый. Чөнки авыл янында болгар чорларына караган авыл харәбәләре, акча хәзинәләре, табылдык әйберләр җыелмалары бар. Ә “ Идегәй” дастанында:
“...Әзгәри суккан Әтрәчне
Эргәсеннән актарып,
Нократ суккан Болгарны
Нөргәсеннән куптарып,
Алтын койган учагым
Ал кирпечен туздырып...”
дигән юлларны укыгач, безнең Әтрәч түгелме дип уйлыйм ? Әйе-әйе, Әтрәчнең
( Мең иле Шонгатының) үзенең акча сугу сарае булган дип фаразлыйлар.Әтрәч акча сугу сараеннан тәңкәләрне Болгарга җибәргәннәр. Ә аларны җир асты юлы тоташтырган диләр. Бәлки бу риваятьтер, әкияттер, ләкин кайберәүләр бу юлны эзләп табу турындагы хыял белән яналар. Авыл янында изгеләр каберлегеннән ерак түгел “Тәңкә сызасы” дип аталучы урын бар. Борын заманда анда бик күп тәңкәләр табыла торган булган. Әтрәчтә сугылган тәңкәләр ТР Дәүләт музеенда бар. Беренчесе (11 меңгә якын кыйммәтле түгәрәкләр) 1856 елда табылган, җир астында 700 елга якын яткан. Биредәге чокырдан табылган чакма ташлы ук очы хәтта Финляндиянең милли музеена да барып җиткән
Ә Әтрәчтә сугылган тарихи тәңкәләр, табылдыклар авыл һәм район музейларында юк.
Авыл табигатен чишмәләр бизи. Һәр чишмәнең үз сихәте бар. Иң хөрмәтлесе, сихәтлесе - Изгеләр чишмәседер. Бу чишмә изге каберлектән ерак түгел, тау астыннан агып чыга. Көмештәй саф салкын су челтер-челтер җырлап ага. Чит җирләрдән килүчеләр чишмәне шушы тавыштан эзләп табалар.Аның суың эчсәң,тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың. Авылда яшәүчеләр дә, күрше авыл кешеләре дә, кунакка кайтучылар да чишмә янына барып суын эчәләр, үзләре белән алып китәләр. Кыш көннәрендә дә чишмәгә сукмак гел салынган, тирә ягы кардан чистартылган була. Өлкән яшьтәге кешеләргә чишмә суын балалар алып кайталар. Борынгы заманнардан ук чишмәгә зур хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләнеп килгән.
Соңгы берничә елда авылда “Чишмә көне”н билгеләп үтәләр. Бу көнне чишмә янында ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар, абыйлар, апалар, балалар да ял итә.Чишмә суы белән чәй кайнаталар,коймак пешерәләр.Шулай ук догалар, намазлар укыйлар..
Су ияләренә атап корбан чалына, шулпасын һәммә кешегә авыз иттерелә. Килә алмаучыларның өйләренә илтеп бирәләр.
“ Изгеләр өстен, Изгеләр чишмәсен” Туфан Миңнуллин күреп китте. Каберлекне Тау ягының “йолдызы” итүдә ярдәм итәчәген белдерде. Каберлеккә яңа тимер чардуган куелгач, дин әһелләре белән бәйрәм үткәрелде. Тирә ягына агачлар утыртып кунаклар үзләренең истәлеген калдырдылар.
Туган ягымның тарихы гыйбрәтле.Әмма Әтрәчнең төгәл яшен билгеләү өчен, каберлекнең, борынгы шәһәрнең серләрен белү өчен казу эшләре алып барырга кирәк.
Ә бу эшләрне авыл халкы башкара алмый. Алар безгә - яшьләргә авылыбызны саклап калу, тарихын өйрәнү сезнең төп бурычыгыз дип әйтәләр.
Исмәгыйлева Сиринә Марсель кызы,
Тәтеш 1 нче урта мәктәбе,
9 нчы сыйныф укучысы.
Укытучы Исмәгыйлева Гүзәлия Ильтөзәр кызы.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
У меня в портфеле
Филимоновская игрушка
Как нарисовать китайскую розу
Вокруг света за 80 дней