Тема сайлауның нигезләмәсе: яңа ел алдыннан без классыбыз белән “Урман гүзәлен саклыйк” дип исемләнгән конкурста катнаштык. Эшебезнең төп нәтиҗәсе буларак яңа ел бәйрәменә чыршы һәм наратларны кисмәскә өндәгән буклетлар ясадык һәм Күшәр авылы кешеләренә тараттык. Әлеге эш барышында мин үзем өчен ылыслы агачларның бик күп файдалы якларын ачтым. Мине иң кызыксындырганы –ылыслы агачларны һаваның чисталыгын тикшерү өчен биоиндикатор итеп кулланып булу иде. Биоиндикатор ул - тере организм, мәсәлән, үсемлек. Аның торышы буенча атмосфераның халәтен-ягъни аның чистамы, пычракмы икәнен билгеләп була икән. Мин эшушы юнәлештә эзләнү эше алып барырга булдым.
1.2 Теманың актуальлеге: мин бу теманы бүгенге көндә актуаль дип саныйм, чөнки әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын һәм халыкның сәламәтлеген саклау хәзерге заманның иң кискен проблемаларының берсе. Яшел үсентеләрнең роле бик зур. Алар һавадагы тузанны киметә, фитонцид үзлегенә ия, җылылык режимына һәм һаваның дымлылыгына йогынты ясый, тавыш көчен киметә. Атмосфера җир сүрүләре арасында аерым урын алып тора. Аның җирдәге бөтен тереклек өчен әһәмияте бәяләп бетергесез. Кеше азыксыз биш атна, сусыз – биш көн, ә һавасыз нибары биш минут яши ала. Шул ук вакытта һава чисталыгының нормадан тайпылышы кеше һәм хайваннарның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра,үсемлекләрнең һәм экосистемаларның торышына да турыдан - туры йогынты ясый.
Вложение | Размер |
---|---|
tekst_raboty._sektsiya_geografiya_gabdrahmanova_dilyara_s.koshar.docx | 1.37 МБ |
Есть ли лёд на других планетах?
Весенние чудеса
Два петушка
Лупленый бочок
Мороз Иванович