«Таш Билге авыл җирлеге» темасына проект
Вложение | Размер |
---|---|
«Таш Билге авыл җирлеге» темасына проект | 2.2 МБ |
Слайд 1
« Таш Билге авыл җирлеге» темасына проект Автор: Латыйпова РалинәСлайд 2
Таш Билге авыл җирлеге
Слайд 3
Эчт ә лек Географик урыны . Мәйданы, халкы. Кыскача тарихи белешмә . Күренекле кешеләре .
Слайд 4
Әлки муниципаль районы Таш Билге авыл җирлеге район үзәге Базарлы Матактан 7 км ераклыкта урнашкан. Таш Билге авыл җирлеге составына Таш Билге һәм Урта Биктимер авыллары керә. Җирлекнең административ үзәге – Таш Билге авылы. Таш Билге авыл җирлеге Әлки муниципаль районының Базарлы Матак, Яңа Үргәгәр, Иске Кората, Түбән Әлки авыл җирлекләр территорияләре белән чикләшә. Авыл җирлеге территориясе буйлап Актай елгасы ага. Ул Кама елгасына коя. Җирлек җир асты суларына бай. Географик урыны
Слайд 5
Авыл җирлеге территориясенең мәйданы – 4083,43 га,шуның 3722,7 гектары авыл хуҗалыгы җирләре. Даими яшәүче халкы - 470 кеше. Мәйданы, халкы
Слайд 6
К ыскача тарихи белешмә Ташбилге авылы заманасында бик тарихи татар авылы булган. Тарихчы-археолог Һарун Йосыпов бу авыл зиратында XIII-XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапкан. Таш Билге авылы оешу турында мондый легенда-риваять бар. Бөек Болгар Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителгәч, Мөслим баба һәм аның кардәш кабиләсе Актай елгасы буена утыра һәм авыл кора. Бу авылга Таш Билге дигән исем бирәләр. Бу турыда татар халык иҗатының “Риваятьләр һәм легендалар” томында язылган. Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Аның игътибары Шәһри Болгарның олуглары каршында да зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.
Слайд 7
Таш Билгедә моннан берничә йөз еллар алда Мөслим баба нәселеннән Хисаметдин Шәрәфетдин углы (Хисаметдин бине Шәрәфетдин Болгари- Мөслими) дигән галим яшәгән. Ул “Тәварихы Болгария” (“Болгар тарихы”) китабының авторы. Хисаметдин хәзрәт күп җирләр гизгән, күп илләрдәге галимнәрдә укыган бер кеше булган. Ул китап язган, шәкертләр тәрбия кылган. Аның мәдрәсеннән зур галимнәр чыккан. Хисаметдин хәзрәтнең һәм аның бабасы Мөслим бабаның үзенең дә каберләре Таш Билге аылының Изгеләр өсте басуы дип йөртелә торган кырның Озын алан тау башы дигән тау өстендә. Аларның каберләре һәм кабер ташлары дәүләт саклавында булган тарихи һәйкәл буларак теркәлгәннәр. Хәзерге вакытта Олы Мөхәммәт дигән шул замандагы икенче бер зур галимнең кабер ташы да ачык танырлык булып калган.
Слайд 8
Билгеле булганча , 1552 елда Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан соң , Казан шәһәре , ханлык җирендәге бистәләр һәм авыллар тар- мар ителә . Халыкның күбесе үтерелә , бер өлеше бүтән урыннарга күчеп китә . Бу калдырылган урыннарга башка милләт вәкилләре , аерым алганда , рус, чуваш, удмурт, йомышлы татарлар ( мишәрләр ) һ.б . килеп утыра . Таш Билге авылы урынына башка милләт вәкилләре килеп урнашу Чулман аръягында патша хөкүмәте төзегән ныгытмалар белән бәйләнешле һәм ул , нигездә , Казан ханлыгы яулап алынгач , XVIII йөзләрдә була .
Слайд 9
1913 елда Таш Билге авылында хәзинә – XIV гасырга караган 500 көмеш тәңкә табыла .
Слайд 10
Таш Билге авылында татарлар , руслар , чувашлар яши . Барлыгы 117 хуҗалыкта 435 кеше . Урта Биктимер авылында XX гасыр башында тыныч гына гомер итүче руслар яшәгән. Авыл яшеллеккә күмелгән, бакчалар күп булган. Хәзерге көндә анда барысы 17 хуҗалыкта 35 кеше яши.
Слайд 11
Татарстан АССР Әлки районы халык депутатларының Таш Билге авыл Советы башкарма комитеты 1942 елда оештырыла. Аның исеме, функцияләре, буйсынуы 1959 елга кадәр үзгәрешсез кала. 1959 елда ул Базарлы Матак авыл Советына кертелә. 1981 елның 25 маенннан Таш Билге авыл Советы кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрә . Җирле үзидарә бинасы республика программасы нигезендә 2020 нче елда төзекләндерелде . Авыл җирлеге советы бинасын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин Ташбилгенең төзек -чиста авыл икәнлеген , биредә халык күп яшәвен , шулай ук балаларның да шактый булуын билгеләп үтте . Ул шулай ук киләсе елда авыл мәдәният йорты бинасының республика программасы нигезендә ремонтланасын әйтте .
Слайд 12
1998 елда авылдагы торак йортларга газ кертелә . 1991 елда яңа мәчет төзелә .
Слайд 13
Күренекле кешеләре Сәид Габделмәннан улы Вахиди (31.05.1887 - 1937) Казан губернасының Спасс өязе Таш Билге авылыда туган . Тарихчы , археограф, күп мәктәпләргә нигез салучы , Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятьләрендә актив хезмәттәшлек итүче , археографик комиссия әгъзасы (1928), Татарстан дәүләт музеенда бүлек җитәкчесе . 1912 елда туган авылында рус-татар башлангыч мәктәбен ача .
Слайд 14
Хисаметдин әл-Мөслими – бөек тарихчы , “ Тәвәрихы Болгария” (Болгар иле тарихы ) исемле китап авторы (1902). Күренекле сәяхәтче , күп илләрдә белем алган . Ул күп фәнни хезмәтләр язган , үзенең дәвамчыларын хәзерләгән , мәдрәсәдә шәкертләр укыткан.Ул укыткан шәкертләр арасыннан күп кенә күренекле галимнәр чыккан .
Слайд 15
Максудов Таһир Хәбибрахман улы (12.10.1922 – 15.09.2010) – Бөек Ватан сугышы инвалиды, атказанган укытучы , Ватан алдындагы хезмәтләре өчен “ Батырлык өчен ”, “Сталинград оборонасы өчен ”, “ Сугышчан казанышлар өчен ”, “ Германияне җиңгән өчен ” медальләре , 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күп санлы Почет грамоталары белән бүләкләнгән . Галәветдинов Габделхәй Нуретдин улы (05.07.1920- 04.05.2008)- Бөек Ватан сугышы инвалиды, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен “ Батырлык өчен ”, ” Сугышчан казанышлар өчен ”, “ Германияне җиңгән өчен ” медальләре , 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән .
Слайд 16
Әхмәдиев Әгъзам Гарәфетдин улы (09.06.1932 ) - авылның почетлы гражданины , хуҗалык һәм партия эшчесе .
Слайд 17
Халиков Фазыйл Вакиф улы ( 28.12.1928-06.09.2009) – Татарстан АССР ның атказанган механизаторы.
Слайд 18
Латыйпов Рифкать Хәбир улы (25.03.1932) - Ленин ордены кавалеры.
Слайд 19
Хәсәнов Солтан Сәлах улы (09.01.1948) – Татарстан АССР ның атказанган агрономы.
Слайд 20
Вахитов Каюм Шәйхаттар улы (15.03.1923-17.06.1993) – Татарстан АССР ның атказанган механизаторы.
Привередница
Тигрёнок на подсолнухе
3 загадки Солнечной системы
Вокруг света за 80 дней
Заяц-хваста