Научно-исследовательская работа.Реликвия семьи-вышитое полотенце.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-_ezlnu_eshe_.docx | 30.58 КБ |
Татарстан республикасы Тәтеш районы Тәтеш шәһәре «Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МГББУ
«Гаиләмнең кадерле ядкяре»
Фәнни-тикшеренү эше
Эшне башкарды :
11нче сыйныф укучысы
Шәйдуллина Ләйсән
Җитәкче: Нәфигина Г.Ә.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2018 ел
Эчтәлек
1. Кереш………………………………………………………3
2. Төп өлеш………………………………………………… 4
2.2 Гаиләдә гореф-гадәтләрдә сөлгенең роле…………5
2.3 Татар сөгесендә чигешләрнең символикасы………6 2.4 Чигелгән сөлгенең минем гаиләдә роле……………7
3. Йомгаклау……………………………………………………8
4 . Кулланылган әдәбият ……………………………………..8
Кереш
Һәр җәйге каникулны мин авылда әбиемдә үткәрергә яратам. Бервакыт минем игътибарны чатта торган сандык җәлеп итте. Әбиемнән мин андагы булган әйберләрне күрсәтүен үтендем.Бу сандыкта шундый могҗиза: чиккән сөлгеләр, намазлыклар,матур күлмәкләр булып чыкты.Мин бигрәк тә матур итеп чигелгән сөлгеләргә сокландым.
Минем күңелемдә бик күп сораулар туды. Сөлгенең татар халкы йолаларында урыны нинди? Ни өчен әбием сөлгеләргә шундый бизәкләр чиккән? Бу бизәкләр татар халкының кул эшләрендә очрыймы? Шушы сорауларга җавап бирү өчен мин үзем тикшерү үткәрергә булдым.
Актуаллелек. Халык кул эшләре арасында сөлгенең әһәмияте бик зур. Сөлгенең урыны бик югары.Андагы чигешләр төрле төсле җепләр белән чигелгән, күбрәк үсемлек орнаменты кулланылган. Безнең гаилә архивында да әбием чиккән сөлгеләр саклана. Алар 20 гасыр башына туры киләләр.Минем гаилә әгъзалары сөлгеләр турында бик аз белә.
Максат: Гаиләмнең кадерле ядкяре булган сөлгенең тарихын өйрәнү
Максатка ирешү өчен
1)Бу темага караган әдәбият белән танышу;
1)сөлгеләнең тарихы белән танышу;
2) сөлгедәге чигешнең мәгънәсен аңлау;
Фаразлау.
Минемчә,сөлгедәге чигешләр татар халкына хас булган орнаменттан тора;
Минем гаилә өчен сөлгенең әһәмияте бик зур.
Тикшерү методлары:
Тикшерү обекты: чигешле татар сөлгесе
Тикшеренү юллары тиешле мәгълүматны, туганнардан сораштыру чыганаклардан, интернеттан эзләү;
Төп өлеш
2.1 Сөлге турында мәгълүмат
Сөлге турында мәгълүматны татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән таптык. Сөлге ис. – Сөртү-сөртенү өчен махсус сугылган яки кисеп тегелгән озынча тукыма кисәге.Киҗеле с. Чүпләмле с. С. Чигү Сабан туенда сөлгенең иң матурын батырга бирү.(499б.)
Сөлгенең барлыкка килүе
Сөлге сузенең халыкта төрлечә әйтелеше дә кызыклы: битсебер, бит себергеч, йеслек,йөзлек ,селек...Селек - Касыйм татарларында,сулык - Әстерхан татарларында, бистәр - керәшеннәрдә, бит хуҗалык - Минзәлә төбәгендә.
Нинди гаҗәеп матур бизәкле сөлгеләр иҗат иткән безнең хатын-кызларыбыз: чуптарлы, чупләмле, алмалы,күбәләкле ,кызыл башлы, чиккән сөлге!
”...Мине ат өстеннән кочаклап алдылар,ә атның муенына озын сөлге эленде.Кайсысыныкы булгандыр,әйбәт сөлге иде ул.Әле хәзер дә,авылны,балачакны искә төшергән минутларда,бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек...”(Ф.Хөсни.”Йөзек кашы”)
Гомәр Бәшировның”Туган ягым-яшел бишек”дигән автобиографик әсәрендә һәм бик күп татар язучыларының әсәрләрендә сөлге турында белешмәләр бар.
2.2Гаиләдә гореф-гадәтләрдә сөлгенең роле
Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы . Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр Сабантуйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар.
Сөлге – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр, кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.
2.3. Татар сөгесендә чигешләрнең символикасы
Чигү өчен төрле тукымалар - үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.
Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, кайвакыт канитель һәм мишура кулланылган.
Татар халык иҗаты үрнәкләре борынгы әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Халкыбыз еллар һәм гасырлар буе бизәкләп эшләү һөнәрен саклап һәм үстереп килгән.
Орнамент - грек сүзе, “бизәү” дигәнне аңлата. Орнаментлар - элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Төрле милләт халыкларының чигү төрләре, орнаментлары аерылып торган.
Һәрбер төбәк үзенең чигеш алымнарын даими рәвештә баета үзгәртә барып хәзерге көннәргә кадәр саклаган.
Рус чигешендә геометрик орнаментларга аеруча игътибар ителгән үсемлек һәм хайван сурәтләре чигелгән геометрик формалар күбрәк урын алган. Ә татарларда исә үсемлек орнаментлары өстенлек иткән.
Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар.
Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.
Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк-таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр булып кием-салымнарга күчкән.
2.4 Чигелгән сөлгенең минем гаиләдә роле
Әбием чиккән сөлгедә дә татар халкына хас булган чигеш үрнәкләрен күрергә була. Әбием ул сөлгене бирнә өчен үзләре тукыган тукымага чиккән. Бу сөлге – әбиемнең күңеленең пакьлеге символы, милли сәнгатьнең йөзек кашы, ел буе чиккән, аның яшерен серләрен сыйдырган зәвыклы бүләк. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлге. Анда әбием күзләреннән тамган сөю яше ,бармаклары ясаган сак хәрәкәтләрнең кыштырдавы да сакланадыр шикелле. Бу сөлге безнең гаилә өчен бик кадерле, аны сөртенер өчен кулланмыйбыз , ә гаиләбезнең кадерле ядкаре итеп, сагынып карар,саклар өчен генә кулланабыз. Интернеттан табылган мәгълүмат буенча бу сөлге төрле төстәге мулинә җепләре белән чәчәк бәйләмнәре композииясе тамбурлап (каюлап, укалап) чигелгән. Тамбур белән чигү французча tambour (барабан) дигән сүздән алынган, чөнки тукыма тарттырылган түгәрәк киерге барабанны хәтерләткән. Борын заманнардан бирле татарларда гына түгел, ә бик күп төрки халыкларда (төрекмән, башкорт, үзбәк, азәрбайҗан, казах, кыргыз) киң таралган була. Аның популярлыгы кирәкле әйберләрнең гадилеге һәм эш ысулының ансатлыгы белән аңлатыла. Тамбурлы чәнчем — тукыма аша чөпчеп алынган күз ул. Бер-бер артлы тезелеп килеп, бу күзләр чылбыр хасил итәләр.
Ә төсләр балкышы- акрынлап үзгәртеп, чия, алсу-шәмәхә, куе-яшел төсләр кулланылган. Купшы чәчәк бизәкләре, күбәләк һәм кошларны хәтерләткән хыялый үсемлекләр, йөзем тәлгәшләре, экзотик чәчәкләрнең тулышкан бөреләре, гади кыр чәчәкләренең бизәк-нәкышләре аша тудырылган җәннәт бакчасы образы — әбиемнең сүрелмәс иҗатының башы. Чынбарлыкны романтикалаштырып, әбием чигү аша үзенең зәвыгын, күңел байлыгын чагылдырган. Мин туганнарымнан бу сөлгенең тарихы турында сораштырдым, кызганычка каршы, туганнарым аның турында бик аз беләләр, яисә гомумән белмиләр булып чыкты.
Йомгаклау
Мондый матур сөлгене, мондый матурлыкны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.
Мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
1)татар халкында сөлгенең әһәмияте бик күптән билгеле булган;
гореф гадәтләрдә сөлгенең роле бик зур, кешене туганнан алып үлгәнчәгә кадәр сөлге озатып килә;
2)чигелгән сөлге татар хатын-кызларына һәйкәл;
3) бу сөлге - минем әбиемнең уңганлыгы, эшчәнлегенә исбатлау, безнең гаиләнең кадерле ядкаре
Татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Мин дә бу сөлгене үземнең балаларыма гаиләмнең кадерле ядкяре итеп күрсәтермен, әбием турында, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләрмен, Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.
Кулланылган әдәбият
3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты.2005.
Весёлые польки для детей
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Простые новогодние шары из бумаги
Если хочется пить...
Самый богатый воробей на свете