Сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
vildanova_minem_yaratkan_ukytuchym.doc | 33 КБ |
Министерство образования и науки РТ
ТР фән һәм мәгариф министрлыгы
Конкурсное сочинение на тему :
“Мой любимый учитель”
“Минем яраткан укытучым”
ТР Әлмәт районы Түбән Мактама Нижнемактаминская СОШ №2
2нче урта мәктәбе Альметьевского района
Башкарды: 5 “а” сыйныф укучысы Выполнила: ученица 5”а” класса
Идиятуллина Айсылу Идиятуллина Айсылу
Җитәкче: Вильданова Ләйсән Руководитель: Вильданова Лейсан
Марс кызы Марсовна
Альметьевск 2010
Әлмәт 2010
Минем уйлавымча кеше җиргә матур эш-гамәлләр кылып яшәү өчен дөньяга туа. Моның өчен бетмәс-төкәнмәс тырышлык, зиһен, сабырлык кирәк. Яраткан сыйныф җитәкчем Гөлназ Фоатовна, минемчә, шундый сыйфатларга ия. Әйе, укытучы иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, бөтен кеше надан булыр иде. Аларның һөнәрләре авыр, катлаулы һәм җәмгыятькә күп файда китерә торган. Һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
Без сыйныфта 30 бала. Гөлназ Фоатовна һәрберебезнең холкын-гадәтен белеп, күңелләребезгә үтеп керә белә, акыллы киңәшләре белән авыр чакларыбызда ярдәм кулы суза. Укытучыбызны безнең икенче әниебез дип тә була: әниләребез кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана да белә.
Ә инде берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Ул безнең кайгыларга үзебездән дә артык көенүче , шатлыкларыбызга үзебездән дә артык сөенүче дә. Х.Халиковның “Укытучым” дигән шигыре, нәкъ Гөлназ апага багышлап язылган кебек:
Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле
Нәкъ әнием шикелле.
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен!
Ул - минем укытучым.
Туган якның нинди газиз икәнен, әти-әниеңә, туганнарыңа мәрхәмәтле булырга кирәклеген без сезнең тырышлык белән аңлыйбыз, укытучы апабыз. Алай гына да түгел, ул безне һәрвакыт яхшылыкка гына өнди, безнең тәрбияле, җәмгыятьтә кирәкле кешеләр булып үсүебезне тели. Минем Гөлназ Фоатовнаны бервакытта да кәефсез күргәнем юк шикелле. Ул һәрвакыт дәрескә елмаеп, шат күңел белән килеп керә. Әйтерсең лә аның кайгылары гел юк, балаларга шатлык кына таратучы ул. Ә инде аның елмаюын күргәч, безнең дә күңел күтәрелә, гел тырышып укыйсы гына килә башлый.
Гөлназ Фоатовна безнең сыйныф җитәкчесе генә түгел, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да. Безнең туган телебез – татар теле. Укытучыбыз безгә әби-бабайлардан калган телебезне онытырга бирми. Аның дәресне аңлатуы, бик матур тавыш белән шигырьләр укуы, әкиятләр сөйләве күңелләргә үтеп керә. Хәтта кайбер чакта сөйләгәндә күзгә яшьләр килә.
Ә инде без тел буенча нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйбыз: сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе дисеңме, театрлар кую, татар телендә матур җырлар өйрәнү һ.б.
Укытучыбыз безне даими рәвештә Әлмәт язучылары белән таныштыра һәм очрашулар үткәрә. Бу очрашуларга без шатланабыз һәм бик теләп катнашабыз. Моның белән генә дә чикләнми әле укытучыбыз. Безне туган телдә шигырьләр язарга да өйрәтә. Һәр елны без үзебезнең язган шигырьләр белән Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәдә үтә торган “Ау! Яшь талантлар” бәйгесендә катнашабыз. Менә шундый күпкырлы талант иясе минем яраткан укытучым.
Еллар үткәч һәр кеше үзенең укытучысын хөрмәт белән искә ала. Мин дә үз укытучымны мәңге онытмам, аның биргән акыллы, төпле киңәшләрен еллар буена истә тотармын.
Фән серләрен чишеп бирдең дә син,
Бөртек-бөртек нурлар җыям мин.
Һәр сүзеңне бикләп, белемеңне
Йөрәгемә салып куям мин.
Бер тылсымлы акыл иясенә
Тиңлим үзем сине мин менә.
Мәгърифәтнең белем чишмәсе дип,
Сокланмый соң сиңа кем генә.
Пейзаж
Есть ли лёд на других планетах?
Подарок
3 загадки Солнечной системы
Снег своими руками