Тарихи белешмә: Бисер белән эшләү - борынгы заманның тере чагылышы.Чөнки бисер нык материал һәм ул үзенең матурлыгын озак вакытлар үтүгә дә карамастан саклый. Бисерның Туган иле дип Борынгы Египет санала.
Вложение | Размер |
---|---|
karimova_kamilla.doc | 352 КБ |
Республиканская научно-практическая конференция исследовательских, проектных и творческих работ имени К. А. Валиева
Направление: «Юный исследователь».
Название работы
« Дерево из бисера»
Выполнила:
ученица 3 класса,
Каримова Камилла Ильдаровна
Руководитель:
Мусина Люция Ахуновна.
Учитель начальных классов
2015-16 учебный год
Эчтәлек.
Кереш өлеш.---------------------------------- 3
1. Проектның эзләнү - тикшерү эше
Эзләнү эше. -----------------------4
Эшнең планы.---------------------5
Тикшереләсе предметның тышкы күренеше.----------6
2.Проектның технологик этабы.
Материаллар һәм инструментлар.------------------7
Предметны ясау эзлеклелеге.-----------------------------7
3.Проектның экологик - экономик этабы.
Эшкә тотылган материалның исәбе.------------------9
Экологик экспертиза .-------------------------------------9
Рекламма проспекты.------------------------------------10
4. Йомгаклау этабы
Проект буенча нәтиҗә.-----------------------------11
Информация чыганаклары.---------------------------------11
Кереш өлеш.
Мин үземнең проект эшемдә бисердан “ Бәхет агачын” үрүне сайладым. Чөнки бу катлаулы ләкин кызыклы эш.
Максатым:. Мин үземнең ихтыяр көчемне, түземлелегемне, булдыра алуымны сыныйсым килә. Бу эшне башкарганда кулланылган материаллар һәм инструментлар белән эш итә алу сәләтемне үстерү һәм алга таба бисер белән төрле предметлар үрергә өйрәнү теләгем зур һәм :
1.Бисерның килеп чыгу тарихын өйрәнү.
2. Бисер ярдәмендә матур итеп үрергә өйрәнү.
3.Сайлаган предметны дөрес һәм матур үрү.
4. Эшнең проектын төзү һәм яклау.
Минем эшемдә информатика,технология, рус теле, математика фәннәрен белү кирәк булачак.
Хәл ителәчәк проблема: бисердан “ Бәхет агачын” үрү тәртибе белән якыннан танышу һәм үрергә өйрәнеп бүлмәләрне бизәү.
3
Проектның эзләнү - тикшерү эше.
Эзләнү эше.
Тарихи белешмә: Бисер белән эшләү - борынгы заманның тере чагылышы.Чөнки бисер нык материал һәм ул үзенең матурлыгын озак вакытлар үтүгә дә карамастан саклый. Бисерның Туган иле дип Борынгы Египет санала. Анда тонык пыялалардан зур сәйләннәр ясаганнар. Алга таба бу сәйләннәрне ваклаганнар һәм бисерлар барлыкка килгән. Бисер түгәрәк формада гына түгел ә кечкенә торба формасында да була.Бик борынгы заманнарда бисер акча ролен дә үтәгән. Африкада мәсьәлән- бер бәйләм бисерга балык сатып алганнар.
Венециядә бисер ясау тагын да камилләшкән.XIII гасырдан XVII гасырга кадәр Мурано утравында бисер ясаучыларга тиң булмый. Бисер ясау серләрен чишкән кеше үлем җазасына тартылган.
XVII гасыр ахыры —XVIII гасыр башында бисерны Германия һәм Франциядә ясый башлыйлар. ә XVIII гасыр ахырына Венеция өчен көндәш ил Чехия барлыкка килә. Көндәшләр саны арткан саен бисерның да сыйфаты һәм формасы камилләшә. Бисер ясауда тагын да яңалыклар барлыкка килә.
XIX гасыр ахырында Чехиядә бисер ясау машинасы барлыкка килә һәм бисерның бәясе төшә. Бисерлар эреләнә, төссезләнә һәм бисер белән эшләүгә
Бисер белән эшләү технологиясе бик төрле. Бу – чигү, крючок белән бәйләү, энә белән бәйләү, үрү, туку, балавызга рәсемнәр ябыштырып ясау, Русиядә бисер белән чигү алга китә. Осталар бик вак бисерлар белән эшләгәннәр. Моның өчен бик нечкә энәләр кулланганнар. Бу энәләрне немецлардан һәа англиядән кайтартканнар. Чигү өчен җеп һәм ат кылы кулланылган. Ә кылны ат койрыгыннан алганнар. XIXгасырның 30нчы елларында бисер белән мавыгу кими. Ләкин рус авыллары бу һөнәргә тугры булып кала. Украина, Томбов , Мәскәр тирәсендә бисер эшләү саклана.
60 нчы елларда бисер белән эшләүнең яңа технологияләре барлыкка килә.Яңалыкны элеккегә таянып эшлиләр.Бу эштә мастер-энтузиастлар: Мәскәүлеләр Вера Константиновна Гладилина, Светлана Владимировна Хансуворова әм Киевтан Энгелиса Никитична Литвинец. Бу осталар искелеккә таянып, яңалыкны кулланып бисердан әйберләр ясыйлар һәм безнең элекке традицияләрне саклап культурабызны баетал
Хәзерге вакытта да бисерны күбесенчә чит илләрдән кайтарталар. Күбесенчә Чехиядән. Безнең илдә дә Украинада Харьков шәһәрендә бисер ясау технологиясе барлыкка килә. Һәм төрле размердагы яхшы сыйфатлы продукция эшләнә. Кызганычка каршы Украина Россиядән аерылу сәбәпле безгә бисер чыгару туктатыла.
4
Эшне планлаштыру.
Үземнең проект эшемне башлаганчы мин планын төзедем:
3. Дөрес материал һәм инстрментлар табу.
5
Тышкы күренешне сайлау.
Төрле технологияләр белән башкарылган эшләрне күрдем. Ләкин миңа күләмле эшләр ошый.Минем күләмле эшләрдән- Сирень куагы һәм “ Бәхет агачын “ үреп карыйсым килдеМенә аларның тышкы күренеше. Мин башкарасы эш
2 рәсем.
(рис.1) (рис2)
6
2.Пректның технологик этабы.
Материал, инструментлар һәм җайланмалар.
Агач үрү өчен безнең илдә ясалган зур яшел бисер һәм пайетка кирәк..
Эшне башкару өчен инструментлар материаллар: кайчы, җиз чыбык, төзү гипсы. балчык савыт, коңгырт җеп.
Эшне башкару эзлеклелеге.
Беренче этап– чыбыкка чиратлаштырып 10 бисер һәм 10 пайетка кертәбез.Кертелгән бисер һәм пайетканы чыбыкның уртасына китерәбез һәм ике чыбыкны бергә кушып 1см озынлыгында бөтерәбез.
Икенче этап : чыбыкны икегә аерып куябыз. Башта бер очны алып 10 бисер һәм 10 пайетка җыябыз да, яңадан чыбыкның уртасыны китереп 1 см бөтерәбез.
Чыбыкның икенче очында да шулай ук эш башкарыла. Бер ботакка шундый 11 түгәрәк кирәк була.
Өченче этап : 11 әр итеп өч ботак ясагач , бу ботакларны өчесен бергә бөтереп куябыз. Уртача биеклектәге бер агач өчен 30 ботак кирәк булачак. Өчәр итеп бөтергән ботакларның чыбыгын коңгырт җеп белән чормап каплатабыз.
Дүртенче этап: Ботаклар әзер булгач, 10 см биеклегендәге каты чыбыкка ботакларны җыя башлыйбыз. Каты чыбык очына бер ботакны куеп җеп белән икесен бергә чормыйбыз һәм аска табы чиратлаштырып ботакларны урныштыра барабыз. Чормаганда җепне 4 катлы итеп алабыз. Чөнки чыбыкны каплату тизрәк булачак. Ботакларны урнаштырып бетерәбез.
Бишенче этап: Балчык савытка гипс салабыз, бераз су кушып , әзер агачны утыртып куябыз. Ун минутка агачны терәтеп катканын көтәргә кирәк булачак. Менә безнең “ Бәхет агачыбыз” әзер.. Агачка карап сокланырлык кына булсын. Менә безнең эш тәмам .
7
Менә әзер эш:
3.Проектның экономик этабы
Эшкә тотылган материалның исәбе.
Барлыгы: 220 сум.
Нәтиҗә: Бу агачлар кибетләрдә кыйммәт тора. Үзең ясасаң яхшырак!
Экологик экспертиза
Бу эшне башкарганда мин әйләнә- тирәгә зыян салмадым, чөнки бисер экологик яктан чиста материал. Бу агачны сүтәргә туры килсә дә, бисер чүп булып ташланмый, ә икенче предмет ясар өчен генә кулланылачак.
9
Реклама проекты
10
Йомгаклау этабы.
Проект буенча нәтиҗә.
Бу проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә мин борыңгы кул эшенең искиткеч матурлыгы белән таныштым. Бу эшләр матур һәм кабатланмас. Хәзер мин бисердан төрле предметлар үрә алам..
Бисердан үрелгән агач минем бүлмәмә ямь биреп торачак. Мин бисердан үрелгән агачларымны туганнарыма бүләккә бирәчәкмен. Әгәр өйрәнергә теләсәгез мин бик теләп сезне дә өйрәтәм. Адресым рекламада күрсәтелгән.Рәхим итеп килегез.
Информацион чыганаклар.
http://bijouterie.narod.ru/historyofbiser.html
11
Если хочется пить...
Снегири и коты
Прекрасное далёко
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018