Укучыларны иҗади эшләтү максатыннан эшләнде. Укучылар үзләре китапханәләрдә , интернетта эшлиләр. Вакытлы матбугаттан еш файдаланалар.
Вложение | Размер |
---|---|
3._avtorskiy_proekt_uroka.doc | 40 КБ |
Тема:Иярченле кушма җөмләләр (язучылар иҗатында ,
вакытлы матбугатта һәм халык авыз иҗатында
иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр
туплау).
Проектта катнашучылар:
Яр Чаллы шәһәренең 55 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары.
Проектның нигезе: Татар теленнән һәм әдәбияттан гомуми белем бирү стандарты.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 Казан.“Мәгариф”нәшрияты.2010
Предметы: татар теле
Классы: 9 А сыйныфы
Проектның максаты:
- укучыларны иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төзелеше ягыннан төрләре белән таныштыру, рус теле белән чагыштыру;
- иярченле кушма җөмләләр турында белемнәрен ныгыту, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
- матур әдәбиятка, халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, үзлекләреннән белем алуга әзерләү.
Проектның бурычлары:
- иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен аера белү;
- язучыларның әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан файдалана белергә өйрәтү;
- телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Эш төре: әдәби китаплар, вакытлы матбугат, халык авыз иҗаты әсәрләре бәлән таныштыру, материал җыю, презентацияләр ясау, “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары” дигән түгәрәккә йөрүләре.
Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, парлап эшләү.
Проектны тормышка ашыру:
1 этап.Иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр турында материал туплау.
2 этап.Уку өчен әдәби әсәрләр сайлау, газета-журналлар, халык авыз иҗаты турында китаплар барлау.
3 этап.Презентацияләр ясау.
4 этап.Иҗади эш”Минем яраткан китабым” дигән темага хикәя язу.
Проектлау эшенең барышы.
1 | Проект биремен эшләү. | Проект темасын тәкъдим итү, фикер алышу |
2 | Проект планын төзү. | Проект планы буенча фикер алышу |
3 | Иҗади төркемнәр оештыру. | Проектны эшләү өчен бергә эшли алучы укучыларны берләштерү. |
4 | Информация туплау. | Иярченле кушма кушма җөмләләрне эзләү өчен чыганаклар белән танышу. |
5 | Проектны эшләү | Язучыларның әсәрләреннән иярченле кушма җөмләләрдән торган мәкальләр табу.Милли төбәк компонентын куллану.Яр Чаллы язучыларының әсәрләреннән дә файдалану.Вакытлы матбугат белән эшләү.Халык авыз иҗатыннан иркен файдалану. Интернет аркылы материаллар эзләү. Презентацияләр ясау.“Тел_-рухи байлык” дигән темага газета чыгару. “Минем яраткан китабым” дигән темага хикәя язу. Проектны эшләү. |
6 | Проектны яклауга әзерлек | Проектны яклау өчен кирәкле материаллар әзерләү. Консультацияләр үткәрү.Сыйныф китапханәсеннән китаплар тәкъдим итү. Сәләтле балалар белән эшчәнлек. Авыррак үзләштерүче укучыларга мөмкинлекләреннән чыгып эш бирү. |
7 | Проектны яклау | Проектны яклап чыгыш ясау. |
Проектта катнашучылар: 9 сыйныф укучылар .
Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле материаллар:
Компьютер, сканер, әдәби китаплар,газета-журналлар һ.б.
Проектны бәяләү:
Татар теле һәм әдәбияты буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә.
Дымковский петушок
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Зимняя сказка
Марши для детей в классической музыке
Вокруг света за 80 дней