Ни өчен кайбер кешеләр иртә таңнан торып, эшкә тотыналар һәм бу аларга бернинди кыенлык тудырмый, ә икенче берәүләр өчен иртүк торып эшкә тотыну җәзага тиң. Алар өчен эш төштән соң җиңел бирелә?
Әлеге тема буенча интернетта эзләнә һәм өстәмә әдәбият белән таныша торгач, мин кешеләрне тәүлеклек биоритмнарының характеры буенча өч хронотипка бүлүләрен белдем. Иртәнге -“тургайлар”, кичке – “ябалаклар”, көндезге – “Күгәрченнәр”. Минем ачыклыйсым килде: кемнәргә яшәү җиңелрәк икән – тургайларгамы, ябалакларгамы, әллә күгәрченнәргәме?
Гипотеза:
Ø Кеше биологик ритмнар тэәсиренә дучар
Ø уку процессын һәм көндәлек реҗимны укучы бала организмына биоритмнарның тәэсирен исәпкә алып планлаштыру- аларның әшкә сәләтен арттыруга китерәчәк.
Тикшеренү максатым:
· Биоритмнарның укучыларның эшкә сәләтенә тәэсирен өйрәнү
Эшемнен практик әһәмияте, үз алдыма куйган бурычларны слайдта күрәсез
Вложение | Размер |
---|---|
Эзләнү эше : "Син нинди кош?" | 45.7 КБ |
Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе
Син нинди кош?
Тикшеренү эше
Эшне башкарды:
8 сыйныф укучысы Хафизова Рәсилә Динарт кызы
Җитәкче:
география һәм биология укытучысы Загидуллина З.Д.
2016 ел
Эчтәлек
Кереш | 3 |
| 5 5 6 6 |
| 9 9 10 10 11 12 12 |
Выводы | 14 |
Список литературы | 15 |
Приложение № 1. Анкета Остберга (сокращенная) | 9 |
Приложение № 2. Диаграмма хронотипов учащихся | 10 |
Приложение № 3. График биоритмов | 11 |
Приложение № 4. Диаграмма исследования интеллектуальных биоритмов | 12 |
Кереш.
Ни өчен кайбер кешеләр иртә таңнан торып, эшкә тотыналар һәм бу аларга бернинди кыенлык тудырмый, ә икенче берәүләр өчен иртүк торып эшкә тотыну җәзага тиң. Алар өчен эш төштән соң җиңел бирелә?
Әлеге тема буенча интернетта эзләнә һәм өстәмә әдәбият белән таныша торгач, мин кешеләрне тәүлеклек биоритмнарының характеры буенча өч хронотипка бүлүләрен белдем. Иртәнге -“тургайлар”, кичке – “ябалаклар”, көндезге – “Күгәрченнәр”. Минем ачыклыйсым килде: кемнәргә яшәү җиңелрәк икән – тургайларгамы, ябалакларгамы, әллә күгәрченнәргәме?
Гипотеза:
Тикшеренү максатым:
Эшемнен практик әһәмияте, үз алдыма куйган бурычларны слайдта күрәсез
Теоретик өлеш.
Хронотиплар турындагы белемнәр Европада 1970 нче елларда туа. Һәр тип өчен интеллектуаль һәм физик активлыкның иң күтәренке чоры тәүлекнен төрле вакытына туры килә.
. Тургайлар иртәнге сәгать 6-7 ләрдә аяк өстендә, төшкә кадәр нәтиҗәле эшлиләр. 21-22 сәг. Тә тәмләп йокыга талалар. Күгәрченнәр бераз соңрак торып, көне буе актив эшлиләр, 23 сәг тирәсендә йокларга яталар. Ябалаклар исә иртән тора алмый азапланалар, төшкә кадәр сүлпән йөриләр, аңа каравы кичке якта энергияләре ташый башлый, йокларга төн икенче көнгә алышкач кына яталар.
Статистика буенча кешеләрнең 40 % ябалаклар, 25 % ы тургайлар, калганнар күгәрченнәр икән. Ләкин үзләрен чиста ябалак яки тургай дип санаучылар 3 % чамасы гына.Күп кеше үзен катнаш типка кертә.
Теорияләргә нигезләнеп шуны ачыкладым: биологик ритмнар бала дөньяга туган чагында салына икән.
Немец галиме Хильдербрант гади ләкин төгәл тест тәкдим иткән. Иртән уянуга, пульсыгызны үлчәгез, аннан соң 1 минутка күпме сулыш алуыгызны. Чагыштырма 4:1 чамасы булса – сез күгәрчен, 5:1-6:1 булса – тургай, 3:1 яки азрак икән – ябалак.
Мин сыйныфташларымның 3 се ябалак,берсе тургай булуын ачыкладым, мин үзем-күгәрченгә күбрәк туры киләм.
Кайсы типка керүегезне билгеләүнең икенче ысулы- Остберг анкетасыннан файдалану. Сез аны слайдта күрәсез. Баллар суммасы 0-7 булса – сез “тургай”, 8-13 икән – сез “күгәрчен”, 14-20- “ябалак”.
Хронотипларын билгеләү өчен 5 нче-8 нче сыйныф укучыларына әлеге анкетаны тәкъдим иттем.
Тикшеренү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне күрсәтте: 25 укучының 7 се күгәрчен, 10 сы тургай, 8 е ябалак.
Кызыклы факт:
Чәчәкләр дә тургайлар һәм ябалакларга бүленә икән. Кайберләренең чәчәкләре иртәнге якта ачылса, икенчеләрененеке төш вакытында, өченчеләренеке исә эңгер-меңгердә. Шушы фактка нигезләнеп Карл Линней 18 гасырда “Чәчәкләр сәгате” төзегән. М-н: 4-5-цикорий (10 да йомыла), 5-6 тузганак(8-10 йомыла), 7- кувшинка.Гераниум кичке 6 да ачыла, Төнге гладиолус. Касабаланка ай яктысында.
Эшкә сәләтнең тәүлек дәвамында ничек үзгәрүен билгеләү өчен мин кечкенэ генэ тикшерү үткәрдем: Беренче дәрес алдыннан һәм соңгы дәрестән соң иптәшләремнең пульсларын һәм кан басымын тонометр белән үлчәдем.Миңа пешекчебез Резида апа ярдәм итте.
Нәтиҗә: Кешенең эшкә сәләте тәүлеклек ритмда үзгәрә
Тәүлеклек биоритмнардан тыш кешегә айлык биоритмнар да тәэсир итэ. Кеше өчен иң әһәмиятлеләре булып физик, эмоциональ һәм интеллектуаль биологик ритмнар тора.
Физик биоритм 23 көнлек циклдан тора. Ул кешенең энергиясен, көчен, чыдамлыгын билгели. циклның беренче яртысында кешенең физик халәте югары ноктасында була. Ә икенче яртысында потенциал минимумга кадәр төшә. Критик көннәр циклның 1 нче һәм 11 нче көннәренә туры килә. Бу көннрдә спорт ярышларында катнашмавың хәерле.
Эмоциональ биоритм 28 көн дәвам итеп, нерв системасының, кәефнең торышына тәэсир итә.Беренче 14 көн дәвамында кеше оптимист, күңеле күтәренке булса, икенче 14 көнлектә бераз сүлпәнәя. Ә менә критик көннәрдә,ягни 1 нче һәм 14 нче көннәрдә, гел киресен сукалап, юктан да кызып китүчән була.
Кызыклы факт: әгәр сез атнаның дүшәмбесендә тугансыз икән, һәр айның икенче дүшәмбесе сезнең өчен Эмоциональ биоритмның критик көне булачак, Чәршмбедә тусагыз – айның икенче чәршәмбесе шундый көнгә туры килә.
Интеллектуаль биоритм 33 көнлек циклга ия булып, кешенең акыл сәләтенә тәэсир итә..
Циклның беренче яртысында (16,5 көн дәвамында) яңа белемнәр яхшы һәм тиз үзләштерелә,яңа гипотезалар, идеяләр туа. Циклның икенче яртысында логик фикерләү сәләте кими.Чөнки Баш миенә энергия туплау өчен ял итәргә кирәк .Бу вакытта иҗади фикерләү, акыл хезмәте таләп итүче эш төрләре белән шөгылләнү авырга туры килә.
Интеллектуаль һәм физик активлыкның үзгәрешләрен билгеләү өчен туган көннән башлап үземнең биоритмнарымны исәпләдем.Моның өчен Расчет биоритмов онлайн - бесплатная программа - калькулятор ритмов человека сайты ресурсларыннан файдаландым.Моның өчен үзеңнең туган көнеңне, аеңны, елыңны кертү җитә. Слайдта сез минем март ае өчен исәпләнгән биоритмнарым графигын күрәсез.
Биоритмны дулкын формасында күз алдына китерергә мөмкин.Әлеге дулкынның түбәнге ноктасы минимум дип, югарыгы ноктасы максимум дип атала. Минимум хәлсезлек, уңай эмоциялэрнең булмавы белән характерланса, максимум кешегә үзенең мөмкинлеләреннән тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә торган көннәргә туры килә.
Фазаларга бәйле рәвештә интеллектуаль активлыкның үзгәрешләрен билгеләү максатында мин рус теле, рус әдәбияты, инглиз теле һәм география фәннәре буенча укучы иптәшләремнең алган уртача билгеләрен санадым һәм чагыштырдым. Минимум вакытында 18 укучының интеллектуаль активлыгы кимегән, 1 укучыныкы үзгәрешсез калган, 3 укучыныкы күтәрелгән булып чыкты.
Физик активлыкның төрле фазаларда ничек үзгәрүен билгеләү өчен 1 минут вакыт эчендә ничә приседание ясаганны санадым . Экспериментта 20 укучы катнашты.Минимумга туры килгән вакытта физик активлык түбәндәгечә үзгәрде:
Әлеге тикшеренүләргә нигезләнеп нәтиҗә ясадым: кеше организмы биоритмнарга буйсына. Биоритмнар организмда баручы барлык процессларга да тәэсир итәләр.
Тикшеренүләремнең нәтиҗәләренә таянып шуны әйтәсем килә:
Практик рекомендацияләр:
О путнике
Кактусы из сада камней
Аэродинамика и воздушный шарик
Лупленый бочок
Воздух - музыкант