Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
bugen_donyanyn_bik_kup_illrend_narkomaniya_dign_yaman_chir_taralgan.doc | 106.5 КБ |
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган.
Берәүгә дә сер түгел :соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы
кешеләр саны артканнан-арта бара.Югыйсә,моның бик аяныч нәтиҗәләргә
китерүе дә мәгълүм.Димәк,бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып
бармасак,кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак.Әйе,наркомания проб-
лемасы hәммәбезне дә нык борчый.
Без бик куркыныч заманда яшибез.Хәзерге чор яшьләре өчен бигрәк тә
куркыныч дип әйтер идем мин.Бигрәк тә кыз балаларга,яшүсмерләргә.
Яшүсмер чак-hәр кеше тормышында була торган күренеш.Каядыр барасы
килә,кем белән дә булса очрашасы,аралашасы килә,ләкин уйлабрак акыл-
лырак эш итмәсәң,төрле ,,авыру компания,,ләргә эләгеп,гомерлек бәхетсез,
авыру,кыска гомерле булу куркынычы да янарга мөмкин.Аннан китә дә
алмыйсың,терелә дә алмыйсың.
Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән,берничә грамм
наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив hәм субъектив сәбәпләр
бар. Социаль иминлекнең булмавы,гаугалы тормыш,фатирларны еш алыш-
тыру бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә
керә.Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар,ата-аналарның наркотиклар куллануы,
укуда өлгермәү,укуга теләк булмау,наркотиклар кулланучылар белән арала-
шу,яшьтән үк алкоголь hәм наркотиклар белән мавыгу,үз-үзеңне расларга
омтылу-болары субъектив сәбәпләр.
Әйе,наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катлаулары
өчен чын мәгънәсендә бәлага әйләнде.
Бүген яшьләр белән тәрбия эше оештыруның үзәгендә,балаларны нарко-
манлык,токсикоманлык,эчүчелек кебек яман чирләрдән саклап калу юнәле-
шендә зур эшләр тора .
Аерым укучыларның көнкүреш шартларын,кайбер гаиләләрдә балага тәрбия
бирүнең чик-чамалы булуын истә тотып,андыйлар белән төркемнәрдә hәм
аерым-аерым аңлату-төшендерү эшләре алып барырга кирәк.Гаиләнең нык-
лыгы аеруча әти кешенең әхлаклылык дәрәҗәсенә бәйле.Бүген ата-ананың
hәр икесе дә көне буе гаиләнең тамагын туйдыру юлында.Укучы бала,муенына
ачкыч асып,буш өйгә кайтып керәсе килмичә,урамда йөри.Яман юлга басканчы
ук,мондый балаларга аеруча игътибарлы булу мөhим.
Безнең мәктәптә ,,Сәламәт яшәү рәвеше,, дигән темага бик күп чаралар
үткәрелә:сыйныф сәгатьләре,сөйләшүләр алып барыла,очрашулар оештырыла,
плакатлар,рәсемнәргә конкурслар оештырыла.
Әйе,наркомания –куркыныч чир.Ул җәмгыятебезнең бөтен тармакларын җи-
мерергә мөмкин.Хәзерге вакытта яшь кешеләр үзләре теләгән hөнәр буенча
укысалар да,күбесе эш таба алмый.Башта өйдә утыра,аннан урамга чыга,
,,дуслар,, белән очраша.Менә шуннан башлана да инде могҗизаның кубрәге.
Мин киләчәктә үз халкымның бәхетле булып яшәвен телим.Яшьләребез-
нең киләчәге өчен җан атучы зыялы,аек акыллы шәхесләребез,җитәкчеләре-
без булуына иманым камил.
Сочинение.
Наркоманлыкка каршы ничек көрәшергә?
Хәлиуллина Айгүзәл Айдар кызы,8нче сыйныф.
Әлмәт районы,Түбән Мактама №2 урта мәктәбе.
Почта
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Барсучья кладовая. Александр Барков
На берегу Байкала
Есть ли лёд на других планетах?