Статья моей ученицы, подготовленная для конкурса посвященного 125-летия со дня рождения Г.Тукая, который прводил журнал "Ялкын"
Вложение | Размер |
---|---|
Статья моей ученицы Гатауллиной Гузель на конкурс в журнале "Ялкын" | 40 КБ |
Тукай исеме мәңгелек.
Габдулла Тукайны, үзе исән чакта ук, татар милләте узенең рухи юлбашчысы итте, шагыйрь халык тарафыннан иң югары һәм үзгәрмәс бәя алды. Бик сирәк талант ияләренә генә насыйп була торган мондый бәя шагыйрь язмышының милләт язмышыннан аерылгысыз булуы белән аңлатыла иде. Тукай татарның тарихи язмышын үз башыннан кичерде һәм иҗатын да шушы язмышка багышлады.
Быел 26нчы апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 125 ел тула. Әлмәт шәһәрендә Тукай исемен белмәгән кеше юктыр. Русы да, татары да балалар бакчасыннан ук аның шигырьләре белән таныш. Тукайның исемен мәңгеләштереп, Әлмәт шәһәрендә Г. Тукай исемендәге бер урам һәм ике һәйкәл булдырылды. Ул урамның исеме урам гына дип түгел, Тукай проспекты дип йөртелә. Бер һәйкәле Татарстан кинотеатры каршында күптәннән торса, икенчесе әле күптән түгел генә Тукай проспектына урнаштырылды. Һәр елның апрель аенда шигырь сөючеләр Тукай һәйкәле янында җыелалар. Апрель ае күп вакыт җилле, яңгырлы була, шуңа карамастан, халык яраткан Тукаен онытмый, чәчәкләр алып, шигырьләрен өйрәнеп, һәйкәл янына килә.
Кайсы буын кешесе булмасын, һәр кеше Тукайны үз шагыйре дип саный, һәр буын аның исемен саклый, ул иҗат иткән әсәрләрне югары бәяли, аның истәлегенә хөрмәт белән карый. Халык бөек кешенең истәлегенә, даһи шагыйрьгә, мәңге онытылмаслык Тукайга баш ия.
Беренче тапкыр мин Габдулла Тукай турында үземнең әбиемнән ишеттем. Ул аның авыр тормышы турында сөйләде. Габдулланың тууын ата-анасы бары изге ниятләр белән, ак бәхетләр теләп көтеп алса да, язмыш аңа карата кырыслык күрсәтә: алты айлык вакытында атасы, ә дүрт яше тулып килгәндә анасы үлә. Шул вакыттан шагыйрь бу дөньяда япа-ялгыз кала һәм кулдан кулга йөртелә башлый.
Мин балалар бакчасына йөргәндә Г. Тукай язган «Бала белән Күбәләк» шигыре белән таныштым. Без бу шигырьне сәхнәлештереп тә уйнадык. Мәктәптә укый башлагач та, уку, әдәбият дәресләре Тукай иҗатын өйрәнү белән башланып китә. Ел дәвамында башка язучылар иҗатын өйрәнгәндә дә Тукай исеме еш искә алына. Чөнки ул күп кенә әдипләребезнең остазы булган. Тукай кечкенә сабый балалар өчен дә, мәктәп яшендәге балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыксынып укырлык әсәрл әр иҗат иткән шагыйрь, прозаик, публицист…
Без быел әдәбият дәреслегеннән аның «Исемдә калганнар» автобиографик повестен укыдык. Бу әсәр мине бик дулкынландырды. Иң тәэсриләндергәне - кечкенә кешенең ятим калып, интегеп үсүе.
Габдулла Тукай әсәрләрен мин хәзер дә укыйм, чөнки алар бик кызыклы һәм тормышка өйрәтүче әсәрләр, алар кечкенә чактан ук безне тәрбияле булырга, әти- әниләребезне яратырга, хезмәтне сөяргә, үз милләтеңне хөрмәт итәргә, аның азатлыгы өчен көрәшергә өйрәтә, гасырлар буе сакланып килгән мирасны киләчәк буыннарга да җиткерүнең зарурлыгына төшендерә.
Габдулла Тукай исемен Татарстанда гына түгел, башка җирләрдә дә беләләр.
2011 ел бөтен төрки телле илләрдә Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән.
Тукай хәзер дә язучыларның укытучысы булып кала, чөнки алар үзләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән һәрвакыт мәңгелек матурлыкка омтылырга тиеш, халык тормышы белән яшәргә, дөреслекне әйтергә тиеш. Аның бу кагыйдәсе язучыларга гына түгел, укытучыларга да кагыла.
Габдулла Тукай һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Аның даны беркайчан да онытылмас!
Иншаны Әлмәт шәһәренең
6 нчы гомумбелем мәктәбенең
7б сыйныф укучысы
Гатауллина Гүзәл язды.
Мин, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Гүзәлнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Ялкын» журналын мин үзем күптәннән алдырам. Журнал укучыларым белән эшләгәндә генә түгел, үз балаларым өчен дә бик кызыклы. Безнең 6 нчы гомумбелем мәктәбе Әлмәт шәһәренең рус мәктәбе булып санала. Шуңа да карамастан бу мәктәптә эшләүче татар теле укытучылары укучыларда (бигрәк тә татар балаларында) татар теленә, аның мәдәниятенә, сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү өстендә бик күп эшлиләр. Бу эштә газета-журналларның ярдәме зур.
«Ялкын» журналының һәр санын укучыларым белән бергәләп укыйбыз. Бигрәк тә психолог киңәшләрен, хикәяләрне, яңалыкларны яратып укыйбыз. Конкурсларда катнашу өчен иншалар язабыз. Менә бер иншабызны тәкъдим итеп карарга булдык. Бәлки бастырып та чыгарырсыз.
PS: мин үзем Яңа Нәдер авылында яшим. Көн дә Әлмәткә килеп эшлим. Шуңа күрә квитанциядәге адресым да Нәдернеке.
Колумбово яйцо
Зимний лес в вашем доме
Император Акбар и Бирбал
Астрономический календарь. Май, 2019
Мороз Иванович