Әлеге мәкаләдә Алинә Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм аның "Яшь йөрәкләр" дип аталган романы турында язды. Ул романның төп образларына характеристика бирде, аларның гамәлләрен төрле яктан бәяләде.
Вложение | Размер |
---|---|
abdrahmanova_statya_.doc | 34.5 КБ |
Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ “ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР” РОМАНЫ
Абрахманова А.А ,
Әлмәт шәһәре “Адымнар” күптелле гимназиясенең
8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Тамасова Я.И.
Галимҗан Ибраһимов - халкыбыз тарихында бай әдәби мирас калдырган шәхес. Язучының күпчелек әсәрләре кат-кат басылган. Аның иҗатында башта ук чынбарлыкка романтик мөнәсәбәтләр хас була. Аның геройлары идеал, тормыш мәгънәсен эзләп яши.
Галимҗан Ибраһимовның язучылык таланты, тәнкыйди рухлы романтик буларак, «Яшь йөрәкләр» романында бик ачык чагыла. ”Яшь йөрәкләр” романы 1912 елда иҗат ителә. Әсәрнең төп темасы булып «яңаның искелек белән көрәше», ягъни балалар һәм аталар арасындагы каршылык тора. Ул Җәләш мулла һәм аның улы Зыя образлары аша чагыла. Зыя татар җәмгыятендәге искелек калдыкларына каршы көрәшүнең төп коралы итеп шәхес иреген саный, мәхәббәткә мәдхия җырлый, ул яшь буын идеалларын алга сөрүче, дөньяга карашы ХХ йөз башындагы социаль тетрәнүләр белән билгеләнгән герой. Романда шулай ук язучының иҗади сәнгать чараларын чынбарлык буяулары белән баетуга омтылышы чагыла. [Ганиева 1980: 215]
Романның төп геройлары – Мәрьям белән Зыя. Алар бер-берсен яраталар. Зыяны әтисе мулла итәргә тели, тик Зыяның бу юнәлештә укыйсы һәм аны мәдрәсәдән куалар, шуннан соң ул солдат хезмәтенә алына. Зыяның әтисе Җәләш өчен бу бик зур кайгы була. Аннары аның олы улы Сабир да укуын ташлап, мөгаллимлек итә башлый. Җәләш мулла кайгыдан эчүгә сабыша, югалып йөри башлый. Зыяның яраткан кешесен, Мәрьямны Фәхри исемле егеткә кияүгә бирәләр. Алар бик начар мөнәсәбәттә яшиләр, Фәхри узен аңа карата бик начар тота, хатыны турында начар сүзләр сөйләп йөри башлый. [Электрон ресурс: 115]
Аның бу эшләренә түзә алмыйча, беркөн Мәрьям Фәхригә лампадан ут кабыза һәм ул яна башлый, Фәхри белән бергә өйләре дә яна. Фәхрине больницага яткыралар, ул Мәрьямгә ни өчен мондый хәл килеп чыгуын башкаларга сөйләмәскә куша. Күп тә үтми, Фәхри агуланып үлә һәм аның үлемендә Мәрьямны гаеплиләр. Җәләш мулла хаҗ сәфәренә китә, тик бу аның соңгы юлы була. Зыя белән Мәрьямнең мәхәббәтләре чынбарлык белән конфликтка керә, шул сәбәпле әсәр һәлакәт белән тәмамлана. [Ганиева 1980: 210]
Мәрьям морза гаиләсеннән, авыл тормышы белән яшәмәгән, авыл халкы да аны Мәрьям туташ дип атап йөртә. Гәрәй морза гаиләсе – затлы нәсел булып санала. Ике гаилә үзәккә куелган, әсәр тирән психологизм белән сугарылган. Романтизм әдәбиятында романтик герой холкына хас сыйфат бик калку гәүдәләндерелгән. Җәләш мулланың төп сыйфаты – дан-шөһрәт ярату. Сабир – тынычлыкны яратучы. Ә Зыя исә – авторның идеалы, музыкага гашыйк герой.
Романда татар халкының хәле, милләт язмышы, аның киләчәге турындагы мәсьәлә күтәрелгән. Җәләшнең карашлары белән Зыяныкы туры килми. Зыяның максаты — яшәү идеалын хөрмәт итү, аны газаплы тормыштан коткару, азатлыкка чыгару булса, аның әтисе, Җәләш мулла, өчен тормыш иске кануннарга корылып яшәргә тиеш дигән фикер төп урында тора.
Әсәрдә иске татар тормышына каршылык күрсәтелә. Сурәтләү чараларыннан психологик портрет, табигать күренешләре, хат, төш кулланылган. Дин кануннары белән бәйләнгән, кешенең барлык рухи иреген буып торган патриархаль тормыш сакчысы Җәләш мулла белән аның балалары арасындагы каршылык – әсәрнең реалистик сюжет сызыгы. Геройларның авыр язмышы боларны җиңеп чыгу җиңел булмавын күрсәтә. Романда вакыйгалар үсү вакытында авторның да әдәби осталыгы үсә: геройлар кичерешләрен тирән ачарга омтылу, характерлар арасындагы индивидуаль аерымлыкларны табу, геройларның үзара бәйләнешен, мөнәсәбәтен киң өслектә алу, тормыш, көнкүреш, табигатьне сурәтләүгә зур урын бирү, әйтеләсе фикерне җиткерүдә зур роль уйный. [Ганиева 1980: 215-218]
“Яшь йөрәкләр” романында ике гашыйкның рухи ирекләре өчен көрәше сурәтләнгән, Зыя һәм Мәрьям мәхәббәтләре өчен, борынгыдан калган тәртипләргә, ата-аналарының иске гадәтләренә каршы көрәшергә телиләр. Ләкин алар үз максатларына ирешә алмыйлар, кызганычлы рәвештә һәлак булалар, чөнки алар үзенең өстенлеген сакларга тырышкан иске тормыш белән көрәштә көчсезләр әле. Әлеге иске кануннар белән көрәшү өчен, аларны дөрес күрә белү өчен башка караш, кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек кирәк.
Әдәбият
1. Р. К. Ганиева Галимҗан Ибраһимовның иҗат дөньясында / ТР Фәннәр акад. Г. Ибраһимов исем. тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты; фәнни мөх. Р. К. Ганиева. – Казан, 2012. – 373 б. – Библиогр.: б.99-102 ; 227-234.
2. Г.Ибрагимов Молодые сердца: Роман и рассказы / Пер. с татар. Р. Фаткуллиной. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. - 240 с.
3. Электрон ресурс: [мөрәҗәгать итү вакыты: 25.10.22] http://www.antat.ru/ru/iyli/Ibragimov%20-%20130/Yash_yurekler.pdf
Три загадки Солнца
Два Мороза
Любили тебя без особых причин...
По морям вокруг Земли
Кто самый сильный?