Арский район славится своими знаменитыми личностями. Есть люди, которые продолжают их дело. Они живут и работают среди нас.
Вложение | Размер |
---|---|
zaman_keshese.doc | 87.5 КБ |
МОУ “Арча өченче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”
Заман кешесе
(реферат)
Башкарды:
Арча өченче номерлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Ләйсән.
Фәнни җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камиловна.
Арча, 2011 ел
Эчтәлек
1. Кереш. Туган ягыбыз йолдызлары.
2. Заман кешесе.
3. Йомгаклау.
Туган ягыбыз йолдызлары
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем!
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
Нури Арсланов
Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Элек электән бу якның шәхесләре мәдәният һәм сәнгать өлкәсненең күп тармакларында беренчеләрдән булулары белән дә шаккатыралар. Мәсәлән, Габденнасыйр Курсави – ислам дөньясында дини реформаларга, Шиһабетдин Мәрҗани – татар тарих фәненә, Габдулла Тукай – яңа татар әдәбиятына һәм теленә нигез салучы шәхесләр. Рәхмәтулла Әмирханов – татар сатирасын башлап җибәрүче, беренче татар календарен бастыручы. Галимателбәнат Биктимерова – татар хатын - кызлары арасында беренче шагыйрәләрнең берсе. Әгәр дә санап китсәң, бу исемлек бихисап булыр иде.
Ә хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә эшләүче шәхесләр бармы соң? Әллә Тукайлар, Бәширләрдән соң бу юнәлешкә нокта куелдымы? дигән сорауларга җаваплар эзләп, безгә бик күп истәлекләр, документлар, архив материалларын актарырга туры килде. Башта темабызны татар теленең хәзерге вакыттагы торышы, алынма, жаргон, арго сүзләр белән бәйлисе идек. Ләкин безнең кулыбызга Гаптрәүф Салих улы Нуриевның “Татар сөйләм культурасы: орфоэпия, дикция” дигән китабы килеп керде. Без үзебезне данлы Арча ягыннан икәнлегебезне һәм җирле халыкның саф татар әдәби телендә сөйләшүенә тагын бер кат инандык. Бу китапның авторы турында белешмәләр алгач, ул безнең якташыбыз булып чыкты һәм бу шәхескә карата горурлык хисләре кабынды. Әйе, Арча ягының белем чишмәсе саекмаган икән! Искитәрлек шәхесләр, галимнәр хәзер дә безнең арада яшиләр, хезмәт итәләр. Шулар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәр докторы, татар теле кафедрасы профессоры Нуриев Гаптрәүф Салих улы да бар.
“Заман кешесе” дигән темага тукталуыбыз юкка түгел, хәзерге вакытта бу бик актуаль санала. Чөнки бүгенге көндә кеше материаль байлыкка өстенлек бирә. Күпләр йорт - җирең, үзеңне һәм гаиләңне туендырырлык, киендерер-лек малың булса, шул җиткән дип яши, шуңа канәгатьләнеп, фани дөньяда җан асрый. Ә бит илдә - җирдә көн итү өчен бик күп нәрсә кирәк. Моның өчен мул тормыш кына җитми. Халыкны – халык, милләтне милләт итү өчен аның телен һәм язуын, мәдәниятен һәм сәнгатен, мәгарифен һәм әдәбиятын – тагын башка төрле якларын булдырырга кирәк. Ә болар һәммәсе дә бары тик үз җирендә үзе хуҗа булган, мөстәкыйль дәүләткә оешып яшәгән халыкта гына саклана һәм үсә ала. Моңа ирешү өчен җан атып йөрүчеләр, вакытны алга әйдәп яшәүче шәхесләр кирәк. Шундый шәхесләрнең берсе итеп Нуриев Гаптрәүф Салих улын санасак дөрес булыр. Аны “Телебез киләчәгенең бер баскычы “дип атасак та ялгышмабыз.
Бу чыгышыбызның максаты:
Бу максатларны тормышка ашырыр өчен, безгә Казан каласына чыгып китәргә туры килде. Кем соң ул Нуриев Гаптрәүф Салих улы? Нинди кеше ул? дигән сорауларны ачыклар өчен, без аның үзе белән очрашырга булдык.
Очрашкач, тагын бер мәртәбә шаккаттык. Чынлыкта ул бик гади, мөлаем йөз-ле, ачык күңелле бер кеше булып чыкты. Хатыны Фәнүзә Шәкуровна якты чырай белән каршы алды. Бик дус, бер-берсен хөрмәт итүче, тату гаиләгә килеп кердек. Аларның фатирларындагы китапларның санын күреп исебез китте. Без үзебезне әкияттәге белем сараена кергән шикелле хис иттек һәм чын галимнәр өенә эләгүебезгә инандык.
Гаптрәүф Салиховичның гаиләсе дүрт кешедән тора. Ял көне булганлык-тан алар һәммәсе дә өйдә иде. Хатыны Фәнүзә ханым – Казан дәүләт универ-ситетында төрки телләр буенча профессор - мөгаллимә. Олы улы Әнәс Гаптрәүфович КДУның юридик факультетын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә, 2007 нче елда юридик фәннәр кандидаты булган. Кече улы Әннүр хәзерге вакытта КДУның геология факультетының соңгы курсында белем ала. Менә шундый була икән чын галим гаиләсе.
Гаптрәүф Салихович безнең белән аралашырга вакыт табып, үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Безнең сорауларга тулы җаваплар бирде. Якташлары булуыбыз аны бик шатландырды. Әңгәмәдәшебез туган җирен, авылын онытмый, җай чыккан саен кайтып йөри. Җәйләрен дә диңгездә ял итү урынына авылга кайтуны уңайрак итеп күрә.
Татарның затлы улы
Татар өчен кем көрәшсен
Көрәшмәсә татар үзе...
Халык җырларыннан
Нуриев Гаптрәүф Салих улы 1951 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Арча районы Урта Бирәзә авылында туа, 1970 нче елны Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.
1971 – 1973 нче елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1973 нче елда укырга кереп, профессор Халит Кумысников, Татарстанның атказанган ар-тисткасы һәм сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Асия Хәйруллина курсын бик яхшы билгеләргә тәмам-лый. 1978 – 1980 нче елларда профессор И. П. Козлянинова җитәкчелегендә Россия театр сәнгате академиясенә (РАТИ / ГИТИС) сәхнә теле кафедрасын-да ассистентура – стажировка үтә. 1980 нче елдан бирле Казан театр учили-щесында сәхнә теле укыта, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлы-гының фәнни-методик үзәгендә эшли (1989 нче елга кадәр); Казан дәүләт университетында дәресләр алып бара, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының рус мәктәбендә татар теле укыту кафедрасы профессоры.
Г.С. Нуриев – 2002 нче елдан бирле филология фәннәре докторы (фәнни консультанты Х.Р. Курбатов), 1998 нче елдан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бү-ләкләнгән; 70 фәнни хезмәт чыгарган, шул исәптән 3 монография, 6 уку-ме-тодика ярдәмлеге, 5 программа, 46 мәкаләсе, 10 доклад тезислары бөтенрос-сия, республика фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында дөнья күр-гән.
Сәхнәдә әдәби тел
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г.Тукай
Соңгы елларда татар тел белеменең прагматик-лингвистик өлкәсе галим-нәрнең игътибарын җәлеп итә башлады. Лингвистика, стилистика һәм поэти-каны тикшерүчеләр, сәхнә сөйләме мәсьәләләрен өйрәнә һәм аны фән дәрә-җәсендә үстерә килүчеләр арасында Г.С. Нуриев та бар.
Г.С. Нуриев “Татар сәхнә сөйләме”, “Татар классик драматургия поэтика-сы”, “Татар драматургиясенең лингвистик поэтикасы” монографияләрендә сәхнә өчен язылган текстның сәнгати чаралары беренче тапкыр төрле яктан җентекләп тикшерелә, аларны куллану закончалыклары, кимчелекләре, бете-рү алымнары күрсәтелә. Шунысын әйтергә кирәк, татар теленең поэтик чара-лары, лингвистик һәм драматургик бербөтен буларак карала, ә лингвистика дәрәҗәсе ике яссылыкта – тел чаралары язылган әдәби әсәр һәм әйтелгән, күрсәтелгән сөйләм буларак та тикшерелә.
Фәнни яктан өйрәнү өчен сәхнә поэтикасы һәм сәхнә сөйләме аеруча кат-лаулы, чөнки монда сөйләмне барлыкка китерә торган мотивлар гаять үзен-чәлекле: артистлар драматург иҗат иткән текстны файдалансалар да, гадәттә, алар сөйләмнең спонтан (ягъни, алдан язып куелмаган) характерын бирәләр, сөйләм адресаты дигән төшенчә бер үк вакытта сәхнәдә уйнаучы артистка да, тамашачыга да карарга мөмкин; драматург – режесер – актер – тамашачы чылбырындагы үзара мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә сөйләмне оештыруда инто-нация, дикция, орфоэпия үзенчәлекләре барлыкка килә, ишарәләр һәм мими-ка кебек телдән тыш чаралар актив эшкә җигелә һ.б.
Галим үзенең фәнни-теоретик эзләнүләренә атаклы акыл ияләре – фәл-сәфәчеләр, драматургия һәм театр белгечләренең эстетика һәм поэтика өлкә-сенә караган күпсанлы хезмәтләрен өйрәнү аша, шуларга нигезләнеп килә. Драматургиянең башка әдәби төрләрдән аермасы, чынбарлыкны үзенә хас-алым-чараларда чагылдыруы, аерым алганда, сәхнә әдәбияты нигезендә яткан драматик хәрәкәт, конфликт, аның асылын билгеләүче образ-характерлар, тасвирланган вакыйга-күренешләрнең, персонаж кылган эш-гамәлнең үсештә бирелүе, драматургның, шагыйрь һәм прозаиктан аермалы буларак, укучылары һәм тамашачылары бе-лән үз геройлары аша гына аралаша алуы һ.б. бүген дә зур кызыксыну уята, күп бәхәсләр тудыра.
Г.С. Нуриевның хезмәтләрендә сәхнә сөйләменең әнә шундый гаять кат-лаулы табигате киң масштабта, бай театр сәнгатебездән, драматургиябездән алынган күп санлы мисаллар нигезендә дәлилләнә, татар сәхнә теле поэтика-сы дүрт яктан анализлана:
1) драматургия әсәрләренең идея-тематик максатчанлыгы, сюжет һәм фабула,
жанр һәм стиль мәсьәләләре;
2) драма әсәрләрендә текст төзелеше;
3) драма әсәрләренең тел үзенчәлекләре;
4) татар драматургиясендә жанр поэтикасы.
Үзенең тикшеренүләрендә Г.С. Нуриев драма әсәренең сюжеты, фабуласы, композициясе, аларның үзара мөнәсәбәтенә бәйле әлегәчә күптөрле карашлар яшәп килә. Әлеге төшенчәләрен теоретик аңлату белән генә чикләнми, алар-ның текстта башкарган функцияләрен эзлекле ача. Әсәр фабуласының хрони-каль һәм концентрик формаларын аңлатыпр, автор күпсанлы драма әсәрлә-ренең бүленешен дә бирә. Сюжет композициясе турындагы фикерләре хәзер-ге татар драматургиясе үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итүе белән дә игъ-тибарга лаек.
Татар теле белемендә текст теориясе әле аякка басып кына килә. Шул күз-лектән караганда, Рәүф Нуриевның драма текстлары үзенчәлекләрен анализ-ларга алынуы – зур фидакарьлек. Драма әсәрләрен текст теориясе яссылы-гында өйрәнүгә ул беренчеләрдән булып алынгын галим. Башка төр текст-лардан аерма буларак, драма әсәрләрендә монолог, диалог һәм полилоглар бик тә үзенчәлекле оеша. Өстәвенә, драматург ремаркалары да кушылгач, драма әсәрендә гаять катлаулы һәм үзенчәлекле текст төзелеше барлыкка килә.
Драма әсәрләре телнең үзенчәлекләре, бер яктан, эстетик фикер, мәгълүмат тапшыру кебек функцияләр үтәве белән аңлатылса, икенче яктан, анда әдәби телнең үрнәге, дөреслек үлчәме чагылырга тиеш, өченче яктан, сәхнәдән драматург тексты яңгырый, әмма актердан аны үзенеке итеп яңгырату, тамашачы күз алдында яңа уйлап чыгарылгандай тәэсир тудыру сорала. Шуның өстенә, Г.С. Нуриев хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, сөйләмдә авторның стиле, җирле һәм милли үзенчәлекләр, персонажның характеры, яшәеш шартлары да тасвирлана. Әдәби тел образлы булуы белән җанлы сөйләм теленнән аерыла, ул төрле уй-фикерләр, карашлар уята. Авторның моңа ирешү юллары, аерым алганда, лексик дәрәҗәсен күтәрүдәге һәм тамашачы хисләренә, акылына тәэсир итүдәге роле ачыла.
Авазларның артист сөйләшендәге үзенчәлекле әйтелеше, сөйләмнең темпы һәм ритмы татар тел белемендә беренче тапкыр эксперименталь дәрәҗәдә анализлана. Шушы нигездә татар сәхнә сөйләменең теориясе, яңа термин-төшенчәләре нигезләнә, үсеш перспективалары күзаллана.
Г.С. Нуриевның хезмәтләре теоретик фикер-карашларга таянган хәлдә, гамәли планда конкрет драма әсәрләр жанрга каралган “Безнең шәһәрнең серләре”, “Бәхетсез егет”, “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Хуҗа Насретдин”, “Канкай угълы Бәхтияр” кебек әсәрләр сайлану ягыннан гына түгел, бәлки тикшерү объектының драма поэтикасы, конфликт төенләнеше, комедиядә гротеск чагылышы кебек проблемаларга юнәлтелү белән дә авторның яңа-лыкка омтылуын, үз карашларын яклауда кыю рәвештә полемикага керүен күрсәтә.
Г.С. Нуриевның хезмәтләре күбрәк татар сәхнә сөйләменә багышланган. Бу өлкәдә хезмәтләр бар иде, ләкин бик аз.
Татар сәхнә сөйләмен беренче булып, М.Мәһдиев “Яңа декламатор” (1925), “Уен һәм сүз техникасы” (1920), “Сүз сәнгате” хезмәтләрендә өйрәнә башлый. Ә бу тема буенча Г.С. Нуриевның хезмәтләре яшь артистларга, иҗатларын башлап җибәргән драматургларга, режиссерларга тәкъдим ителә, телевидение һәм радио журналистларына, гомумән, сөйләм эшчәнлеге белән бәйле һәркемгә – ораторларга, лекторларга, югары һәм урта мәктәп укытучыларына, студентларга практик кулланма булып килә.
Гомумән алганда, Г.С. Нуриевның татар сәхнә теле, драма әсәрләре поэтикасына багышланган фәнни хезмәтләре татар теле белеме һәм сәнгать белеме киселешендә язылган заманча-яңа концептуаль хезмәтләр.
Үзенең тикшерүләре белән Г.С. Нуриев татар теленең гамәли фонетика, орфоэпия, интонология һәм просодикасы өлкәсендә билгеле бер уңышка иреште.
Татар театр сәнгате әһелләре, телче-галимнәр Г.С. Нуриевны театраль алмашның игътибарлы остазы, төпле фикерле галим буларак хөрмәт итәләр.
Театр – җәмгыятьтә тоткан үзенчәлекле роле белән һәрчак аерылып торды. Халыкның рухи байлыгын арттыруда, аның әхлагын, эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә аның әһәмияте әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур. Бер гасырга якын тарихы булган татар театры да милләтебезнең рухын саклап калуның мөһим бер чарасына әверелде. Ә сәхнә сөйләме исә дистәләрчә еллар буе ана телебезне камилләштерүгә, аның чисталыгын саклап калуга хезмәт итте. Ул, әдәби телнең идеалы, үрнәге буларак, халыкны дөрес сөйләргә өйрәтеп килде.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта, сәхнә поэтикасы, сөйләменә дә ана телебезгә ят булган интонацияләр, ярымурысча – ярымтатарча гыйбарәләр, калькалаштырылган җөмләләр, тупас сүзләр үтеп керде. Шул ук вакытта сәхнә сөйләме көндәлек аралашу теленнән ерагаерга тиеш түгел. Бу уңайдан Дәрдмәнднең “Урамнан һәм базардан чүплә сүзне” тәгъбирен искә төшерү урынлы булыр.
Сәхнә өчен язылган текстны фәнни өйрәнү, аның закончалыкларын ачу, кимчелекләрне һәм аларны бетерү юлларын күрсәтеп бирү – татар тел гыйле-менең көн тәртибенә баскан мөһим мәсьәләләренннән берсе.
Сәнгатьле сөйләм – вакыт таләбе
Сөйләшә-аралаша белү баланы, гомумән, шәхесне психик үстерү, рухи яктан баету, фикерләү сәләтен үзгәртүгә ярдәм итә торган табигый халәт булып тора һәм ул яшәешнең асыл кагыйдәләреннән санала. Шуңа күрә дә ораторлык сәнгате – матур, төзек, камил сөйләүнең бик борынгы заманнарда ук әһәмиятле булуы табигый.
Г.С.Нуриевның “Сәнгатьле сөйләм” темасы буенча язылган кулъязмасы, уку-методик ярдәмлекләре дөнья күрделәр. “ Сәнгатьле сөйләм” (күләме – 170 бит) уку-методика ярдәмлеге туган телебездә сөйләшүче, укучы балаларны, яшьләрне нәфис итеп татарча сөйләшә белергә өйрәтә торган, зыялыларча әдәп белән сөйләшә белергә нигез салуга ярдәм итә торган гамәли кулланма. Бу хезмәттә мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балалар белән эшләүгә, педагогик уку йортларында булачак укытучыларны әзерләүгә карата бик күп һәм бай материаллар бирелгән.
Кулланманың һәр бүлегендә дә нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклек үрнәкләре бирелә, өстәмә әдәби әсәрләр дә бирелә. Биредә тавыш һәм дикцияне камилләштерү мөмкинлекләрен барлау да, авазларны дөрес әйтү нечкәлекләре дә, эмоциональ-иҗади уку серләре дә, аңлап һәм образлы күзаллап укырга өйрәтү дә игътибар үзәгенә куелган.
“Сәнгатьле сөйләм” дип аталган кулъязмасын (күләме – 202 бит) татарча әйбәт сөйли белү, сүзнең мәгънәсе, тәэсир көчен аңлау белән бәйле. Бу хезмәтендә менә шуны аңлатып бирүгә ныклы игътибар ителгән. Биредә сүзнең мәгънә төсмерләре, аның сурәтлелеге, хис-кичерешкә тәэсир мөмкинлекләре анализлана, күзаллап сөйләү нечкәлекләре өйрәнелә, сүз басымы хакында бай мәгълүмат бирелә. Автор сүз төркемнәрендәге акцент төрләрен бай мисаллар өстендә тикшереп үтә, логик басым, фраза басымын системалаштырып, унбиш кагыйдә рәвешендә бирә. Һәр кагыйдә кызыклы мисаллар белән ныгытып барыла. “Сәнгатьле сөйләм” кулъязмасында интонациянең мөһим өлешләре булган сөйләм тизлегенә, ритмы һәм көенә, ешлыгына һәм тавышның сәнгатьле укудагы ролен өйрәнүгә дә тиешле игътибар бирелгән.
Кыскасы, Г.С.Нуриевның “Сәнгатьле сөйләм” исемле кулъязмасы сәнгатьле сөйләмнең теоретик якларын да ачып салган, шул ук вакытта гамәли күнегүләргә дә бай булган хезмәтләренең берсе.
Замандашлары галимнең хезмәтләре турында
Гаптрәүф Салих улы Нуриев турында бик күп тәнкыйтьчеләр, галимнәр үз эшләрендә аның хезмәтенә бәя биргәннәр. Безгә бик күп китаплар, гәҗит-журналлардагы мәкаләләр белән танышырга туры килде.
Россия академия фәннәре корреспонденты Э.Р.Тенишев үзенең “Сәхнә сөйләме – әдәби тел нормаларын урнаштыручы һәм сакчысы” дигән чыгышында: “...Сәхнә сөйләменә кагышлы хезмәтләр һәм күп кенә авторларның аерым мәкаләләре дөнья күргән иде. Бу авторларның һәркайсы сәхнә сөйләмен үзенчә аңлата, уен техникасы, дикция өстендә эшләү һәм орфоэпия турында мәгълүматлар бирә...
Соңгы елларда сәхнә сөйләме турында тагын да тулырак мәгълүматлар бирә торган хезмәткә ихтыяҗ зур иде. Һәм менә татар профессиональ театрның 92 нче сезонында шактый күләмле яңа хезмәт пәйдә булды – ул Рәүф Нуриевның “ Татар сәхнә сөйләме” дигән китабы.
Сәхнә сөйләменең төп үзенчәлекләреннән автор аның нигезендә әдәби телнең, кайда гына яшәмәсен, татар милләте өчен үрнәк сөйләм булганлыгын күрсәтә. Рәүф Нуриев барлык әйтелгән фикерләренә нәтиҗә ясап куйган.
Бу китап – актерлар, театр училищесы, сәнгать академиясе студентлары өчен генә түгел, ә урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен дә бик кирәкле һәм файдалы, татар мәдәнияте өчен бәяләп бетергесез кыйммәтле хезмәт булып тора”, – дип әйткән.
Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, дәреслекләр авторлары, якташларыбыз Р.Г. Вәлитова һәм С.Г. Вәгыйзов С.Г. Нуриевның “Сәнгатьле сөйләм” дигән методика һәм уку ярдәмлегенә бирелгән бәяләмәдә болай дип язалар “...Бу уку-методик ярдәмлеге баланы, яшь кешене матур итеп сөйләргә-сөйләшергә, сәнгатьле укырга өйрәтүнең юлларын күрсәтә, юнәлешләрен барлый. Хезмәт гамәли материалларга, күнегүләргә бай. Аннан нәни ул-кызларының сөйләм кимчелекләрен бетерергә уйлаган әти-әниләр – киңәш, татар теле, әдәбияты укытучылары – төпле, нигезле методик эш системасы, үз язмышын сәнгать белән бәйләргә теләгән яшьләр тәҗрибә таба ала.
Русиянең төрле төбәкләрендә, күрше һәм чит илләрдә яшәгән барлык татар балаларының бердәм әдәби телдә матур итеп сөйләүләренә ирешүдә бу хезмәт безгә ярдәм итәчәк.”
Хәзерге вакытта бу бик тә актуаль тема. Укучыларны әдәби сөйләм теленә өйрәтү кыен. Урта мәктәптә ана теле укытуның төп бурычларыннан берсе – укучыларның язма һәм сөйләмә әдәби тел культурасын үстерү, әдәби телнең бердәм нормаларына тулысынча ия булуларына ирешү. Ә иң мөһиме – укытучы тел нормаларына ят булган күренешләрне яхшы сиземләргә, укучы сөйләменә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм хаталарны даими рәвештә төзәтеп торырга тиеш.
Ә Казан дәүләт университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Ә.М. Закирҗановның Г.С. Нуриевның хезмәтләре турында фикерләре мондый: “Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү бөтен җәмгыятебез өчен әһәмиятле проблемага әверелде. Сөйләмебезне фәнни өйрәнү, аның закончалыкларын ачу, кимчелекләрен һәм аларны бетерү юлларын күрсәтеп бирү дә - татар теле белеменең көн тәртибенә баскан мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әнә шуңа күрә дә филология фәннәре докторы Рәүф Нуриевның “Сәнгатьле сөйләм” дигән кулъязмасының әһәмияте һәркемгә яхшы аңлашыла. Бу хезмәт – туган телебездә сөйләшүче укучы балаларны, яшьләрне нәфис, зыялыларча әдәп белән сөйләшә белүгә нигез салучы гамәли кулланма”, – дип яза үзенең бәяләмәсендә.
Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Д.Ф. Заһидуллина Г.С. Нуриевның бу хезмәте турында болай дип яза “...Татар әдәбиятын укыту методикасында сәнгатьле укырга өйрәтүнең... башланган матур традицияләре, юнәлешләре бар. Г.С.Нуриевның яңа китабы шул эшләрне дәвам итә, үстерә алган. Бу файдалы, кирәкле хезмәт татар яшьләре арасында үз укучысын, шушы методик системаны кулланырлык үз укытучысын табар дип ышанам.”
Әлфәт Закирҗанов “Заман белән бергә” (2000, 151-155б.) дигән тәнкыйди китабының “Драматургиябезне өйрәнү юлында” дигән бүлеген Г.С. Нуриевның “Татар классик драматургия поэтикасы” исемле монографиясенә багышлаган. “...Поэтика төшенчәсе безнең әдәбият белемендә һәм теоретик, һәм гамәли яктан әлегәчә аз өйрәнелгән. Галим үзенең фәнни-теоретик эзләнүләренә танылган фәлсәфәчеләр, драматургия һәм театр белгечләренең эстетика һәм поэтика өлкәсенә караган күпсанлы хезмәтләрен өйрәнү аша, шуларга нигезләнеп килә”, – дип язган.
КДУ профессоры Васил Гарифуллин “Шәһри Казан” (6/10/2000) гәҗитендә “Дөрес сөйлә. Белмәсәң өйрән!” мәкале белән чыккан. Анда: “Р.Нуриевның китабы басылып чыгуын шатланып кабул иттек. Сөйләмнең табигатен – үзенчәлеген, башка сөйләм төрләреннән аермалы вазифасын – мөмкинлекләрен бай мисал – мәгълүматка нигезләнеп, тикшерә”, – дип яза.
“Р.Нуриевның “Татар сәхнә сөйләме” дигән монографиясе татар теле белеменә әһәмиятле өлеш кертә торган фәнни хезмәт булып тора, автор шушы юнәлештәге эшчәнлеген алга таба да дәвам итсен дигән теләктә калабыз, уңышлар телибез”, – дигән фикерләрен җиткерә филология фәннәре кандидаты Илида Бәширова үзенең “Сәхнә сөйләме – образ тудыру чарасы” мәкаләсендә (“Мәдәни җомга” 26 июнь, 1998). Шул ук гәҗиттә В.Заһитов “Сәхнә нәрсә сөйли?” мәкаләсендә: “Автор исә бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләрен дәвам итәр, игътибарын сәхнә сөйләменең башка проблемаларына да, әйтик, эстрадабыздагы сөйләм сәнгате мәсьәләләрен, радио-телевидение сөйләмен өйрәнүгә ... юнәлтер, дип ышанып калыйк”, – дигән кирәкле уйларны әйтә.
Тәнкыйтче Азат Әхмәдуллин “Офыклар киңәйгәндә”(1999, 80-82б.) дигән җыентыгында: “Татар театр сәнгате өлкәсендә эшләүче Р.Нуриевның хезмәте (Татар классик драматургия поэтикасы. – Казан, 1999) – татар классик драматургиясе поэтикасына, идея-тематик максатчанлыгы, сюжет һәм фабуласы, текст структурасы, аерым жанрларның төзелеш үзенчәлекләренә багышланган махсус монография”, – дип язган.
Димәк, Г.С.Нуриевның иҗатын зурлаганнар. Чөнки ул көн кадагында торган мәсьәләне күтәрә. “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”, – дигән күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм педагог Каюм Насыйри.
Йомгаклау.
Ә йомгаклауны без интервью формасында тәмамларга булдык һәм Г.С. Нуриевка түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
1. Галим булу өчен нинди гаиләдә туарга кирәк? Сез үзегез нинди гаиләдә тудыгыз?
– Мин гади крестьян гаиләсендә туып үстем. Гаиләдә без өч бала үстек. Минем әти Салих Гимадый улы “җир кешесе” иде дип әйтсәм дөресрәк булыр. Үз гомерен җиргә багышлады. Бик уңган, оста оештыручы иде. Совхозда яшелчә, алма бакчасы булдырды. Мин дә әтигә булышырга ярата идем, авылда “нәни мичуринчы” дип йөртәләр иде мине. Әнием Разия Хәйрулла кызы гади колхозчы булса да, бик дини, белемгә омтылышлы җан иде. Бәлки үз заманында тиешле белем ала алган булса, бик зур кеше булыр иде. Үземнең укуга тартылуымны аңардан алганмындыр дип уйлыйм. Галим булу өчен профессор гаиләсе кирәкми, ә теләк, тырышлык, хезмәтне ярату кирәк.
2. Галим булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?
– Беренчедән, белемгә омтылыш. Галим булдым да укуны ташладым дигән сүз түгел. Бертуктаусыз белем арттыру өстендә эшләүне дәвам итәм, күп укырга, төрле зыялы кешеләр белән очрашам. Бер минутны да бушка үткәрмим, һәрвакыт эшемә кирәкле яңалыклар туплыйм. Чөнки заман белән бергә атларга кирәк.
– Икенчедән, хезмәтең белән халыкка файда китерерлек булсын. Галим булдым дип масаймаска. Синең хезмәтең берәүгә дә кирәкмәсә, галим булуың бер тиенгә дә тормый дип уйлыйм мин.
– Өченчедән, алдыңа куелган максатларны үтәү өчен бик нык тырышырга кирәк.
3. Рәүф Салихович киләчәк буынга нинди фикерләр әйтер идегез?
– Иң мөһиме бу тормышта үз юлыгызны табу, яраткан һөнәрегезне сайлау. Ләкин нинди һөнәр иясе булуыгызга карамастан, чын кеше булып калыгыз. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сүзләрен онытмагыз.
Шундый зыялы якташыбыз белән танышуыбызга без бик шат булдык. Аның белән башкаларны да таныштырасыбыз килде. Безне озата чыккач, Г.С.Нуриев очрашу оештырсак, вакыт табып килергә ышандырды.
Әдәбият
Марши для детей в классической музыке
Белый лист
Рукавичка
Лиса-охотница
Сказки пластилинового ослика