Укучым Исламов Дамирның шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlr_islamov_damir.doc | 105 КБ |
Бәйгедә катнашучының анкетасы:
Исламов Дамир Рим улы, 1996нчы ел.
Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбе
Исламов Дамир Рим улы 1996нчы елның 15нче январендә Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә дөньяга килгән. Җиде яшь тулгач, Түбән Мактаманың 2нче санлы урта мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Укуда ул тырыш; рус теле, рус әдәбияты, география, татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре аңа җиңел бирелә.
Башлангыч сыйныфларда укыганда, укучыларга иҗади биремнәр өстендә эшләү зур тәэсир калдыра. Шул вакытта хикәяләр төзү, шигырьләр язу өстендә дә эш алып барыла. Дамирның да шигырь язу сәләте шул елларда ук ачылды. 6-7нче сыйныфларда укыганда, Дамир үзе язган шигырьләрен Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәдә оештырылган шигырь бәйрәмнәрендә укыды. Ул анда менә хәзер 3 ел рәттән беренче урынны яулап килә. 2008нче елда аның шигырьләре Әлмәт районында чыга торган “Яшьләр заманы” газетасында һәм 2009нчы елда “Хәзинә” газетасында “Сәламәтлек” шигыре басылды.
Дамир холкы белән тыныч, ярдәмчел, шәфкатьле, шуңа күрәдер ул әйләнә-тирәдәге кешеләрне шәфкатьле, итәгатьле булуларын, дөньяның матур, тыныч булуын тели. Минемчә, аның иҗатындагы темаларны сайлауга Дамирның үз тирәсендәге тормышның агышына битараф булмавы этәргеч булып торадыр.
Дамирның шигырьләре төрле темага язылган. Дамир киләчәктә иҗат эшен дәвам итәр дип өметләнәбез, аңа бик зур уңышлар телибез.
Портрет.
В старом синем альбоме
История нашей семьи.
Прадед мой в гимнастерке
Смотрит со снимков своих.
Грудь в орденах и медалях
Ясный, бесстрашный взгляд
Юным совсем мальчишкой
Прибыл он в Сталинград.
Бил он врагов по-геройски,
Родину он защищал,
Чтобы сапог фашистский
Наши поля не топтал.
Куда бы его не бросала
Фронтовая судьба,
Остался он твердым и сильным -
Его не сломала война.
Вернулся живой, невредимой
И строил мосты, города.
Куда бы страна не послала
Был он первым всегда.
Смотрю я на старое фото
Здесь дедушке двадцать пять.
Я очень горжусь своим дедом
Хочу я таким же стать.
Сәламәт булыйк.
Сәламәтлек – байлык дигән,
Борынгыдан бабайлар,
Кырын ятып, гәҗит укып,
Ятмаганнар шул алар.
Иртән торып атын җигеп,
Киткән алар урманга,
Көн буена агач кискән
Көчле, сәламәт булганга.
Яз көне икмәген чәчкән,
Җәйдә печәнен чапкан.
Спорт күнегүләрен алар
Хезмәттә, эштә тапкан.
Хәзер барысы да үзгә,
Спорт – дөнья патшасы.
Барыбыз да футбол, - дибез,
Хоккей, теннис башкасы.
Катнашам мин бәйгеләрдә,
Төрле уенннар уйныйм.
Сәламәт яшәү рәвешен
Мин, дуслар, яхшы аңлыйм.
Уйланулар.
Аптырарсың бу дөньяның эшләренә,
Бөек кеше китеп бара иртә генә.
Ник аларның гомерләре кыска шулай,
Яшәргә дә өлгермәгән даhи Тукай.
Рәхәтләнеп,үпкәләрен бер тутырып,
Суламаган бакчаларда ул утырып.
Нигә Ходай шулай кырыс булды икән,
Гомеркәе бик тиз генә үтеп киткән.
Өлгермәгән баласына сокланырга,
Алмагачлар утыртырга,өй салырга.
Ләкин аның балалары –шигырьләре,
Аның йорты Татарстан ,Казан ягы.
Укытучыма.
Укытучым минем,өлкән дустым,
Тормышымда якты маяк син.
Әйткән сүзләрегез күңелемдә
Кечкенәдән сезгә гашыйк мин.
Илнең тоткасы сез ,укытучылар,
Хезмәтегез изге,эчкерсез.
Шул хезмәтнең матур җимешләре
Мәктәпләрдә үсә hичшиксез.
Кыңгыраулы дәртле моңы безне
Җыеп ала сезнең тарафка.
Сез бит безнең гыйлем остазыбыз
Мәктәп дигән олы корабта.
Сез булганга безнең акыл арта,
hәм чыгабыз алгы сафларга,
Мин ышанам-сез чәчкән орлыклар
Матур чәчәк булып атарлар.
Җиңү бәйрәме белән...
Мактамада туып үскән
Минем әби-бабалар,
Шуңа күрә бигрәк якын
Миңа мактамалылар.
Котлыйм сезне бәйрәм белән
Бөек Җиңү бәйрәме.
Язлар саен кайтсын әйдә
Мактамага әйләнеп.
Язлар белән бергә кайтсын
Ятып калган якташлар,
Чәчәкләргә күмелсеннәр
Һәйкәлләр,мәрмәр ташлар.
Ветераннарыбыз кисен
Орден hәм медальләрен,
Сөйләсеннәр без яшьләргә
Тормышта күргәннәрен.
Кадерле ветераннар!
Сез безгә иң зур үрнәк
Сәламәт,исән-сау булыгыз
Миннән сезгә шул теләк.
Рисуем пшеничное поле гуашью
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Позвольте, я вам помогу
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Яблоко