Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Болар - һәр буын вәкиле өчен бик кирәкле сыйфатлар. Шунлыктан мәкаль һәм әйтемнәрдә чагылган халык акылы өйрәнү, яшәешебездә куллану һәрчак актуаль булып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
mkallrd_halyk_akyly.docx | 24.6 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
« 29 нчы гимназия”
Фәнни - эзләнү конференциясе
«Мәкальләрдә халык акылы»
Эшләде:
Яр Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиянең
6 нчы А сыйныфы укучысы
Хисаев Әмир Руслан улы
Фәнни җитәкчесе:
Исхакова Рима Мөхәррәм кызы,
югары категорияле татар теле укытучысы
2022
Кереш өлеш.
Фәнни-эзләнү эшенең максаты: Татар халык авыз иҗаты жанры буларак мәкаль һәм әйтемнәренең гомумкешелек кыйммәтләр тәрбияләүдәге ролен ачыклау.
Фәнни-эзләнү эшенең бурычлары: Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәви үзенчәлекләрен ачыклау.
Фәнни-эзләнү эшенең актуальлеге. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Болар - һәр буын вәкиле өчен бик кирәкле сыйфатлар. Шунлыктан мәкаль һәм әйтемнәрдә чагылган халык акылы өйрәнү, яшәешебездә куллану һәрчак актуаль булып тора.
Телне өйрәнүдә мәкальләрнең роле
Халык авыз иҗатының иң киң таралган төре – мәкальләр. Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”.
Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланылудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да шактый үтеп кергәннәр.
Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.
Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Без, укучылар моның шулай икәненә, телне-әдәбиятны тирәнрәк өйрәнгән саен, ныграк ышанабыз.
Мәкальләрне гамәли үзләштерү дәресләрдә аеруча эшлекле мәгънәдә үтә.
Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрендә мәкальләрне өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә.
Без башлангыч сыйныфлардан ук инде мәкальләрне өйрәнәбез, укытучыбыз ярдәме белән аларның эчтәлегенә, мәгънәсенә төшенәбез, аларны дөрес итеп куллануга ирешәбез.
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева һәм Л.Г. Сабирова тарафыннан эшләнгән, “Татарстан китап” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителгән әдәбият китабында “Мәкальләр һәм әйтемнәр” бүлеге өйрәнелә. Монда мәкальләрнең аерым бер тематикага бүленеп карала. Мәсәлән, ата-ана, гаилә, туганлык; ил, ватан, халык; тел; кешенең сыйфатлары турында мәкальләр һ. б. Болар исә, укучы аңына төрле биремнәрне үтәү барышында кертелә. Шундый биремнәрнең берничәсе:
- Ата-ана һәм туганнар турындагы мәкальләрне укы. Һәр мәкальнең мәгънәсен аңлат: ни өчен шулай әйтәләр?
- Кешенең сыйфатлары турындагы мәкальләрнең кайсысына рәсемнәр ясап булыр? Кайсы мәкаль күбрәк кызлар холкына кагыла?
Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән мәкальләр, үзләреннән-үзләре безнең хәтерләргә сеңеп калалар. Алар хәтердә кешенең ни эшләгәнен чамалап торалар. Кеше ялгыш юлга тайпылдымы, яки ни эшләргә белми аптырап калдымы, бу вакыйга янына шунда ук мәкаль сикереп төшә: “Мин зирәк бабаларыңның күп мәртәбәләр сыналган тормыш тәҗрибәсе. Мин шулар авызы белән сөйлим. Мине үзеңне аптыраткан вакыйгаң белән чагыштыр һәм шуннан соң дөрес нәтиҗәгә кил”, - ди. Кешеләр шулай итә дә. Шуңа күрә мәкаль күп белүчегә зирәк кеше диләр.
“Ни чәчсәң, шуны урырсың” мәкалендә, күргәнегезчә, бернинди яңалык юк. Арыш чәчсәң, арыш үсәчәк. Ләкин мәкальгә чагыштырып бәя бирү өчен менә шундый бәхәссез дөреслек кирәк тә инде. Мәкаль үзендәге бәхәссез дөреслек белән тормыш вакыйгасындагы дөреслекне чагыштыра. Һәр мәкаль бихисап күп вакыйгаларга чагыштыру булып килә. Һәр очракта шул вакыйганың эчтәлеге белән байый. Ләкин өзлексез бер нәрсәне тукый: “ни чәчсәң, шуны урырсың”, ди. Башкаларны рәнҗетсәң, шунда ук мәкаль сикереп төшә дә: “шуны ук урырсың, сине дә рәнҗетерләр”, ди. Дәресеңне тыңлап утырмасаң: “шуны ук урырсың, белми калырсың”, ди. Яшьтән кешене хөрмәт итәргә гадәтләнясәң: “шуны ук урырсың, сине дә хөрмәт ит”, ди.
Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар – халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халыкның никадәр акыллы, уңган, булдыклы булулары турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул “Аз сөйлә, күп эшлә” мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан сакланып калып булыр иде. Мәсәлән, “Сабыр төбе – сары алтын”, “Җиде кат уйла, бер кат кис” мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.
Күп кенә мәкальләр кешедә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләү, төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатына хезмәт итәләр. «Агач җимеше белән, кеше яхшы эше белән» мәкалендә чын кеше булу һәм яхшылык кылу бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр итеп карала. Мәкаль хәтта: «Кулыңнан яхшы эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең яхшы булсын»,– дип үгет бирә.
Мәкальләрдә Ватанны сөю тойгысы кешедә булырга тиешле иң югары әхлакый сыйфат итеп бәяләнә: «Ватан барыннан да газиз», «Илнең төтене дә хуш исле». Ул байлык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куела: «Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык», «Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Ватан темасы илне саклау, батырлык, тугрылык турындагы мәкальләрне дә эченә ала: «Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар», «Ир-егетнең яхшысы ил белән», «Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә». Ватанга хыянәт иткән, илен саткан кешеләргә «Иле юкның көне юк» кебек мәкальләр аша халык үзенең тирән нәфрәт тойгысын чагылдыра.
Татар халык мәкальләре арасында һөнәрле булуны мактаганнары бик күп: «Һөнәре бар ком өстендә көймә йөздерер», «Белгән һөнәр иңсәне басмый», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан уңганлык, осталык, тәвәккәллек, чыдамлык, эшне алдан уйлау, аның өчен җаваплылык тою һ.б.шундый сыйфатлар таләп ителә. Мәкальләр кешене әнә шул сыйфатларга ия булырга чакыралар да. Һәм, шуның капма-каршысы буларак, халык үзенең мәкальләре аша ялкауларны, кеше өстенә салынучыларны, ваемсызларны, күз буяучыларны рәхимсез фаш итә, алардан ачы итеп көлә: «Ялкау йоклый, ятып эшли», «Йокы – ялкауның бәлеше», «Эше төймәдәй, шау-шуы дөядәй».
Мәкальләрдә кешенең әле тагын башка бик күп төрле эшлеклелек һәм әхлакый сыйфатлары турында фикер йөртелә. Татар халкы үзенең мәкальләрендә кешеләрне (бигрәк тә өлкәннәрне) хөрмәт итүне, юмарт, кунакчыл булуны, тыйнаклыкны, чик-чама белүне, сабырлыклы, уйлап эш итүне хуп күрә. Комсызлык, саранлык, мин-минлек, икейөзлелек, күп сөйләү, кабалану кебек тискәре гадәтләрне каты гаепли.
Шулай итеп, татар фольклоры жанрлары мәкальләрдә әхлак мәсьәләләре шактый тулы гәүдәләнә. Әлеге төр мәкальләр шактый күп санда. Кыскасы, мәкальләр – кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык “энҗеләре”. Алар кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.
Кулланылган әдәбият:
Военная хитрость
Бабочка
Просто так
Каргопольская игрушка
Снежный всадник